Албит » Әхәт Гаффар » Яшиселәр алда иде (Әхәт ГАФФАР)
7/02/2017

Яшиселәр алда иде (Әхәт ГАФФАР)

Авылдашым Кәримулла Гатиятуллинга багышлыйм

Сөнгатулла елга буена килеп утырды. Ул бирегә кызыл бозауларын арканларга дип килгән иде.

Монда үлән куерак, яшелрәк, сусылрак. Мал-туар ярдан читтәнрәк чемченүчән. Бозауларны да, яр җимерелеп төшүдән шикләнеп, бирегә җитәрлек итеп арканламыйлар. Шуңа күрә яр читендәге үлән иркенрәк үсә.

Утырганда, ул җиргә таянган иде. Төпләрендәге чык кибеп бетмәгән салкынча үләнгә учы батты, ә бармак араларына туры килгәннәре калкып калды. Кулын алгач, уч эзе, кәгазьгә куеп, карандаш белән сызгандагыча, таянган урында аермачык беленеп торды. Үләннәр әкренләп җанланды: алар селкенештеләр, турайдылар. Бераздан уч эзе юкка чыкты.

«Үләндәге эз тиз бетә», – дип уйлады ул.

Сөнгатулла сузган аякларын бөкләп утырды. Беләкләрен тезләренә аркылы салып, кулларын кушырды. Аның күләгәсе каршы яктагы комга төшкән.

Җир салкынча әле.

Ә көн җылы, аяз, тын буласы. Кояш аның аркасын җылыта инде. Иртәнге салкынлык тәмам таралды. Су аккан тавыш тоныгайды, сүрелде.

«Су тавышы кояш баегач ачыграк ишетелә», – диде ул үзалдына.

Кояш күтәрелгән саен, Сөнгатулла утырган ярның каршыдагы күләгәсе суга таба якынаеп кыскара, кими барды.

Бу турыда елга зур борылыш ясый. Яр текә, биек. Аста яшел сулы тоба, ул тирән, төбендә соры төстәге үзле балчык. Киң селтәнеп чапкан чалгы эзедәй яткан борылышта Сөнгатулла үзен ничектер кечерәеп калгандай тойды.

Аның күңеленә: «Мондый зур борылышлар янында кеше шулай кечкенә булып күренә инде», – дигән уй килеп китте.

Аръякта авыл көтүе йөрер өчен сукаланмый калдырылган озынча болын. Кара-каршы торган үрләр арасындагы тар иңкүлеккә кереп киткәнче, ул болында иртәләрен авыл көтүе таралып, чемченеп ала, көне буена колхозның ат көтүе утлап йөри. Болынның теге ягындагы үр кашы буенча таш юл сузылган. Ерак офыкны күгелҗем урман чикли. Уң кул якта авыл. Ә елга буенча түбән төшеп китсәң, кичү юлын һәм тирән ерганакны үткәч, тагын бер болынга килеп чыгасың. Аның түрендә сигезле санын хәтерләткән буынтыклы сай күл. Ул болынга барып чыксаң, таулар белән инеш арасындагы киңлектә каласың. Тауларның итәге җәенке, түбәләре тоташ, тигез. Анда – югарыда – иген басулары, иңкүлекләр, үрләр, авыллар.

Ә тагын да аскарак юнәлсәң, Чулман ярына барып җитәр идең.

Сөнгатулла, кушырган кулларын аерып, артка таянды, аягын сузып җибәрде һәм күк йөзенә карады. Анда керәшәләр оча иде. Ул тагын аягын бөкләп һәм кулларын кушырып утырды.

Кошлар яңа борнап чыккан балаларына җим ташый. Оялары шушы ярда.

Башын боргалап, Сөнгатулла керәшәләрне күзәтте. Берәр­сенең үз оясына кыйгач якынаеп кереп киткәнен җентекләбрәк караганда, бүтәннәренең җитез очышы яшен тармакларыдай сызылып кала.

Сөнгатулла үзенең болай иркенләп утырганын хәтерләми.

Эштән бушаган чагы булмады аның. Кайчандыр, кайдадыр аның хакында сүз кузгалган икән, моңа аның эшләгәне, эшләве, эшләргә тиешлеге сәбәп булгандыр. Кайвакытны аңа дөньяда тагын бер Сөнгатулла Тимершин дигән кеше яшидер, ә ул үзе шуңа күләгә сыман ияреп кенә йөридер шикелле тоела иде.

Ул иртүк эшкә чыгып китә иде. Таң атканнан күз бәйләнгәнче кырда. Төннәрне салмыш яки исерек килеш каршы алганы да булгалады. Андый чакларны урыны кече өйнең мич аралыгындагы тимер караватта, керле күлмәген, майлы чалбарын салып та тормый. Ә таң сызылганда уянып ишек алдына чыкса, үзен кичтән мунча көткәнен белә дә күңелен үкенү хисе били иде. Бәйрәмнәрнең ничек үткәнен дә ул, гадәттә, тонык кына сиземләргә өлгерә. Өлкән улы өйләнде, кызын кияүгә бирде, тик туйларның да әзерләнү мәшәкате генә исендә. Ничек узганнары шатлык катыш моңсулыклары белән генә хәтерендә калган. Өлкән улы Мусаның армиягә китүе, аннары кайтуы да шулайрак. Киткән чагында, борчуларны аяк астына салып таптарга теләгән шикелле эчелгән, ә инде ул әйләнеп кайткач, шатлыкларны тояр-тоймас ярым-йорты сүз әйтелгәндер. Кече улы Фәрхад армиягә киткәндә дә шулайрак булды.

«Менә иртәгә, менә иртәгә дип яшәлде шул», – дип көр­сенде Сөнгатулла.

Ул, ниндидер хәрәкәт сизеп, аска карады. Тәбәнәк, куе таллыктан агып чыккан чишмәнең инешкә кушылган тамагында зур бер балык йөзә иде. Сазан бугай. Почмакланып торган ул урынны кояш нурлары үтәли яктырткан. Сөнгатулланың күләгәсе хәзер шул чишмә тамагы янына чигенгән. Күләгәсе урынында үзе булып, кулын сузса, Сөнгатулла ул балыкның сыртыннан тотып алыр иде шикелле.

Ул сак кына кулын читкә сузды, әйтерсең лә балык янәшәдә, нәкъ кулы астында гына. Балык, аның кул шәүләсеннән өркеп, суга бөгелеп төшкән тал ботаклары астына качты.

Сөнгатулланың «менә иртәгә, менә иртәгә» дип, яхшы, ма­-
тур, рәхәт тормыш итә башларга теләгән өмете дә гел алга качты да алга качты шул. «Иртәгә» дигән өмет тоттырмады. Әле­ге көмеш балыктай, көндәлек мәшәкатьләрнең һәм ямьсез га­дәтләрнең чәбәләнгән ботаклары арасына кереп качты, адашты.

«Иртәгә» дигән нәрсә, сугышта йөргән чагында, «Менә җиң­гәч өйгә әйләнеп кайтырбыз, шунда ничек яшәргә икәнен белер идек!» дигән нык ышаныч төсендә иде. Җиңделәр, өйләренә әйләнеп кайттылар. Сугыш башында атасы һәлак булды, ахырында абыйсын үтерделәр. Аларның күңелләрендә дә «җиңеп өйгә кайткач» дигән хыял йөргәндер.

Җиңделәр. Сөнгатулла өенә әйләнеп кайтты.

– Ничава, әни! – диде ул, әнкәсе белән исәнләшкәннән соң, капка баганасы төбенә чүгеп утыргач. Тәмәке төреп кабызды, аркасын имән баганага терәде. Күзне чагылдыргыч кояшлы көн иде. Яргаланган имән багана мич шикелле җылы. Капкалары әнә шундый дүрт баганалы. Арка терәрлек җылы баганалар барында яшәп булыр әле! Ул, иптәшен юатып, аның иңен каккандай, баганага киң учы белән суккалады.

– Бик нитмә, улым. Төпләре черек. Аллаһы Тәгалә кодрәте белән генә торалар, – диде әнкәсе.

Сөнгатулла кече капка белән олы капка утырган багананың төбенә иелеп карады. Ул җиргә күмелгән урында боҗраланып черегән, төрткәч, бармагы төбенә кадәр диярлек батып керде. Бактың исә, имән баганалар үзләре аның терәвенә мохтаҗ икән.

Тәбәнәк өйнең имән матчасы да сыгылган. Тәрәзә төплә­рендәге яран гөлләр арасыннан саркып кергән ай яктысында өй уртасына тураеп баскач, Сөнгатулла үз иңендә баш очындагы түшәм йөген генә түгел, ә бәлки аяк астындагы нигез авырлыгын да тойды.

«Әйе… Фронтта үлеп калуың да бар иде. Ә монда һәрнәрсәне аякка бастырмыйча торып үләргә ярамый икән», – дип уйлады ул.

Җиңү артта калды. Ләкин җиңәсе нәрсәләр күп икән әле.

Тын, бик тын иде. Беркайчан да мондый тынлыкта калганы юк кебек. Чү, әнкәсе дә йокламый икән. Аналар йоклый алмаган төн бигрәк тә тын икән.

Ул баскыч төбенә чыгып утырды, тәмәке кабызып суырды һәм тракторын исенә төшерде. Үзен үк түгел, тавышын гына әле. Сагынган икән, сагынган.

дәвамы: https://tatkniga.ru/book/saylanma-srlr—4-tomda-2-t—povestlar-romannar.html

 

Сәхифә: Әхәт Гаффар

Әлегә фикерләр юк

Фикерегез

Эзләү


Язылу

Календарь

Октябрь 2019
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
« Авг    
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031  

Рәсемнәр

dsc01505_0 leytenant balls mini dsc_0751 z7

Сандык