Албит » Әхәт Гаффар » Яңа китапны каршы алыгыз!
2/09/2016

Яңа китапны каршы алыгыз!

i86iP3jRlp4

«Яшәгән ди бер Суалчан. Көннәрдән бер көнне Яңгыр аны үзенә кунакка дәшкән. Суалчан бик озаклап җыенгач, Яңгыр янына кунакка киткән. Бик, би-и-ик, би-и-и-и-ик озак барган ди бу. Барган да барган. Һич тә ашыкмаган. Тамчы да ашыкмаган. Барып җитсә, ни күрсен: Яңгыр моны көтә-көтә Карга әйләнгән…». «Әхәт Гаффар» китабыннан бу өзек. Әхәт абый Гаффарның бала теле ачылганда, йоклар алдыннан укый торган кыска гына,оста гына әкиятеннән ул. Әти-әниләр, әби-бабайлар өчен нәниләренә укырга шундый шәп китап! Телне баетер өчен, сөйләмне үстерер өчен, логик фикерләр өчен бик кирәкле китап. Соңгы арада популяр әкияттерапия дигән күренешкә менә дигән мисал. Китапта тагын авторның «Бабай чишмәсе» шәлкеменнән Каюм атлы малай турында хикәяләре, мәктәп сәхнәләре өчен пьесалары урын алган. Әхәт абыйның «Әхәт Гаффар» китабын нәшриятның фирма кибетләрендә һәм сайтыбызда www.tatkniga.ru сатып алырга мөмкин.

CPluao0RvuA

чыганак: https://vk.com/tatkniga

Сәхифә: Әхәт Гаффар

Әлегә фикерләр юк

Фикерегез

Эзләү


Язылу

Календарь

Октябрь 2017
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
« Сен    
 1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031  

Рәсемнәр

0000257644-preview cofe1 susl img_9791 #163P60 pled2_1

Сандык