Албит » Әхәт Гаффар » Әхәт Гаффар: Һәр язучы Тукайны язмыйча булдыра алмый
13/03/2017

Әхәт Гаффар: Һәр язучы Тукайны язмыйча булдыра алмый

Быелгы Г. Тукай премиясе кандидатлары арасында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган прозаик, драматург Әхәт Гаффарны да күрәбез. Аның саф һәм тәмле татар телендә язылган кызыклы әсәрләрен инде ничә буын укучысы яратып укый. Театрда гәүдәләнеш тапканнарын үз итеп карый. Баш күтәрми иҗат итүче  мөхтәрәм авторыбыз, безнең гозерне кире какмыйча, әңгәмәгә ризалашты.

— Әхәт абый, сез өч туган – барыгыз да каләм әһеле. Әле кызыгыз Сөмбел дә сезнең юлдан китте. Әдәбиятта бу — сирәк күренеш. Әти-әниегез тырышлыгы  да үзен сиздергәндер, мөгаен?

— Энекәшем Ринат, Рәкыйп, кызым Сөмбел,  Аллага шөкер, иҗтиһат кылабыз. Шәхсән үзем, әдәби иҗатка бала чактан тартылганмын. 12-13 яшьтә шигырьләрем үзебезнең Балык Бистәсе районы «Октябрь юлы» газетында чыга башлаган иде. Яңа ел, сыерчыклар кайтуы, җәй турындагы шигырьләр. Журналистикага килгәч, минем арттан Ринат Гаффар, Рәкыйп Гаффар иярделәр… Менә шулай кереп киттек. Язучылык Аллаһы Тәгаләдән килә дип әйтәләр, бу сүзләрдә хаклык бик зур. Ата-ана тәрбиясеннән дә беркая китеп булмый. Беренче укытучының да роле зур. Шулай ук, язучылыкка кереп китәргә әйләнә-тирә мохит тә этәргеч бирә. Әйтик, Олы Солтан урта мәктәбендә  безнең кемнәр генә укып чыкмаган?!  Язучылар: Роберт Әхмәтҗанов, Вакыйф Нуруллин, Сәет Шәкүров, Рәшит Гарипов, Кадыйр Сибгатуллин, Мидхәт Миншин… Безнең бай китапханәбез бар иде, аннан кулъязма журнал табып алдым. Аны шушы атап санаган абзыйлар чыгарган. Хикәяләрен, шигырьләрен шунда теркәп куйганнар. Аларны укып чыккач: «И, мин дә шундыйрак булырмын», — дип үземә бурыч куйганмындыр. Ул вакыттагы укытучылар гаҗәеп иде. Бүгенге профессорларга торырлык мөгаллимнәр иде алар. Әдәбият, физика, географиядән шулкадәр төпле бирем бирә иделәр. Олы Солтан авылына 12 авылдан килеп укыйлар иде бит! Анда иң яхшы укучылар җыелган иде… Тормыш үзе өйрәтә, иң кызыгы шунда: язучылык һөнәрендә 95 проценты үзеңнән, ягъни утырып-басылып эшләвеңнән тора. Бу фикерне Лев Толстой әйтеп калдырган. Чыннан да шулай, көннәр буе утырып эшләмәсәң, нәтиҗә көтмә.

— Ә тормыш   мәшәкатен кая куясы, ди?..

— Язучы кеше үзенең елга бер мәртәбә бирелә торган бер айлык ялын көтеп тора. Менә шул чагында иҗат итәсең, язасың инде. Иҗат йортлары элек бик шәп иде — 26 көн буе рәхәтләнеп язып утырасың. Мәрхүм хатыным Фәридә Гаффарова (урыны оҗмахта булсын):   «Уналты сәгать ничек язасың, ничек шашмыйсың син»? — дия иде.  Мин әйтәм: «Шашасы калмаган бит инде, шашмасам, су коенып, комлыкта кешечә кызынып ятар идем. Кинога, сәяхәткә йөрер  идем». Үзеңә кадәр язганнардан, янәшәдәге каләмдәшләреңнән үрнәк алып, хәтта мин әйтер идем, үзенә күрә матур рәвештә көнләшеп язмасаң, булмый. Марсель Галиевнең сүзе бар: «Достоевскийны укып тормагыз, аны укысаң,  язасы килми», — ди. Әдәбиятка үзеңнән  өлеш, яңалык кертмәсәң, син язучы  түгел инде, халыкка кирәгең шулкадәр генә. Ияреп баручы булып каласың…

— Әхәт абый, туган авылыгыз Әшнәккә кайтып йөрисез икән. Туган нигезнең утын сүндермәскә ниятме бу?

— Анда безнең Себер якларында 18 еллап яшәгән иң өлкән абыебыз кайтып, әти-әни үлгәч, тора башлады. Туган нигезгә, әлбәттә, кайтабыз. Нәрсә генә язсаң да, үз авыл кешеләреңнең холыкларын күз алдына китерәсең бит. Үзебезнең очтан санап китсәң, аларның инде күбесе вафат хәзер. Һәрберсе турында иң кимендә хикәя язарга мөмкин… Авылсыз берничек тә булмый. Әмма без авылларыбызны яратуны «арттырып җибәрдек» булса кирәк. 1990 еллардан соң, безнең конституциябез, референдум, деклацияләребезгә һөҗүмнәр, белем бирүгә үзгәрешләр кертү башланды. Татар халкын, татар язучыларын авылыбыз саклый дип, саксыз сүз әйтеп ташлаганбыз. «Менә ни хикмәт?! Татар халкын авыллары саклый мени әле? Әйдә бетерүне авылдан башлыйбыз!» — дип тотындылар. Оптимизациягә таянып, татар мәктәпләре ябылды… Ярык тагарак каршында калабыз булса кирәк инде. Йә, Рабби, ялгышсам гына ярар иде!..

 

—  Саф драматургиядә эшләү, пьесалар язу авыррак, диләр.  Ә сез ничек уйлыйсыз?

— Кави Латыйп исемле язучыбыз бар иде. Туфан Миңнуллиннар белән сөйләшеп утырганда: «Менә мин дә пьеса язар идем, декорациясен куя алмыйм бит!» — дигән. Ә Туфан абый: «Анысын рәссам куя, син пьесасын яз!» — дигән. Пьеса язу гадәттән тыш авыр, ләкин эченә кереп китсәң, ул ияртеп алып китә инде. Яхшы чир шикеллерәк бер әйбер ул. Менә мин үз гомеремдә 11 пьеса куйдырдым. Әйтик, «Язлар моңы» дигәне 1978 елда куелган иде. Аны үзебезнең биш татар дәүләт  театры сәхнәләштерде. Минзәлә, Чаллы, Оренбург, Стәрлетамак, Туймазы коллективлары. Янә дистәләп халык театры сәхнәгә алып чыкты. «Иртәгә улың булам» — беренче драмам. Аны мәрхүм Равил абый Тумашев Күчмә театрда куйды. Заманында җиде тапкыр эшләтте, (ул вакытта Күчмәләр Спасс манарасы  эчендә урнашканнар иде). М. Җәлил һәйкәле янында сөйләшеп утырганда: «Әсәреңне куябыз», — ди миңа. Кайсы вариантын, дигәч: «Беренчесен, әлбәттә, режиссерны, артистларны тыңларсыңмы, сабырлың җитәрме дип, җиде кат эшләтеп карадым», — ди.  Менә шуннан пьесаларга кереп киткән идем. Радиоспектакльләр дә эшләнде… Әмма зуррак әсәрләр язасым килде. Әйтәсе килгәнеңне тулырак итеп, гомумиләштереп, җыеп әйтә торган жанр бар. Ул да булса — роман. Әгәр дә син чәчмә әсәрләр: хикәя, нәсер, повестьләр генә язсаң, тулы канлы язучы дип әйтмәс идем. Хикәяләр язып та танылган кешеләр бар барын. Әмма роман бүтәнчә, анда син үзеңнең дөньяга булган бөтен карашыңны, аны кабул кылуыңны, халкыңа тапшырасы килгәнеңне тутырып яза  аласың.

 

— Әхәт абый, бүгенге көндә театрлар белән иҗади элемтәдә торасызмы соң?

— Тыгыз элемтәм юк, репертуарларына кирәкле пьеса булса, алар калдырмый, куялар. «Бер картлыкта, бер яшьлектә» дигән пьесамны Ленар Садриев Минзәлә татар дәүләт драма театрында куйган иде. Сара апа Садыйкованы композитор итеп алганнар иде. Аны бер генә сезон куймадылар, халык йөргәч, ике сезон барды. Икенче куйганда, тамашачы тагын да күбрәк килә, чөнки «кызык спектакль» дип кешеләр бер-берләрен ияртеп килә икән! Татар сандугачы — Сара апаның көйләре дә тарткандыр, күрәсең… Күңелдә театр өчен нәрсәдер язасы килү теләге бар. Тикмәгә генә Туфан Миңнуллин аннан аерыла алмый язмаган инде. Гәрчә аңардан менә дигән романчы чыккан булыр иде. Аяз Гыйләҗев — романчы, прозаик. Мин аны дөнья күләмендәге язучы, дип әйтер идем. Пьеса язудан беркайчан туктамаган. Элек бер китап 15 мең данәдә чыга иде, хәзер 2 мең. Мәскәүләр 30-50 мең чыгара иде. Ә пьеса бер чыгып китә дә, сәхнәдә куелса — меңгә якын тамашачы бер рух белән яши… Драма — кабатланмас жанр. Үзенә күрә зур шөгыль ул. Анда кыюлык кирәк. Хәзерге заманның бөтен проблемаларын, вакытында сизеп, нәкъ вакытында бирә белүең сорала. Бер заманны Бетховеннан сораганнар: «Сез ничек рояль янында утырасыз да, шундый зур музыка яза аласыз?»  Ә ул: «Вакытында утырасы да, вакытында билгеле бер клавишына басасы  гына», — дигән. Пьеса язу да вакыт сулышын төгәл сиземләүгә нисбәтле.  Проза булгач, пьесага бик үк өлгереп тә булмый.

 

— «Олы юлның тузаны» җырының поэтик гүзәллеген нәрсәдә күрәсез? Сез аны бик яратасыз бит.

— «Олы юлның тузаны» дигән җыр — ул татар халкының  игълан ителмәгән гимны. Кайларда гына җырламыйлар аны. Кешенең гомерен шул кадәр тасвирлаган! Анда — сигез юлга ике генә куплет. Әлмәттә эшләгән вакытта, ял көнне эшкә бардым да, ялгызым гына утырам. Җәй көне, язучылар юк. «Яшиселәр алда иде» повестен язам, бер урында онык белән бабай сөйләшә. Әнә шунда «Олы юлның тузаны»на өченче куплет җитмәгәне үзен сиздерде. Төгәлләнмәгән кебек. Таһир абый Якупов  беренче куплетны, өченче куплет итеп кабатлап җырлый торган иде. Өченче куплетын яздым:

                                                    Олы юлдан атлар килә,
                                                    Безгә кала тузаны.
                                                    Алда гомер бардыр-барын,
                                                    Сагындыра узганы
  Җырны мәҗлесләрдә дә, хәтта сәхнәләрдә дә җырлап йөрдем. Китапта да чыкты. Аннары җырчыларыбыз да яңа куплетны кушып җырлый башлады. Ул инде халык җыры булып китте. Мин моны үзем өчен зур дәрәҗә дип саныйм. Китап та шулай, анда язган каһарманнарың, уй-кичерешләрең  синеке түгел. Ул ошатамы-юкмы халыкка тапшырылган. Бәхеткә минекен ошатып баралар. Шигырьләр язам, 5 поэмам да бар.

 

— Сезнең «Олы юлның тузаны»  быел Тукай премиясенә дә тәкъдим ителде…

— Ул биш ел уйлап, өч ел буена язылган роман. Ул — минем икенче романым. (Беренчесе — «Бодай бөртеге һәм тегермән ташы», өченчесе — «Богау»). Тукай бүләгенә «Дәрья башы» китабы тәкъдим ителде. «Дәрья башы» дигән повестьта Г.Тукайны, ХIX гасыр ахырында, Җаекка илтеп куюлары турында сүз бара. Аны укыган кешеләр: «И, кызганыч итеп язгансың», — дип әйттеләр. Г.Тукай турында «Соңгы сәгать» дигән поэтик драмам да бар. Шуңа, әйтерсең лә, кереш сүз язган шикелле булып чыкты. Татар язучысы Тукай турында язмый булдыра алмый. Кемнәрне генә искә төшереп атап китсәк тә, һәркайсы Тукай турында язуыны бурычы итеп санаган. Татар язучысы  балалар өчен ниндидер әсәр язуны һәм олуг шагыйрь турында нидер язуны изге бурыч итеп таный. Язганнарым XVIII гасыр азагыннан башлап, ХХ гасырның шушы көннәренә кадәр, йөз елдан артык дәверне үз эченә ала икән, димәк, әсәрләремдәге каһарманнарның язмышлары да бертөрле түгел.  Язучы — ниндидер бер чорның улы ул. Безнең өчен төп вакыт: 1970-1990 еллар һәм бүгенге көннәр. ХХI гасырны безнең, тулы канлы итеп бирә алуыбызга мин шикләнәм инде, чөнки хәзер — бүтән заман. Башка каләм осталары. Томыш-көнкүреш күзгә күренеп алышына бит. Мәйданга яңа язучылар килә. Язучы — билгеле бер чорның улы, билгеле бер чорда яшәгән халыкның уй-фикерләрен, үзенеке белән бәйләп елъязма рәвешендә биреп калдыручы ул. Анда ни арттыру, ни киметү юк. ХХI гасыр вакыйгалары язылмый калыр, дип кайгырырга кирәкми, язылыр. Татар әдәбияты — зур әдәбият. Әле күптән түгел генә «Мәдәни җомга»да Тукай һәм Бакый Урманче турында бер мәкалә  укыдым. Шунда язылган «Г.Тукай  татар шигъриятенә, татар теленә нигез салучы», — дип. Минем исем-акылым китте. Ничек инде Г.Тукай татар шигъриятенә нигез салучы булсын? Сәйф Сарай, Кол Гали, Мөхәммәдъярларны һ.б. кая куймак кирәк?! Нигез салучы түгел, дәвам итүче, үстерүче! Г. Тукай үз чоры һәм киләчәк өчен үз заманы аша язып калдырган. Без бүген сөйләшә торган татар теленең әдәбиятта кулланышына нигез салучы дисәң, хаклы булыр иде. Мин шулай уйлыйм.

 

— Олуг премиягә янәдән әйләнеп кайтсак, кайбер язучылар, Тукай исемендәге дәүләт бүләген каләм әһелләренә генә калдырырга кирәк, дип саный…
— Бу фикер каршылыклы. Әгәр дә моңарчы җырчыларга, композитор, рәссамнарга һ.б. бирелгән икән, тормышыбызга кереп киткән икән, шулай калдырырга кирәк. Нигә аны үзгәртеп торырга? Әдәбият белеме дигән әйбер бар, анысы менә гыйлемгә карый, галимнәр эше Тукай премиясе белән бик үк ялгашып бетмәгән дә шикелле. Кандидатлар исемлегендә архитекторлар да бар, аларның хезмәтләре дә шулай ук ялгашып бетми кебек. Төзелеш бит инде — икенче нәрсә. Бер ханым Тукай бүләген, төрки халыклар дөньясында танылу алган язучыларга бирергә кирәк, дип әйтеп ташлаган иде. Моны мин ялгыш һәм хәтәр фикер, дип әйтәм. Синең әсәрең төрки халыкларга барып ирешкәнче, ул әсәреңнең әһәмияте беткән була бит инде.  Аннан килеп, аларның үзләренең премияләре бар, Тукайны үзләренең гомуми бүләге итеп кабул кылсын да, ди инде. Моның өчен ай-һай күп эшләргә кирәк!

 

— Быелгы көндәшләргә нинди бәя бирер идегез? Көчле көндәшләр дип саныйсызмы?

— Без татар язучылары шуның белән бәхетле дә, дип саныйм мин. Тик матур мәгънәдәге көнләшү булсын ул. Ярышу икән, матур мәгънәдәге ярышу булсын. Татар әдәбияты бүгенге көндә дә көчле, аның сүлпәнәйгән чагы яки калкып киткән чагы билгеледер. Тукай бүләген бирерлек кешеләребез бар бит! Быел җыйнап тәкъдим ителгәннәр. Әле бит чиратта торучылары күпме? Ә шуларның берсе дә булмаса, бик күңелсез булыр иде. Димәк, без ярлы милләт саналыр идек. Бирелсен, әкрен-әкрен бара ул чират белән шулай итеп. Ашыкмаска, ямьсезләнмәскә генә кирәк.

 

— Әхәт абый, каләмдәшләрегезнең әдәби шаяруларын ничек кабул итәсез?

— Кинәнеп кабул итәм. Бер вакыт  минем хакта мәзәк чыккан. Ринат энекәш әйтә:   «Әхәт абый, син бу авторны судка бир!» — ди. Алай булса, Америка язучысы, Марк Твенның башы судтан чыкмас иде… Андый мәзәкләрне халык арасына кергән, яраткан язучылар турында гына язарга мөмкин. Теләсә кем турында мәзәк чыкмый. Аны кабул да итмиләр. Заманында мин ата гөмбәче идем. Лаеш районы урманыннан килеп чыктым да, автобус көтәм: бер якта кәрҗин, икенчесендә олы пакет-сумка. Автобуслар утыртмый, тулган. Шулай урман ягына карап, тәмәке тартып тора идем, бер автобус узып китте дә, кире артка чигенеп, каршыма туктады. Карасам, Илһам Шакиров бригадасының Чистай ягыннан концерттан кайтып килеше икән. «Илһам абый, менә гөмбә җыйдым әле. Иткә караганда да калориясе күбрәк, туклыклырак бит!» — дим. «И, Әхәт энем, гөмбә иткә караганда, туклыклырак булса, урман бүреләре авылга килеп, сарык буып йөрмәс иде, урманда гөмбә генә ашап торырлар иде», — ди легендар  җырчыбыз. Шуны кемдер ишетеп, мәзәк итеп халыкка чыгардылар.  Илһам абый авызыннан чыккан мәзәккә ничек үпкәлисең инде?! Шундый мәзәкләр истәлек өчен күбрәк булсын иде әле алар…

Мөршидә КЫЯМОВА. Солтан ИСХАКОВ фотолары

чыганак

Сәхифә: Әхәт Гаффар

Әлегә фикерләр юк

Фикерегез

Эзләү


Язылу

Календарь

Октябрь 2017
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
« Сен    
 1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031  

Рәсемнәр

muensa koz kuyan1 tukay-yadkere1 z5 s2

Сандык