Албит » Әхәт Гаффар » Саф күңел
26/01/2017

Саф күңел

автор: Әхәт ГАФФАР

amir_mm

Татар язучысы Мирсәй Әмир истәлегенә

Фани дөньяда кешеләргә азмы-күпме файда, игелек кыла-кыла яшәп киткән күпләрдән берсе – Мирсәй ага Әмирдер. Һәрхәлдә, ак-пакь йөзле, чал чәчле әлеге абзый хакында менә бу юлысы уйлап утырган бер мәлдә ул минем күз алдымда, зиһенемдә һичкемгә зыян кылмаган, риясыз, акыл ияләренә генә хас булганча, фәкать ошбу дөньяны, кешеләрнең рухын яхшыга гына әйдәгән бер асыл зат сыйфатында сурәтләнә. Әллә нинди тыйнаклыгы, сүз боткасы ясап маташмавы, үз-үзен әллә кемгә куймавы, шул ук вакытта кайчак эндәшмәве белән үк синең, кеше, халык җанын ачып бирү галәмәте белән аның әүвәлгедер, үз замандашларыдыр, әллә кайда яшәп, ижат итеп, татарлар белмәгән дөнья язучылары беләндер бер үк дәрәҗәдә торган әдипләребездән берсе булганлыгына инде иманым камил.

Дәлил сурәтендә аның фәкать бер әсәрен атау да җитәрдер – «Җан көеге» дигән повестен. Бездәге тегесе, бусы ул әйберне нәшер итеп, халыкка юнәлтергә аптыраган, йөдәгән, хафаланган, шомланган, шик-шөбһәгә төшкән бер арада, русның зур бер язучысы Валентин Распутинның «Живи и помни» («Яшә дә хәтерлә») дигән повесте дөнья күреп, иясен күп кыйтгаларга таныттырды. Ә Мирсәй аганың алданрак язган шул ук эчтәлектәге, мәсләктәге әлеге әсәре тирәсендә ыгы-зыгы, шау­кым, буза купкан иде. Янәсе, бәян ителгән хәл татар халкына, аның вәкилләренә хас фигыль түгел, аңа юл куйган шәттә милләтебез йөзенә кара ягылмагае, рөхсәт итеп, имза салган мәлдә бәгъзеләргә зыян килмәгәе.

Сүз озайтмастан борын, Мирсәй Әмирнең үзеннән соң калган, киң катлам укучыга әлегәчә билгесез торган бер шаһитнамәгә илтифат итик әле. Ифрат дәрәҗә үрнәк бер фал, җәмгыятьтәге гаять үкенечле иҗтимагый фасылларның берсе кыяфәтендә тәкъдим итәрлек сабак, гыйбрәт булсын. (Беренче тапкыр басма күрүе.)

 

«Казан утлары» редакциясенә

Мирсәй Әмирдән

Иптәш редактор! Редколлегия членнары, редакция работниклары, каләмдәш дусларым!

Барыбызга да диярлек билгеле булганча, минем 1969 елның май аенда, ягъни моннан 15 ай элек редакциягә тапшырылган «Җан көеге» исемле повестем шушы көнгә кадәр басылмый ята. Хәлбуки шул 1969 елның 3 июлендә үк булган редколлегия утырышында повесть турында җитди фикер алышу булып, протоколга мондый сүзләр язылган иде: «Редколлегия членнары М. Әмир повестен журналда бастырып чыгарырга дигән фикергә килделәр».

Редколлегия членнарыннан ул утырышта катнаша алмаган иптәшләрнең дә күбесе повестьны укып чыктылар. Күп кенә иптәшләр, әсәрнең идея эчтәлеге һәм әдәби эшләнеше ягыннан чыгып, аңа югары бәя бирделәр. Һәм, гомумән, әсәр турында идея ягыннан яраксыз дигән фикер әйтүче булмады. Булган замечаниеләр әсәрне басудан тыярлык күләмдә түгел, бәлки кулъязманы редакцияләү процессында хәл кылына торган характерда иделәр (аларның мин килешкән кадәресе күптән төзәтелде дә). Миңа ишеттерүләренә караганда, кемдер әсәрне татар халкына яла ягуда гаепләгән, имеш. Янәсе, сугыш вакытында татарлардан дезертирлар булмаган, янәсе, татар халкы намус ягыннан башка халыкларга караганда өстен тора. Мондый гаепләнүне мин, әлбәттә, кире кагам. Кайбер иптәшләр Камәретдиннең, берничә ай буена өйдә качып ятып та, хатыны белән җенси мөнәсәбәттә булмавын табигый хәл түгел дип табалар. Мин бу фикер белән дә килешә алмадым. Чөнки бу фактта Хәтирәнең рухи ныклыгы, аның гражданлык хисенең көчен күрәм мин. Әгәр Хәтирә ире белән андый мөнәсәбәткә керергә юл куйса, бу аның дезертирлыкны гафу итүе булыр иде. Алай булган сурәттә, миңа бу әсәрне язу да кирәк булмас иде.

Әсәрнең вакытында басылмавына төп мотив итеп, редактор аның темасын гаепләгән иде. Ягъни зур юбилейлар чорында дезертир турындагы әсәрне басу уңайсыз, диде. Мин артык настаивать итмәдем. Гәрчә партияле позициядән торып язылган, намуслы хезмәткә, советчыл патриотлык хисләренә мәхәббәт, гражданлык бурычын онытучылыкка, түбән җанлылык, куркаклык кебек әшәке күренешләргә аяусыз нәфрәт рухы белән сугарылган әсәрнең теләсә нинди тантана көннәрендә дә басылырга хаклы икәнлегенә иманым камил булса да, юбилейлар узганчы көтәргә каршы килмәдем. Юбилей саннарына яхшырак әсәрләр бар икән, бик әйбәт, аларга тоткарлык булмасын, дидем. Басылдылар. Күрдек. Ләкин юбилейлар да узып китте. Минем повестьны басарга җыену сизелми. Әйтерсең ул бөтенләй юк. Һәм бу редакция работникларын да, редколлегия членнарын да борчымый кебек. Бу хәл мине бик каты рәнҗетә.

Мин рәхәтләнеп яңадан-яңа әсәрләр язар вакытымда, җиде ел гомеремне Союзда җитәкчелек итү эшенә бирдем. Партия һәм каләмдәш иптәшләрем тапшырган бу авыр, җаваплы эшне намус белән, хәлемнән килгән кадәр тырышып башкардым. Өлкән һәм яшь язучыларга карата, аларның иҗатларына бәя бирүдә мөмкин кадәр гадел, объектив булырга тырыштым. Мина өч тапкыр хисап доклады белән чыгарга туры килде. Гражданлык намусым кушканча, эстетик белемем, әдәбиятны аңлау дәрәҗәм мөмкинлек биргән күләмдә яхшыны яхшы дип, начарны начар дип бәяләргә тартынмадым. Җиңел булмады. Чорыбыздагы катлаулы әдәби хәрәкәт һәм четерекле иҗат эшләребез турында хисап доклады белән чыгуның минем өчен повесть яки роман язуга караганда да авыррак булганлыгын үзем генә беләм.

Ниһаять, иҗат эшенә бушагач, сугыш чорында үзем күргән, күп еллар буе онытылмыйча һаман күңелемне биләп, җанымны тынгысызлап килгән вакыйга һәм кешеләрне нигезгә алып, шул повестьны яздым. Әсәремнең әдәбият алдына партия тарафыннан, халык тарафыннан куелган таләпләргә җавап бирүенә шикләнмим. Миннән яңа әсәр көтүче укучыларымның да аны хуп күреп кабул итәчәгенә ышанам (повестьның «Соц. Татарстан»да басылган өзекләре буенча миңа фикерләрен әйтүчеләр, аның тулы килеш басылып чыгуын көтүчеләр күп).

Кайбер иптәшләрнең повестьны сугыш чоры колхозының кара якларын нигезгә алган итеп кенә күрергә теләүләре белән һич тә килешә алмыйм. Хәтирәнең, иске йола богаулары ас­тында газапланган хәлдә, башына килгән шәхси фаҗигагә җиңелмичә, патриотик хезмәтендә нык торучы, үзенең генә түгел, иренең дә исәнлегеннән бигрәк намусы өчен фидакяр көрәшүче татар хатыны образының язмышы әдәби әсәр өчен әһәмиятле түгелмени? Корбангали? Бернинди ялган авторитетлар, тормышка хилаф, ялгыш күрсәтмәләр белән исәпләшмичә, барыннан да элек, үзенең коммунистлык намусына таянып, колхоз белән җитәкчелек итүче председатель образы әһәмиятле түгелмени? Авыр сугыш чорында колхозларны аяктан екмыйча, фронтны һәм тылны икмәк белән тәэмин итүдә шундый коммунист председательле колхозлар хәл кылгыч роль уйнамадымыни?»

(Шушы урында билгесез сәбәпләр аркасында хат өзелә.)

Баксаң, бу – йә көләрлек, йә еларлык өлгедер. Мәшһүр «Агыйдел» повесте иясе Мирсәй Әмир бер караганда ниндидер кызганыч хәл-әхвәлдә калган бичарадыр кебек. Әмма язучыны тозакка капкан күк күгәрчен мескенлегендәгечә, читлеккә каптырылган арыслан ярсуындагыча күз алдына китерүе һич тә кыен түгелдер.

Ихтимал, шулай дип язарга дучар булган мәлендә, ул үзенең Сталин төрмәсендә нахакка ятып, теге, бу сорау алуларда газап чигүләрен йөз мәртәбә күңеленнән, җаныннан кичергәндер.

Шушы урында катгый бер искәрмә: әгәренки ак патшамы, большевиклар хакимиятеме тыймаса, татар әдәбияты, әдипләре күптән инде дөньякүләм танылу алырлар иде. Әллә алмаган­нармы? Биргәненә шөкер! Дәрдемәндебез, Тукаебыз, Бабичыбыз, Фатих Әмирханыбыз, Ибраһимовыбыз, Такташыбыз, Гадел Кутуебыз, Фатих Кәримебез, Җәлилебез, Туфаныбыз, Фатих Хөсниебез, Әпсәләмовыбыз, Бәшировыбыз, Атилла Расихыбыз, Еникиебез, Гыйләҗевебез, Ахуновыбыз, Әхсән Баяныбыз, Шәүкәт Галиебез, Туфан Миңнуллиныбыз, Илдар Юзеебез, Р. Фәйзуллиныбыз, Р. Харисыбыз, Ф. Яруллиныбыз…

Менә шул рәттән берәрсе Мирсәй Әмирне атамасын әле. Аның ук «Миңлекамал», «Тормыш җыры» дигән драмалары нигезендә куелган спектакльләрне радиодан хәзер дә кем генә бер-берсеннән күз яшен күрсәтергә оялмыйча тыңламас икән?

Егерме яшенә хәтле тере язучыны күрмәгән Мирсәй Әмир 1927 елда иҗат иткән «Әби васыяте» хикәясен болай тәмам иткән: « Без кяфер дә түгел, хәзер мөселман да түгел инде! – дидем. – Ә иманым нык, әби, хафаланма!»

Шул ук елны язган «Куркыныч урыннар» дигән хикәясендә кайчандыр тамгам калган. Ни ди? «Анда өстеннән парлар чыгып торган өр-яңа бозау кыймылдый иде…»

Беләсезме, дөнья йөзендә танылу алган Гарсия Маркес атлы мәшһүр язучы уена килгән нәрсәне компьютеры аша, бүлмәсеннән торып, бөтен илләр китапханәсеннән сорашып белешә: янәсе, кабатлау түгелме? Тик аңа Мирсәй аганыкы ише «өр-яңа бозау» дигәнне табып бирмәсләр. Ул – Әмирнеке генә, димәк, татарныкы гына. «…Йөрәк ничектер шыгырдап киткән төсле булды», «чатан эт», «Балам, барысын да үзең беләсең инде. Коммунист булсаң бул, намаз укымасаң да укыма… Мин инде карт кеше, мин синең атаң-анаң урынына калган әбиең, менә сиңа минем васыятем…», «акылдан язып котырынган буран», «комсомол монах түгел», «тутырып кочаклап ала», «Җамалны клиндерләп кочты», «бармак басым гына кара мыеклы»…

 

1959 елның 15 сентябре. М. Әмир язган:

«Яңа эра башланган чорда яшибез бит. Планеталар арасында җанлы бәйләнеш башланган чорда яшибез. Ничек шатланмыйсың!»

Бу – аның Айга безнең иярчен очкан көнне язганы.

Нихәл итәсең, үз җаны да планеталарны иңләргә омтылган.

Аннары Гагаринның Җир тирәли очып кайтуы хакында язганын укыйм.

Горурлана белгән.

Ялгыш сүзләре дә бар.

Тик аның «Җиңелмәс көч – хаклык көче бездә!» дигәненә мин бүген бик ышанам.

Болай дип язган (1943 ел, Төньяк-Көнбатыш фронт, «Ватан өчен» хәрби газетасы):

Ганс. Фриц, кайда син?

Фриц. Мин рус разведчигын тоттым.

Ганс. Алып кил үзен бирегә!

Фриц. Җибәрми…

Шулай, ул хәтәр җор кеше иде.

Ул 1980 елның 1 июнендә вафат булды. 1907 елның 6 гыйнварында дөньяга килгән. Шул гомерендә әсәрләре 59 китап рәвешендә халкыбыз күңеленә иңгән, әллә ничә телгә тәрҗемә кылынган. Әле күпме сәхнә әсәрләре бар!

Чын мәгънәсендә энциклопедияче, акыл иясе, остаз (1934 елдан – СССР Язучылар союзы әгъзасы). Аксакал зат (РСФСР Верховный Советы Президиумы Рәисе урынбасары булып торган, депутат). Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе, атказанган сәнгать эшлеклесе. Бүген аның хакында «Кызыллыгы» бар иде инде» диючеләр дә бар. Кем «кызыл» булмаган? Ә кешенең бөтен бәһасе, дөньяга кирәклеге – аның күңеле сафлыгында, мәсләгендә ул.

Мирсәй ага саф күңелле иде. Илне, Ватанны, кешеләрне дә шуңа өндәде. Шуның белән аны белгәннәр, беләселәр хәтерендә. Озакка гына түгел. Мәңгелеккәдер. Халкыбызның мәңгелек барышында Мирсәй Әмир кебек әйбәт юлдашлар барында һичничек адашмабыз.

 

Сәхифә: Әхәт Гаффар

Әлегә фикерләр юк

Фикерегез

Эзләү


Язылу

Календарь

Октябрь 2017
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
« Сен    
 1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031  

Рәсемнәр

coffee_03 paris2_0 sandvich1 #163P60 s2 gadzilla

Сандык