Албит » Мәкаләләр » Адашкан кош
20/10/2017

Адашкан кош

130208

автор: Вахит ИМАМОВ

Янә бер спектакль премьерасын тамаша кылу бәхете эләкте. Камал театрының кече залында яшь әдибә Сөмбел Гаффарова каләменнән төшкән “Килмешәк” исемле әсәр күрсәттеләр. Аны сәхнәгә баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев мендергән. Спектакльне аһәңле итү өчен рәссам Альберт Нес­теров та байтак көч куйгандыр. Геройларның киемнәрен, килеш-килбәтләрен ызанга кертүне аның да тырышлыгы сыйфатында кабул итү фарыз.
Без биленә граната бәйләп танк астына яисә, сыңар патроны да калмагач, күкрәге белән дошман амбразурасына ташланган фидаи җаннар турында күп укыдык инде, хәтта шулар кебек буласы килү чире белән дә агуланып беттек. Тик, ни галәмәт, сугыш дигән афәт окоп­ларда чебен урынына кырылган “туп итләреннән” генә тормаган шул. Кырык беренче елның тәүге өч аенда гына да өч миллионнан артык совет солдаты әсирлеккә төшкән. Аларның язмышы кырыкмаса-кырык бәхетсезлеккә төрләнгән. Ни аяныч, әсирлеккә юлыккан бәхетсезләр арасында безнең туганнарыбыз да аз булмаган. 
 

“Килмешәк” менә шундый аяныч язмышка тарыган Нәкыйп (артист Радик Бариев) атлы татар турында. Әсирлеккә төшкәч, сәгатьләр төзәтергә өйрәнеп, ул үзен генә түгел, әле авылдашы Хисмәтулланы да (Алмаз Сабирҗанов) ачлык үлеменнән сак­лап кала. Ә инде совет гаскәрләре якыная башлагач, шул ук Хисмәтулла аны дошман ягына сатылуда гаепли һәм Нәкыйп өчен туган якка кайту юлын бикләп куя. “Бөек” Сталинның “мәрхәмәтлелеге” аркасында, әсирлектән котылган һәр солдатны туган илендә дә янә ун елга сузылачак концлагерь газап­лары көтеп торуы хакында да ишетми ятмагандыр. Татарның гасырлар буена аерылмас, котыла алмас чире – үз туганын сату, явыз хыянәт тә газиз кавеменнән күңелен биздергәндер.
 
Нәкыйп-солдат Канадага эләгә. Газетадагы белдерүләр аша танышу кайдан килгән, дисәк, анысы да сугыштан соңгы елларда ук “ур” артында канат ярган икән. Нәкыйбебез Джоанна (Люция Хәмитова) атлы сазаган кыз белән таныша һәм гаилә дә кора. Гап-гади бер авылда, нәкъ татарча итеп, бәрәңгесен дә, балалар да үстереп, гомер кичерәләр. Тумышы белән Шотландиядән булган күршесе Самуэль (Минвәли Габдуллин) кереп әйткән хәбәр Нәкыйпнең бар күңелен, яшәешен актарып ташлый. Океан артындагы Союз җимерелгән, ил чикләре ачылган, “яңа” дәүләт читкә тибелгән ятим вә килмешәк бичараларын да кабул итә икән. Әлбәттә, Нәкыйп-солдат кырык ел гомер буена туган туфрагын бер дә сагынмыйча гына яшәмәгән инде. Анда – әле концлагерьда ук кузгалган чир. Ул әнисенә, сеңлесенә, туганнарына бүләк итәргә дип әллә ничә сәгать әзерләгән. Сәгатьләре дә бик хикмәтле. Билгеле бер вакыт арасы гына текелдиләр дә, аннары туктап калалар. Аларга җан кертү өчен янә Нәкыйп-килмешәкнең сихерле кулы кирәк.
 
Әсәр параллель уйларга этәрмичә калмый. Сәгать дигәне дә – коп-коры сәгать түгел. Сәгать – газиз авылларыбыз, газиз мәктәпләр, газиз телебез, безнең киләчәктер. Һәр тамашачы күз алдыннан туган ягы йөгереп узмый калмас. Хәтта әле Бөек Ватан сугышының усал җилләре дә газиз авылларны үтереп бетерә алмаган, Җиңү яулауга ирешкән һәр солдат, иң әүвәле, үзенең газиз нигезенә кайтып кергән. Ул чагында Татарстанның һәр районы 150 чамасы авылдан торган. Ә сугыш тавыш­лары тынып, 50-60 ел чамасы узуга ук, аларның яртысы корып беткән, юкка чыккан инде. Аларны сәгать урынына көйләп һәм кадерләп яшәтә белүче оста куллар кайда? Кем кайда килмешәк?..
 
Режиссер Фәрит Бикчәнтәевнең табышы сокландырды. Ул берничә эпизодик рольләрне бер үк артистлар кулына тапшырырга батырчылык иткән. Әүвәл артист Илнур Закировның – татар солдаты Хәйрулла, соңрак инде бер-бер артлы концлагерьдагы немец офицеры, совет әсире, кафедагы хәрби кеше рәвешендә сәхнәдә пәйда булуы сагайта да сыман. Ләкин аның рольләрдән-рольләргә күчеп, гел яңарып торуын, элеккеге образны ялгыш та кабатламавын күргәч, осталыгына сокланмыйча калу мөмкин түгел. Артист Айгөл Абашева да ике рольдә Нәкыйпнең ерак-ерак авылында калган газизләре булып күз алдына килә. Хәтта шул ук шотланд Самуэльне бер арада совет сержанты итеп күрү дә сәерсетми уза.
 
Джоанна ролен башкаручы Люция Хәмитова уенына аерым туктау лазем. Аның өлкәнәйгән “Җаным”га караганда яшь Джоанна булып уйнавы күбрәк сокландыр­ды. Гашыйк кызый ролен гаҗәеп шәп башкара. Күңелне “Люциягә яшьрәк чагында гашыйк парлар роле җитмәгән бит”, дигән уй да тырнап уза.
 
Ә Нәкыйпнең яшь чагын, егет вакытын башкарган Раил Шәмсуаров, гадәтенчә, үзенең эчкерсезлеге, гаҗәеп көләчлеге белән гашыйк итеп куя. Өлкәнәйгән Нәкыйп ролендәге Радик Бариев та нәкъ шушы татарга хас эчкерсезлек, үткерлек, тугрылык сыйфатлары белән җиңеп чыга сыман. Аның белән аерылышу да читен, киләчәк язмышы өчен ут йотасың. Иллә мәгәр гомер чиге бар бит. Ул кыр казларының “кыйгак-кыйгак” дигән сагышлы авазлары астында күз алдыннан китә. Күңелгә якынаеп өлгергән герой белән шулай фаҗигасез, күз яшьләрсез генә аера белгән режиссерга рәхмәт!
 
Афәрин, Сөмбел, афәрин, камаллылар!
 
чыганак: http://&nbsp;<a href=»http://madanizhomga.ru/tt/component/k2/item/2797-adashkan-kosh.html» rel=»nofollow»>http://madanizhomga.ru/tt/component/k2/item/2797-adashkan-kosh.html</a>

Сәхифә: Мәкаләләр

Әлегә фикерләр юк

Фикерегез

Эзләү


Язылу

Календарь

Ноябрь 2017
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
« Окт    
 12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930  

Рәсемнәр

akish pavich dsc01356_0 pled2 hare2-2 IMG_0137

Сандык