Албит » Әхәт Гаффар » Акчураның җир үбүе
31/01/2017

Акчураның җир үбүе

OLYMPUS DIGITAL CAMERA

Ат караучы Мифтах Акчурин, иртүк утарга барып, тайларга кичтән чабып алып кайткан җылымса люцернаны салып менде. Ашап-эчкәч, урманга барырга җыена башлады. Пычкысы яхшы үтә иде, балтасын кайрап алды да арбасындагы үлән астына салып куйды. Урман ул әнә генә, офык читендә, тиз әйләнәчәк. Хатыны төрле эшкә йөри, ярты көн калудан колхозның түбәсе ишелеп төшмәс әле, утын кирәк ич. Бүтәннәр әнә машина гына сорап ала да әллә кайлардан табып алып кайта. Акча түләп, билгеле. Ә ул беркемне мәшәкатьләми, йөдәтми. Аңа машина кирәкмәс – машина колхоз эшенә йөрсен. Аты үз кулында, ул үз көен үзе күрә. Яшел агач кисми, урманда ауган-сауганы да, түзем белән җыйганда, ел тәүлеге ягарга җитәрлек табыла. Әлбәттә, бушка инде. Былтыр, яңа өй җиткезеп шактый «чишенгән», чыгым тоткан иде, аның өчен утынның бушлай булуы да мөһим.

– Әйдә, Сәвәрия.

Акчура (авылда аны шулай атап йөртәләр – Мифтахлар байтак, Акчура бер генә) тары бөртеге сыярлык та тишек-тошыгы булмаган кабык төпле арбасының астына чалгысын бәйләп куйды, атның аркалыгын тарттырып бәйләде.

Кулына пешкән дүрт йомырка, башлы суган кыяклары, май ягылган ике телем икмәк, чәйле шешә салынган букча тотып, ишек-капка келәләрен элә-элә, Сәвәрия дә чыкты. Ул аркан басып капка келәсенә үрелгәндә, тәбәнәк буйлы Акчура ат муе­ны астыннан яшертен генә хатынына сокланып карап торды. Сәвәрия тар иңенә сары яулык салган. Ак алъяпкыч ябып, бәйләвечләре белән, сыгылып төшә күрмәгәем дигән шикелле, нечкә генә билен буып куйган. Үрнәк өчен колхоз идарәсенә куелган кечкенә бодай көлтәсемени!

Үзенә таба борылганда, Акчура аның кызларныкына алыштыргысыз йомры күкрәгенә кызганулы бер караш белән карап куйды. Кызганулы, чөнки Сәвәриягә бала имезү насыйп булмады. Бу коеп куйган буй-сынны табигатьнең хатын-кыз тулылыгыннан мәхрүм итүе Акчураның күзләренә яшьләр китермәде түгел. Икесенә уртак булган бер өметләрен күпме тапкыр бер-берсеннән яшереп, күңелләренең иң яралы төшенә күмеп куйды инде алар. Акчура менә иртәгә, менә иртәгә кулын Сәвәрия тотып алыр да салкынчаланып торган эченә куяр дип, җанының колагын сагайтып, унҗиде ел яшәде. Инде менә көтәсе көннәр кимегәннән-кими бара, өмет учагының соңгы күмерләре сүнәр-сүнмәс кенә тора…

Ул Сәвәриягә карап туймады:

– Яхшы элдеңме? Бала-чага ачып шаярырлык булмасын, – диде.

– Минем буй көчкә җитә әле – балаларга кая инде монда!..

– Юк, син кара… Тагын кара… иренмә! – дип, Сәвәриянең сузылып келәгә үрелгәнен, чөелдерек тикшергән атлы булып, ат ялы арасыннан карап торды.

– Киттек соң, – диде Сәвәрия. Үрәчәгә тотынып аркан басты да аякларын салындырып арбага утырды. Зәңгәргә ак чәчәкләр төшкән күлмәге тартылып, гәүдәсе карандаш бе-
лән сызгандай шома калды. Мул булып, үлчәп кенә килгән Сәвәрия дөньяга – яхшы тегүче кисеп теккән күлмәкмени!
Тик менә тамчы да тузмыйча, кайберәүләр кебек җәелмичә, мәңге шулай җыйнак тәнле килеш кенә үләр дә китәр микәнни соң?

– Шәрифелләр бүген җиләккә китте, – диде Сәвәрия. (Шәрифел – күрше хатыны.) – Мине дә үзләре белән барырга кыстаганнар иде…

– Ник иярмәдең соң?

– Утынга барасы ич.

– Шулаен шулай да… – Акчура: «Барыбер җибәрмәгән булыр идем», – дип, хатынының бу сүзне башлавына ризасызланып куйды.

– Кышын бер бал калагы вареньесын кабуы ни тора, – диде Сәвәрия.

Кузгалып киттеләр. Мул итеп майланган арба күчәре лычкылдап алды, көпчәкнең тимер кыршавы астына туры килеп, бер пыяла кисәге ватылды.

Акчура хатынының күз карашын тотып алды: биянең әле өч кенә атналык колынын карап бара икән. «Әллә көнлиме? Көнли. Эх, ничек кенә көнлидер әле!..»

– Кышын шул җиләкне… өзеп алулары искә төшәр иде… Чык тамчысын тоткан сымак кына өзепләр аласың да ишләре арасына саласың. Кечкенәләренә тимисең… Алары да үсә тора – балалары…

Гадәттә, телгә артык юмарт булмаган хатынының үз сүз­ләрен, езеп-өзеп авызга җиләк каптырган шикелле, тәмләп кенә күңелгә салырга тырышуыннан Акчура Сәвәриянең бүген җиләккә бик тә барасы килгәнлеген аңлап алды, аны тагын кызганып куйды.

– Утыны да кирәк ич, Сәвәрия. Менә апкайтыйк, турыйк та ярып өйик… Барырсың… бер-ике көннән.

– Ул чакта соңара инде – кояшта бөрешеп кипши…

– Кая кипшесен әле, яңгырлар килә дә ява тора.

– Яуса җемсери инде… җиләкне әйтәм. Вареньесы утыручан була. Көне бүген иде, бүген. Бакчы – кояш!

– Кояш та, әнә теге якта болытлар яшелләнмәкче була әле.

– И-и, Шәрифел җырлыйдыр да соң! Җиләктә түгел, чө­гендердә дә чат артис…

– Анау болытны җил болайга куса, артык җырлый алмас!

– Алайга киткәчтен, безгә биисе кала инде… икебез ике баштан бүрәнә күтәреп. Гомер буена шулай биюдән баш чыккан юк.

«Гомер буена шул». Гаилә тормышын мичәүләп Акчура үзе тартып алып барса, янәшәсендә һәрвакыт Сәвәрия. Шушы ук урманга утынга баруны алып кара: бүрәнә бит ул ике башлы. «Ичмасам, өлешебезгә иң киме – уртасына ябышырлык бер малай заты да тимәде. Сәвәрияне дә ничек чыдый диң. Шәрифелләр моның урынында булса, күптән шәлперәеп төшкәннәр иде инде. Моның шул кыз гайрәте белән бирешмәведер, – дип уйлап барды Акчура. – Бакчы аны: ничек алсам, шул килеш. Бүген дисә, яшь кияүгә бирерлек… биш көн туйлап… Мондыйдан биш гомер яшәп тә күңел бизмәстер. Нәфсе дә туймастыр…»

Сәвәрия:

– Кире борылабызмы әллә? – дип, аның уйларын куркытып җибәрде.

– Ник? – Җавап бирмәсә дә, ник икәнен аның карашы юнәлгән як әйтеп тора иде: офык буйлата кара болыт үтеп бара. – Монда килми ул, – дип юатты Акчура. – Җил ыңгай бара. Җилгә каршы килсә, бер хәер: ул чагында күпме тының бар, тай җәтрәк моның ише утлы-яшелле болыттан.

Ул як томансу иде. Бер генә мәлгә кечкенә болыт кисәге белән кояш та капланып торды. Матур иде табигать. Арыш эчендә бишеккә салган бала сыман яткан Сигез зирек күлен тирәләп үткән юлдан барган чакта, Акчура балыклар уйнавына карап узды.

– Ник сикерешә икән инде болар? – диде Сәвәрия.

– Кемнәр?

– Балык…

– Ә-ә!.. – «Бу дөнья матурлыгын күрер өчендер, ник ­булсын. Ә күргәч, сикерә алмаганнарга сөйләр өчен». Хаты­нына: – Кем белсен, яңгыргадыр, күрәсең, – генә диде. Үзен ул, суда калган балык кебек, дөнья матурлыгыннан нәүмиз ­калган дип тойды. Ул да бу дөньяның үзе йөзгән бер тирәлеген генә күрә ләбаса. Сәвәрия дә. Чын дөньяга, матурлыгын бүтәннәргә дә сөйләрлек дөньяга ул сикереп чыга алмады. Ихтимал, чыгулары да икеле булыр инде. Адәм затының иң матур дөньясы – балаларындадыр. Баласы матур кеше ничек ямьсез булсын да дөньясы ничек гамьсез булсын! Җылы, мәшәкатьле, чыр-чулы дөньяга атлап чыга торган бусага кайда икән ул? Җавап эзләп, Акчура хатынының аркасына карады. Чәчәкле күлмәк кигәнгә, ул җыйнак, урта бер җиреннән билләп куелган чәчәк бәйләменә охшап утыра. Күлмәге һаман үрәчәгә утырганда тартылган килеш калган – тыгыз итеп шома тәненә сыланып тора… Нинди чәчәкнең дә бер дә бер заманны туфракка төшеп борнарлык орлыгы өлгерә… Юк инде, юк…

Үзенең балалары булмавын Акчура шушылай авыр киче­-
рә, хатынын һаман кызгана, моны онытып торыр өчен үзен
дә, Сәвәрияне дә эш, мәшәкать урманына кертеп адаштыра. Адашкан чакта кайтыр як кына эзләнелгән кебек, аны йорт-җир хәстәре генә уйландыра. Уйлана торгач, былтыр әнә нинди өй салдырып керделәр: зур түгел, тыйнак, аларга зур кирәкмәс, ләкин икәвенең дә уртак хыялыдай югарыга омтылган – биек.

Ә болыт һаман якынлаша бара иде.

– Ярыйсы гына килә бу, – диде Сәвәрия.

Арыш басуын үткәч, үзәнлеккә таба төшеп баралар иде, каршы яр каплаганга күрә, болыт күздән югалып торды. Ә күтәрелеп җиткәндә, өскә ишелердәй булып якынлашкан иде инде. Әмма иртәнге кояш гел югарыга үрмәли: болыт, күбәләккә үртәнгән эт кебек, аның артыннан куалый, тота алмый, ерактан тонык ырылдавы гына ишетелә. Аннары ул, арып, янга янтайды, бары тик бер почмагы гына киселеп, язгы елга буендагы боз кисәгедәй аерылды да, үз агымында бөтерелә-бөтерелә, боларга табан кузгалды.

– Биле сынды бусының, – диде Акчура. – Бу арада артыкка китте… Яңгырны әйтәм.

Урманга җитеп төртелгәнче, юл үргә каршы. Атка авыр килмәсен диптер, текәрәк бер урынында үргә кыйгачлый салынган. Менә шунда борылып кергәндә, Акчура бу дөньяның ике көчен күрде. Аның берсе матурлык иде: үрләр-кашлар аша аксыл ераклыктан авыл карап тора. Икенчесе – хәвеф. Беренчесе йөзәр ел яткан инде, тагын йөзәр ел ятар. Бусына Акчураның катнашы кечкенә, бусы аның ул булса да тора, булмаса да тора. Әнә шул ераклыктан карап барганда, яңакка чабып җибәргәндәй чатнап күк күкрәде. Ә көн кояшлы, ә көн тыныч. Акчура, ят тавыш ишетеп, урманга табан борылды. Ә ул яктан, нәкъ үзләренә каршы, әле зәңгәрләнеп, әле алтынланып, әле яшелләнеп утлы бер шар тәгәрәп, юк, очып килә иде. Нәкъ алар барасы юл буенча. Бер сөям дә читкә тайпылмыйча. Нәкъ ат турысына. Газ белән эретеп ябыштыру тавышы чыгарып ысылдый-ысылдый.

Ат туктады, колакларын шәңкәйтте, авыз эченнән генә кешнәп куйды: хәвефтән курка.

Якынлашкан саен, шарның ысылдавы көчәя барды. Ул инде ысылдамый, ә чытырдый иде.

– Нәрсә соң бу?.. Өскә килә ич, Мифтах! – дип чапаланды­ Сәвәрия. – Ләтчәмени!..

– Яшен… Яшен ташы…

Менә бит ул ничек: әле генә табигать шәп, якты, сабыр; Акчураның утын алып кайту нияте белән «бала» дигән иң зур те­-
ләгеннән битәр бернәрсә юк иде. Ә дөньяда моннан күпкә зуррак мәшәкать, хәвеф йә афәт бар икән ләбаса! Әнә ич, өскә ки­лә… Башыңа төшмәсә, болар искә килеп тә карамый. Яңа туган бала өчен табигый үлем ерак булган кебек, иң зур кайгы миндә дип йөргән кеше өчен дә алар ерак бер нәрсә булып санала.

– Бор атыңны, ник каттың! – Сәвәрия арбадан сикереп төшмәкче булып талпынды. Акчура аны тотып калды да, арбаны аудара язып, атны кире борды. Ул арада утлы шар арасы унбиш-егерме адымга кыскарып өлгерде.

– Но-а-а!.. Җә, җанаш… Инде… тының җиткәнче!.. – дип, Акчура баш очында дилбегә болгады.

Сикәлтәләрне тоймыйча чаптылар. Арба астында бәйләнгән чалгы шалтырады. Кыйгач юл башланган борылышны узгач, Акчура артка каерылып карады. Нәкъ шул мәлне борылыш башында торган ялгыз кәрлә имәнгә колак тондыргыч чытырдау белән ут капты – аны яшен ташы сукты. Ат сикереп алга ташланды. Акчура дилбегәгә тартылып арбага ауды, ә хатыны Сәвәрия, һичнинди тавыш чыгармыйча, арыш арасына егылып калды.

«Тормыш та бит… каһәр суккыры… яшен кебек шулай арттан куа, – дигән уй килде Акчурага. Ул, курыккан атын ничек кирәк тыеп, өстен-башын каккалап торган Сәвәриягә таба борды. – Куа да… синнән әнә кара кисәү генә кала…»

Имән бик тиз яна иде. Акчурага ул кайнар урынга куелган шәм шикелле эрегән сыман күренде.

Баягы болыт кисәге урман өстеннән узып бара, күзгә күренеп тарала иде. Акчура ниндидер табышмак серенә төшендемени, хатыны янына килеп җиткәч:

– Алай икә-ә-ән… – дип сузды.

– Нәрсә алай икән? – дип сорады Сәвәрия.

– Дөнья.

– Дөньяның нәрсәсе алай, нинди?

Акчура эндәшмәде. Сәвәриягә кул сузып:

– Әйдә, хатын, – диде.

– Кая?

– Кая булсын – урманга. Рас бүген… җиләк өлгергән ва­кыт икән, җиләк җыйык. Безгә хәрәм мәллә?

– Кара, кулың каный түгелме соң?

– Пычкы теше тигән, күрәсең…

«Иманын өч тиенгә сатыем, – дип уйлады Акчура, кулыннан юл читендәге зәңгәр чәчәккә тамган ал кан тамчысына карап. – Бу тормышын әйтер идем… Бер карасаң, яшен ташы шикелле куа икән. Көндәлек мәшәкатьләргә карамастан, җиләк вакытында җиләк җыярга чыгып кит икән. Югыйсә, сукыр тычкан ише, үлгәнче үз мәшәкатьләреңдә генә казынып калырсың…»

Икесе дә әле генә туптан атылган ядрә сыман булып өсләренә килгән хәвеф куркуыннан әкренләп арынды. Алар инде урманга бара. Утынга түгел, ә җиләккә. Шәп иде, рәхәт. Икесенә дә. Тик биянең ак очлы колагы гына әүвәлгечә куркудан шәңкәйгән иде.

Имән инде кисәү булып кына көйри, кара көйгән кәүсәсе пыскып тора, һәм җил, ниндидер җанвар ялын тузгыткан кебек, аның ялкын катыш төтен телләрен калтырата иде…

 

Унбиш-егерме көн үтеп китте. Инде утыны да, печәне дә әзерләнеп бетте – җан тынычланды. Яшен ташы, җиләк онытылды. Акчура белән Сәвәрия хәл җыярга дип янәшә ятып торган уентыктагы үләнне күптән чабып алганнардыр… Акчура күңеленә, үзенең кулыннан юл тузанына тамып калган ал кан тамчылары булып, изелгән җиләкләр генә кереп калды…

Беркөнне Акчура таң беленер-беленмәстә уянып китте. Тышта пышылдап кына яңгыр ява иде. Кулына күтәрелеп (тәрәзә буенда ята иде), ишегалдына карады. Киң ишегалдында аты басып тора – лапас астыннан җылы яңгырга чыгып баскан – су коена. Канатлары белән кагынгалап, казлар йөри. Түбәдән агып, нигез читендә шыбырдаган су тавышына бераздан хатынының эндәшүе килеп кушылды.

– Мифтах, карале… – диде Сәвәрия. Һәм бармак очлары белән генә аңа орынды.

– Суң… – Акчура кымшанмады да. Кырын яткан җи­реннән иңбашы аша хатынына карады. – Суң, – дип кабатлады ул иртәнге калын тавыш белән.

– Җиләкләрең бигрәк тәмле булды, – дип, Сәвәрия тәне­нең бөтен кайнарлыгы белән аңа елышты.

– Иске авыздан яңа сүз… – Тәрәзә төбендә яткан каптан алып папирос кабызды. – Саташасың мәллә? Яңгыр әнәтерә… Лапастагы печәнне кичтән җыйдырмадың… кипкән иде.

– Юк, монда карале, монда… – диде Сәвәрия. Ике арада яткан кара чәч толымын, бөтен учы белән тотып, артка алып салды. – Борыл әле дим…

– Чә!.. – Акчура папиросын өчме-дүртме тапкыр тирән итеп суыргалады да гөл туфрагына кадап сүндерде. – Әллә нишләгән син. Башка вакытны яныңа ник шунда узгынчы кереп ятмый, сизми йоклый торган идең. – Алай да ул аңа таба борылмыйча яхшысынмады.

– Ул башка вакытны… бүген…

– Нәрсә бүген?

– Әллә нишләдем… мин.

– Ә? Нишләдең тагын?

– Белмим. Көтмәгән-нитмәгәндә…

Акчура кыюсыз хатынының күзенә карады һәм аның ни әйтергә җыенганын аңлап алды.

Сәвәриянең йөзенә елмаю дулкыны җәелеп китте, аннары, күзеннән иреннәренә җиткәч, сизелер-сизелмәс калтырау булып басылды, сүрелде. Эчтән аны нидер яктыртып тора сыман иде. Акчураның хәле киттемени – таянган кулы тотмады, чалкан авып, беләген маңгаена куйды.

– Ничек көтмәгән-нитмәгәндә? – диде ул коры тавыш бе­лән. – Мин моны синнән унҗиде ел көтәм инде. – Түзмәде, кү­-
зенә яшь килгәнлеген тоеп, хатынына күрсәтмәс өчен, йөзе белән аның күкрәгенә капланды. – Акыллым, – дип ыңгы­рашты.

«Акыллым». Бу сүзне никахлашкан елны Сәвәриягә еш әйткәли иде ул. Тора-бара, сүнгән өмете кебек, ул сүз каядыр югалган, онытылган иде. Менә хәзер сагындырып, оялтып, теленә кайтып керде.

– Җиләкләрең тикмәгә генә тәмле булмаган икән… – Сәвәриянең кыска пышылдавын әкрен-әкрен көчәя барган тыныч яңгыр шыбырдавы шунда ук үзенә йотты. Ә хатынының сүзләре, шифалы дару үләне суы булып, Акчура күңеленең иң зур кимсенүе яшеренгән яралы урынга барып җитте.

Бөтен ачыклыгы белән төшенсә дә, ул бары тик:

– Җиләк җиләк инде ул, малай, – дия генә алды. Дулкынлануы көчле иде. Акчура башын күтәрде, тагын Сәвәриянең күзенә карап алды.

– Бармаган булсак… – диде Сәвәрия, күзен яшерде. – Үз насыйбың барыбер үзеңә икән! – Ул чиста тавышы белән сүзләрне сузып, күңеленнән суырып алгандай сөйләште.

Түзмәде Акчура. Сәвәрия аркылы сузылып чыкты да киенә башлады.

– Кая җыендың?

– Монда гына.

Аты гел шулай: сылу, төз аякларына нык итеп баскан да яңгыр астында йокымсырап тора. Өйалдыннан йөгән тоткан ак күлмәкле Акчура килеп чыккач, ул кешнәп куйды.

– Әйдәле, Шөлди, очыйк әле бер!

Акчура ни өчендер кече капканы түгел, дәү капканы ачып куйды. Яланаяк килеш кенә атланды да, үкчәләре белән атының касыгына төртеп алып, пычрак чәчрәтә-чәчрәтә тын авыл урамы буенча урман ягына таба юнәлде. Сәвәрия түр тәрәзәгә капланып карап калды.

Әнә инде янган имән… һәм менә беркавым җиләк җыйгач теге көнне хәл алырга дип яткан урыннары. Үләне чабып алынган, яңа китәрелгән баш кебек кытыршы.

Ул тезләнде. Аннары, кулын җәеп, әкрен генә юеш, җылы җиргә сузылып ятты.

– Рәхмәт, җир.

Һәм ул, кайчандыр, әллә кайчан инде, Сәвәрияне беренче кат үпкән шикелле итеп җирне үбеп алды.

Хәзер инде көтәсе, бары тик көтәсе калды.

Бу җир аңа шундый бәхет эчертте. Көтү бәхете… Бәхет көтү…

Табигать тын иде. Ул бар куәтен Акчурага бирде кебек. Тәне белән утыз җиде яшьтә булган Акчура җаны белән, икенче покос үләнедәй, яшәреп китте.

1976

Сәхифә: Әхәт Гаффар

Әлегә фикерләр юк

Фикерегез

Эзләү


Язылу

Календарь

Октябрь 2017
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
« Сен    
 1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031  

Рәсемнәр

_1 kiss 4_0 t5 dsc_0686 S9I_eIWQSRs

Сандык