Албит » Әхәт Гаффар » “Сагындыра узганнар…” 71 яше тулганда Әхәт Гаффарның 70 яшьлек юбилей кичәсе
12/12/2019

“Сагындыра узганнар…” 71 яше тулганда Әхәт Гаффарның 70 яшьлек юбилей кичәсе

Тукай клубында күренекле татар язучысы Әхәт Гаффарның юбилей кичәсе узды.

 

Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында күренекле язучы Әхәт Гаффар үзенең 70 яшьлек юбилеен уздырды. Юбилей кичәсе вакытыннан шактый соңарып — язучыга 71 яшь тулып килгән көннәрдә узды.

2019 елның 23 декабрендә язучыга 71 яшь тула. Вакытында уздырмауның үз сәбәпләре булгандыр. Соң булса да, уң булсын!

Ә менә уздырган көне, очраклымы, очраклы түгелме, хатынының – мәрхүмә Фәридә Гаффарованың туган көненә туры килгән. Бу хакта социаль челтәргә кызы Сөмбел Гаффарова язып куйган иде.

  • Фәридә Гаффарова – танылган тарихчы галимә, тарих фәннәре кандидаты. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында, Татарстан Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында эшләгән. Аның гыйльми китаплары, фәнни мәкаләләре татар халкының мәшһүр шәхесләрен таныткан. Ул 1997 нче елда кандидатлык диссертациясен ана телебездә яклаган беренче галимә. 2006 елның 16 октябрендә вафат була.

“Иң зур рәхмәтем тамашачыга. Олылап килгәнегез өчен рәхмәт сезгә!” – дип башлады Әхәт Гаффар кичәне һәм кыска чыгышын үзенең фирменный сүзе белән тәмамлады: “Яхшы!”

Рәсми котлаулар һәм медальләр

Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин: “Хөрмәтле Габделәхәт Габдрахман улы. Сезне юбилеегыз белән котлыйбыз. Быел Татарстан Республикасының фидакарь хезмәт өчен медаленә лаек булдыгыз. Сезгә Татарстан Республикасының беренче Президенты, дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевның котлау хатын укырга рөхсәт итегез. “Халкыбызның мәдәниятен, сәнгатен, телен, әдәбиятен, матбугатын, сүз һәм фикер хәзинәсен саклауга керткән олы хезмәтегез өчен ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез. Сезне данлыклы Балык Бистәсе җирендә туып-үсеп, Ходай биргән талантыгызга тырышлык һәм тәҗрибә өстәп, иҗади сукмагын салган журналист, язучы, драматург һәм тыйнак, ипле шәхес дип беләбез. Сез иҗатыгыз белән милләтебезнең үзаңын ныгытырга омтыласыз. Сез Гаффарлар династиясенә нигез салучы дисәк тә ялгыш булмас, мөгаен. Энеләрегез Ренат белән Рәкыйп тә, кызыгыз Сөмбел дә сезнең үрнәктә каләм тибрәтергә керешкәннәрдер шикелле. Иҗатыгыз дәвамлы булсын! Тирән ихтирам белән, Минтимер Шәймиев”.

Әхәт Гаффарны Татарстан язучылар берлеге исеменнән Берлек рәисенең иҗат эшләре буенча урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт котлады. (Рәис Данил Салихов Казахстанда, диделәр).

Шагыйрь Рәмис Аймәт: “Габделәхәт исеме бердәнберне аңлатса, Гаффар сүзе кичерә белүче дигән мәгънәгә ия. Әллә шуңа дамы, Әхәт абый беркемгә дә үпкәләми, авыр сүзләрне дә тиз оныта, кичерә. Бу аның әдип буларак күркәм сыйфатларынң берсе. Әхәт абый ул милләт гаме белән яшәүче язучыбыз. Матбугатта дөнья күргән публицистик язмалары шул хакта сөйли. Ул татар матбугатын үстерүгә дә зур өлеш кертте, “Яшь ленинчы”дан башлап, төрле елларда төрле газета-журналларда эшләде. Милләтебезне борчыган темаларны күтәргән публицист буларак хәтеребездә калды. Әхәт Гаффар киң колачлы язучы. Заманында аның драматургия әсәрләре күп театрларда куелып уңыш казанды. Без аның Мулланур Вахитовка, Муса Җәлилгә багышланган сәхнә әсәрләре татар театры тарихында саллы эзен калдырды”.

Язучылар берлеге Әхәт Гаффарга аның исеме, тәхәллүсе язылган тугра бүләк итте. Туграның авторы — Нәҗип Нәккаш.

Әхәт Гаффарга шактый медальләр тактылар. Беренчесен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Шәмсия Җиһангирова бүләк итте.

Шагыйрә Шәмсия Җиһангирова: “Бу бүләк шәхесләргә сайлап кына бирелә. Мин Бөтендөнья татар конгрессында эшләсәм дә, бу бүләк хәтта миндә дә юк. Бу медаль бик танылган, бик зур хезмәт куйган кешеләргә генә бирелә торган орденга тиң медаль. 919 номерлы таныклыгы да бар. Ул Габделәхәт Габдрахман улына татар милләтенә күрсәткән хезмәтләре өчен бирелә”.

Медаль тартмасы салынган пакетта милли баш киеме дә бар иде. “Акыллы башыңда озак еллар йөртергә язсын!” – диде Шәмсия Җиһангирова язучы башына чигешле түбәтәй кидергәндә.

Икенче медальне әфганчылар такты.

Әфганстан сугышында катнашкан танылган тарихчы, археолог Альберт Борһанов: “Әхәт абый, сез халкыбызның горурлыгы. Сез әфганчыларны аңладыгыз! Китапларыгызда аларның батырлыгын күрсәтергә тырыштыгыз. Алга таба да милләт өчен бергәләп тырышыйк”.

Альбер Борһанов Әхәт Гаффарга әфган сугышы тәмамлануга 30 еллык уңаеннан чыгарылган медаль тапшырды.

Кол Гали дәвамчылары Балык Бистәсендә яши

Әхәт Гаффар – Балык Бистәсе районыннан. Аның туган көн кичәсе талантлы якташлар очрашуы төсен алды. Кичәне дә авылдашы һәм хәтта “урамдашы”, Тинчурин театры артисты Ирек Хафизов алып барды. “Без Олы Әшнәк авылыннан һәм бер урамнан. Хәзер ул урам Әхәт Гаффар исемен йөртә”, — диде горурланып Ирек Хафизов.

Балык Бистәсеннән чыккан күренекле артистлар – Равил Шәрәфиев белән Хәлим Җәләй Әхәт Гаффар иҗатыннан өзекләр укыдылар. Шул ук районнан чыккан тагын бер артист – Нуретдин Нәҗмиев алгы рәттә район күрке булып утырып торды.

“Безнең яктан язучылар күп чыккан. Яза башлавым да якташыбыз Вакыйф Нуруллинга кызыгудан булган иде. Балык Бистәсеннән язучылар күп чыгуының сәбәбе бар инде аның. Изге Болгар бирләре бит ул. Кол Гали үзе дә шушы җирләрдән – Кашан шәһәреннән”, диде Әхәт Гаффар тыйнак кына. Шулай итеп ул Балык Бистәсе районы язучыларының язу шәҗәрәсен Кол Галигә бәйләп куйды.

Әхәт Гаффар Олы Әшнәкнең иң борынгы татар авылларының берсе Олы Әшнәк икәнен дә искәртеп куйды. Моннан утыз ел элек авылның 750 еллыгы үткәрелгән.

“Ике ай элек ике кызым – Сөмбел белән Ләйлә безнең нәселнең шәҗәрәсен ясаттылар. Тугыз буын, җәмәгать, 100гә якын кеше. Габделгаффар бабабыз бер җирбиләүченең идарәчесе булып эшләгән, 1932 елда колхозга кермәгән. 1938 елда Черек күлгә дә алып китәләр, ләкин машина кире кайтарып куялар. Кара чүлмәктә акчалыр булган дип уйлыйм, шулар ярдәм итмәдеме икән? – ди Әхәт Гаффар.

Сәхнәгә Әхәт Гаффарның авылдашлары да, ул мәктәптә укыган Олы Солтан авылы кешеләре дә, Әхәт Гаффар иҗаты буенча фәнни эшләр язган яшь галимә Алинә Бикмуллина да, иҗатчы Гаффарлар династиясе вәкилләре – Ренат һәм Рәкыйп Гаффарлар да чыкты. Кыскасы, сүз күп булды. Дөрес, төрле сәбәпләр чыккандыр инде, Әхәт абыйның кызлары – Ләйлә белән Сөмбел Гаффаровалар килә алмаган иде.

Кичә җыр белән тәмамланды. “Олы юлның тузаны” — Әхәт Гаффарның иң яраткан җырларыннан. Аның соңгы куплетының сүзләрен ул үзе язган. Кирам Сатиевка баянына кушылып Әхәт Гаффар яраткан җырын башкарды.

Автор: Рузилә Мөхәммәтова
 
Сәхифә: Әхәт Гаффар

Әлегә фикерләр юк

Фикерегез

Эзләү


Язылу

Календарь

Февраль 2020
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
« Янв    
 12
3456789
10111213141516
17181920212223
242526272829  

Рәсемнәр

cherries hare2-1 sl-14 blocknote mini5 dsc_0721

Сандык