Албит » Әхәт Гаффар » Гүрләрдән гөлләргә үрләр көн
28/06/2014

Гүрләрдән гөлләргә үрләр көн

Хәтеремне төяп
«уфалла»га,
Гомрем буйлый төяп бармышым.
Авыр йөктән мин һич өрекмимен, —
Соңгы тыным белән алгышым.
Арба тәртәсенең аркылысы
Нәкъ кендектә, —
Бәгырь турысы,
Көч-гайрәтем ташып торган чакта
Шул иде бит татар туграсы.
Угры түгел иде япь-яшь йөрәк,
Көрәк – кирәк чакта чын кылыч,
Хәтер зиратларын иңләгәндә
Киң ул безнең иң-чиксез колач.
Лач-лач итеп, сазлыкта батмадык,
Ач булсак та, бака суймадык,
Җирне тырнап, тырнак канатканда
Киләчәгебезне уйладык.
Туймадык без хәтерне көрнәүдән, —
Гүрләрдән гөлләргә үрләрлек.
Татарның бу хәтер кичендә
Кайда көч
елмаеп
үләрлек…
Әхәт Гаффар
2013 елның 10 октябре.

Сәхифә: Әхәт Гаффар

Әлегә фикерләр юк

Фикерегез

Эзләү


Язылу

Календарь

Октябрь 2017
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
« Сен    
 1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031  

Рәсемнәр

corteo_dead_clown corteo_0 shari2 key-xf_ s17 IMG_0195

Сандык