Албит » Әхәт Гаффар » Торып тор (хикәят)
8/01/2017

Торып тор (хикәят)

автор: Әхәт Гаффар

2

 

 

 

 

Бер заманны Зәйнәпбикә апа (мәрхүмә инде, урыны җәннәттәдер) ике өй аша безгә төште дә:

— Нанымнар, салам китергәннәрие, шуны очлап бирмәссез микән? – диде.

1

Моның ул чактагы “наным”нары мин дә шагыйрь Госман Садә иде.

Болдырыбызда чәй эчеп утырмышыбыз. Җәйге челлә вакыты.  Мин искә-оска алырга өлгермәдем, Садә:

— Хәзер, апа, булдырабыз аны! – диде.

Алай-болай гына түгел: теге саламны Зәйнәп апаның әвеслегендәге печән кибәнен каплап өясе икән. Шагыйрь баскысыз-нисез шуңа үрмәләп менеп китте, мин исә астан биреп тордым. Бодай саламы коры, вак, шома иде. Садә әллә кайда – күкнең җиденче катында шикелле биектә. Ул шунда, соңгы сәнәк саламны җайлап салгач, шигырь укыды:

Үлгәндә дә йөрәк туры калыр

Шигъремдәге изге антына.

Бар җырымгы илгә багышладым,

Гомремне дә бирәм халкыма.

 

Шагыйрь шул мәлдә күркәм, мәгърүр иде. Әйтерсең лә бу – Берләшкән Милләтләр Оешмасы утырышының мөнбәрендә. Изүе ачык, җиңнәре сызганылган ак күлмәкчән, бармагың ялгыш кагылса кисәрлек итеп үтүкләнгән кара чалбардан.

— Булдырабыз аны, — дия-дия ул тагын, шулай, өч-дүрт богыл очлап куйды. Кешегә салам кайтарылган көн ич. Андый чакта булышу үзе бер савап. Чәйгә дәшкәләделәр. Госман Садә берсенә бер кермәде.

— Сүзе чыга аның, — дип барды.

Шагыйрьнең “Булдырабыз аны!” – дип әйткәнен, тыңлап торган диярсең, Татарстан Җөмһүрияте Президенты Минтимер Шәймиев БДБ илләренең быел Казанда уздырылган мәгълүм саммитында кабатлады:

 

— Булдырабыз.

Шуны телевизордан карап утырган чагында мин:

— Торып тор, булдырырбыз микән соң? – дип уйлап куйган идем.

Менә хәзер – бу ел очланып килгәндә мин икеле-микелә хәлдә:

  • Юграк бугай, — дим әле.

Шагыйрьнең биеккә менеп, бөек рәвештә:

  • “Гомеремне дә бирәм халкыма”, — дигәненчә әйтүче юк. Беткән.

Менә хәзер сүземнең башын башлыйм инде. Әллә ни биектән торып түгел, монда – җиргә баскан килеш кенә.

Теге дә бу шартнамә турында. Богыл биек итеп өелгән анысы, сүз дә юк. Ә исә үмит башына кем менгән дә ни дип әйтә? Татарстан җөмһүрияте белән Россия Федерациясенең кигән күлмәкләре керсезме дә чалбарлары әйбәт үтүкләнгәнме? Бил каешлары нинди – ипле ятамы да нык микән?

Вәкаләтләрне үзара бүлешү турындагы теге – Беренче килешүнең сырты сынды бугай инде. Бугай түгел, — тәгаен. Ә  бу – яңасының умырткасы ни хәлдә икәнлеген белгән кеше юк. “На кону” нәрсә — әзме, күпме? “Стоит ли игра свеч?” Ва-банк кем бара?

Татар капшап карамыйча ышанмый бит инде ул. Бөтен дөньяга мәгълүм нәрсә. Анда ни язылган, ни дип баралар? Шул дәрәҗәдәге мөһим Килешү ярлы халык – бу очракта унбиш миллион санлы татар халкы беләме? Белми. Депутат Разил Вәлиев канәгать түгел икән, — димәк, тиешенчә түгел бу, эш безнең оттырышка табантын бара. Депутат Туфан Миңнуллин тәмам аптырашта. Хәзер аның әйткәннәрен ишетүче бар, тыңлаучысы юк: чыбыркысын шәп шартлата да кана, ә көтү исә таркалганнан-таркала гына бара. Андый чакта сарыклармы, сыерлармы уптым илаһи-юеш люцерна кырына кереп китүчән дә эчләре күбенгәнчегә хәтле ашаучан. Шуннан соңарттанчыбыркылап үргә каршы чаптырасыңмы, моның файдасызлыгын таныгач, уртасы көпшәле без белән тишеп, ашказаннарын тутырган һаваны чыгартасыңмы, — гадәттә эш узып киткән була инде: өч-дүртен барыбер егып чаласы була. Әгәренки өлгерсәң. Россия белән Татарстанның хәзерге ыгы да зыгы килемшәк атлы кыланулары кайдадыр болындамы, басыдамы, кырдамы көтүчеләрнең күз-зиһеннәре элгерешмәү сәбәпле әлеге дә баягы эчләре күбү сәбәпле үләргә калган теге мал-туар сыман, бичара хәлендә бугай. Бугай түгел – тәгаен.

Әйе. Ни бар анда? Безне күпмегә саталар да, күпмегә сатып алалар? Бар күк өметең кемгә багларга белми аптырап торасмың, билләһи. Мәскәүдәге Дәүләт Думасында утыручы (утыручы!) депутаттларыбыз тәмам ышанычсыз инде. Берсенең колактан колакка ирешеп, телдән телгә күчкән бер әйткәне бар икән: “Что такуй рай – я познала в госдуме”. Шәп бит, әй.

Ә уйлаганда уй бар ул. Патша – Самодержең Всея Россия Николай II  заманындагы II, III Государственная Дума депутаты Садри Максудига хәзерге татар (аларның татарлыклары турында Татарстанда һичкем – һичкем! — белми) депутатларының кылган (дөресрәге, кылмаган) гамәлләре көлке бер манзара (ә бәлки мәхшәрдер) булып кына тоелыр идедер. Заманында нәкъ Садри Максудича итеп, хәзерге Госдумада бер-бер мөселман Фракциясе оештырасы да куясы бит инде. Бәгъзеләрнең колаклары әллә ни сагаеп шәңкәймәсә дә, бәлки телләре шәлперәер идедер. Аларга Татарстандагы көзлекләрең ни хәлдә дә, сабаннарың  нишләр – ашау байдан, үлем – Ходайдан шикелле генә. Һәрхәлдә болар тып-тын, шыпырт. Әйе, юк шул, булмаганнан булмый ул. Сатылганның аты (ни исеме, ни җисеме) юк. Анда – рай, җәннәт. Ә аларның бакыйлыкларындагы җәннәтләрен тышлап чыгып киткәннәрен бер генә сайлаучы да, гомумән, әлегә моны фани дөнья белми әле.

Әллә нидә бер сүз кузгаткан атлы кылангалап куйгалыйлар-куйгалуын. Тик бу нәрсә кемнәрнеңдер абзар артындагы бәрәңге бакчасында мунча төтененең ярыйсы гына куәтләнгәненә канәгать хозурланып тору ише генә ул. Себеркеләре җиегән, ташлары кайнар. Чабынулары гына сүлпән, юынучылары гына төнге уникедә инде.

Шуннан соң без татар халкын “электорат”, “толерант” дип, уттан алып суга салу боларга әйттем исә кайттым шикелле генә: төтәтеп җибәрдек, морҗасының тарту-тартмавы… мин чыгарган мич түгел. Tolerantia (лат.) чит-ят уй-фикерләргә, дини тәгълиматларга, гореф-гадәтләргә түземле булу дип барыла. Ә Tempora mutantur et inllis mutanus! Диелсә дә, без татарлар үзгәрмибез.

Көзен бер көнне мәш килеп Аккош күленнән апкайткан Антон алмаларын тозлап йөрмешем иде. Җеген җеккә китереп. Өйдәгеләр:

  • Нишлисең? – дип сорады.

Мәйтәм:

  • Җебетәм.
  • Ничек инде ул? – диештеләр.

Шулай. Алма җебетү хикмәтен хәзер белгәннәр генә белә.

Урысчасы – “Мочить яблок”.

Ә “мочить” дигән сүз Россиядә хәзер югары дәрәҗәдә “в сортире” дигән төрмә сүзе белән әйтелә. Кисәтеп.

Без татарлап менә шундый инде: алма тозлауны да “җебетү” дибез. Ә урыслар “мочить” ди. Бактың исә, икесе дә нәкъ бер мәгънәдә бит. Тик шул асыл мәгънщне тегеләрнең «в сортире» дип өстәүләре безнең түземле яшәвебезне пычакка-пычак тотарга кирәклеген искәртә.

Бу нәрсә Коръән-Кәримдә ап-ачык итеп әйтелгән.

Толерантлык (түзеп торыйк) дигән әмәл белән без татарларны тагын-тагын (әллә ничә мәртәбә инде!) чыклы үлән басуына кертеп, эчебезне күптерергә ниятлиләр. Эче күбенгән сыерны әтмәсме дигән ният белән камчылап үрдән-үргә чаптыралар. Ул да үтмәсә, кыл уртасы тишекле без белән ашказаныннан (бәгыреннән!) соңгы сулышын чыгарталар. Инде дә аягыңа басмыйсың икән, — соңгы сулышыңда егып салып чалалар. Үткер пычак бер генә сыза ул. Шуңа күрә урыс белән уртак юлга чыгар алдыннан татар кешесе эзәренә балта кыстырган.

Бер-бер эш кылмак алдыннан татар кешесе “Торып тор  дигән уй уйланучан.

Әйе, торып торыйк.

Югыйсә теге дуамаллар башта эш, гамәл кыла, аннары гына, башларын кашый-кашый, үкенеп уйланырга тотына. Ә анда соң була инде: азгынлык, явызлык бете тәмам үрчегән, һәммәсен баскан, дөнья таралган.

Түземлекнең түр ягы да, аръягы да – түземсезлек чумасы. Моны исә шагыйрь Госман дустым Садәнең бөтен дөньяга ишеттерерлек итеп, “Әссәламегаләйкем!” шигырен язуы да һич туктата алмас.

Торып торыйк.

Шулай итеп, бер көе генә.

Аннары суң, су керергә дип, мин кадерле кунагымны инешкә әйдәдем. Зират астындагы җәйләү аша су басмасыннан үткәч, ар яктагы тугай читенә сузылып яттык. “Шәһри Казан” гәҗитенә шактый гәлифәле чалбар кесәләрен бастырып, таратып өлгердемме – юкмы табынны бер күләгә басты. Тимерче Вакыйф абый Сәйфиеч икән.

Ул миннән:

  • Бу кем? – дип сорады.
  • Госман Садә, — мәйтәм.
  • Теге әссәламәгаләйкемме?
  • Шул.
  • Булмас. Ышанмыйм Башта бер шигырен сөйләп күрсәтсен әле.

Госман нишләсен инде – сөйләп күрсәтте.

  • Менә хәзер утырсаң да ярый, — дип, тимерчре абый янәшәбезгә җайлашты. Чыннан да Садә икән. Госман.
  • Сезнең Габделәхәтегез алдакчы икән, — диде Садә.
  • Нигә алай әйтәсең әле, — диде Вакыйф абый.
  • Чыпчык тезенә дә җитмәслек инешегезне диңгез дип язган
  • Габделәхәт ялган язмый ул. Безгә диңгез тубыктан, — диде Сәйфиеч. Менә бераз торып торыйк әле…
Сәхифә: Әхәт Гаффар

Әлегә фикерләр юк

Фикерегез

Эзләү


Язылу

Календарь

Январь 2020
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
« Дек    
 12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031  

Рәсемнәр

01 nobody 4_0 s-dimoy tukay-yadkere1_0 kuyan

Сандык