Албит » Мәкаләләр » Бездә мөһаҗирлек мәңгелек
19/10/2017

Бездә мөһаҗирлек мәңгелек

130220

автор: Гөлинә ГЫЙМАТОВА

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры­ның кече сәхнә­сен­дә яшь драматург Сөм­бел Гаффарова пьесасы буенча куелган “Килмешәк” спектакле бара. Аны, бу тема соңгарак калды, дип кабул итүчеләр дә, шул ук вакытта Фәрит Бик­чәнтәевнең соңгы вакыйгаларга карата кисәтүе дип әй­тү­челәр дә бар. Мин килме­шәк түгел, ди төп герой Нә­кыйп. Ә без үз җиребездә кемнәр?

Спектакль бер атуда ике куянга тидерүгә тиң. Галимә Ми­ләүшә Хәбетдинова әнә шулай ди. Аныңча, әлеге куелыш – җитди темага ачыктан-ачык сөйләшү һәм яңа исем ачу:
– Язмышыбыз кыл өстен­дә калган бер мәлдә Фәрит Бикчәнтәев тамашачыны татар һәм Идел-йорт язмышы турында сөйләшергә чакыра. Бу юлы ул мөһаҗирлек темасын пародия алымында ачкан. Мөгаен, моны ул әлеге тема күпкә китте дип әйтү­челәр булганга эшләгәндер. Әле генә “Ак калфагым тө­шердем кулдан” (Илдар Юзеев) спектакле чыкты, хәзер “Килмешәк”… Икенче яктан, режиссер гавамга әлегә штамп­лардан бик үк арынып җитмәгән яңа исемне танытты. Камал театры исә драматурглар һәм режиссерлар үс­терү җәһәтен­нән зур эш алып бара. Шушы гамәл бәрабә­ренә без бүген Илгиз Зәй­ниевне, Рүзәл Мө­хәм­мәт­шинны, Айгөл Әхмәт­галие­ва­ны, Нәфисә Исмәгый­лованы һәм башкаларны ачтык.

Бүгенге шартларда мө­һаҗирлек темасы күп була алмый. Театр белгече Нияз Игъламов әнә шулай уйлый:
– Бу – мәңгелек тема. Чөн­ки безнең үз дәүләтебез юк һәм четерекле шартларда яшибез. Шуңа күрә мөһаҗир­лек булган һәм булачак.
Ул Фәрит Бикчәнтәевнең спектакльгә күп көч салуын, кайбер сентименталь моментлардан качуын да әйтеп үтте. Режиссер мөһаҗирне мөһа­җир­лектә калдыра. Шунысы белән ышандыра да. Туксанынчы елларда Кытайдан Казанга күченеп кайткан бер­ничә татар гаиләсен генә барлыйк. Шагыйрь әтисе әманә­тен үтәп Казанга кайтып төп­ләнгән Зифа Табаева (аның бе­лән берлектә бер­ничә язма әзерләнгән иде) сүзләрен искә төшерик. “Мин монда татарлыкны эзләп кайттым, татар те­ленә сусынымны басасым килде. Ә нәрсә таптым? Татар теле юк, ватан юк, бөтен җирдә рус мохите”, – дигән иде ул. Сөм­бел Гаффарова да хаклы: мөһаҗирләр хыялындагы идеаль ватан бүген монда юк инде. Автор әлеге темага ничек алынуы турында болай сөйләде:
– Пьеса качаклар һәм халыклар миграциясе темасына багышланган Норвегия – Кытай – Россия проекты ни­гезендә язылды һәм без уку барышында мөһаҗирлекнең нинди зур колач алуы турында белдек. Кешеләр һаман күченәләр, кайсы чуалышлар аркасында, кайсы башка сәя­си хәлләргә бәйле рәвештә туктаусыз каядыр кача. Мин исә әлеге теманы үзебезнең гаиләнең үткәненә таянып ачарга булдым. Нәкыйп ба­бамның исемен дә үзгәрт­мәдем хәтта.
Сөмбел сугыштан соң чит илдә калганнар темасы со­ңарыбрак ачылган дип бәя­ләүләре белән килешмәвен белдерде:
– Дөрес, хәзер аралашу өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Әмма Ватанга кайту – ул әле бу якта калган туганыңны эзләп табу гына түгел, ул җаның белән шушы җиргә кайту дигән сүз.
Автор, форсаттан файдаланып, дөньяга татарны калку итеп танытасым килде, дип сөйләде. Чыннан да, Сөм­белнең герое Нәкыйп, горур татар, Жоаннаның исемен Җаныма әйләндерүче ир, чит илгә Сабан туен, го­реф-гадәт, йола күренешләрен, хәтта бакча тутырып бәрәңге чә­чүгә кадәр керткән кеше дә әле ул. “Бөтен татарга аң­ла­еш­лы йола, гореф-гадәт кү­ренешләрен кертү – ул яшь буынга без нинди кавем икән­лекне аңлату, искәртү дә. Икенчедән, үзебезне дөнья­га таныту. Интернациональ уку вакытында безгә бөтен дөньяга аңлаешлы һәм үз йөзе булган әсәр язу максаты куелды. Минем кытайларга да, норвегиялеләргә дә үзе­безне танытасы килде. Башкалар алай язмады бугай һәм шушы әсәр сайлап алынды. Укытучым италияле иде, әсәргә, бу – кызык, дигән бәя бирде. Яз айларында бу спектакль Кытайда күрсәтеләчәк, миңа аны чит ил кешесенең ничек кабул итүе дә кызык­лы. 
Сөмбел Гаффаровадан, Нәкыйп әйткән пәһлеван татарлар әле дә бармы, дип тә сорадык. Ул исә, аз булса да, бар һәм без алар артыннан ияреп китәрбез, дип җавап бирде. 
Спектакльдә Нәкыйп исем­ле солдат сугышта әсир­леккә төшә һәм ачлыктан сак­лап калган авылда­шының аны сатлыкҗан дип сатарга җыенуы турында белә. Конц­лагерьны совет гаскәрләре азат иткәч, ул нәселен саклау нияте белән Канадага күче­неп китә һәм гомер буе салам түбәле йортын, әнисен, сөй­гән кызын сагынып яши. Ватанга кайту мөмкинлеге тугач та, Нәкыйп кайта алмый, йөрәк өянәгеннән үлә. Режиссер ватан кайда дигән со­рауны ачык калдыра. Аңа исә һәркем үз каланчасыннан чыгып җавап бирә. Сүз уңаеннан, сәхнәдә шул миз­гелдә яшьлеген, шунда ук өлкән чагын уйнаган, оста әверелешкә ирешкән Люция Хәмитованы билгеләп үтми мөмкин түгел. Җыеп әйт­кән­дә, җәмгысы җиде кеше катнашкан спектакль беркемне дә битараф калдырмады. Тамашачы аны яхшы кабул итә һәм һәркем үз гаилә­се ри­ваятьләрен искә төшерә.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 154, 18.10.2017/)

чыганак: https://www.vatantat.ru/index.php?pg=2367

Сәхифә: Мәкаләләр

Әлегә фикерләр юк

Фикерегез

Эзләү


Язылу

Календарь

Ноябрь 2017
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
« Окт    
 12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930  

Рәсемнәр

dsc0138323 7 sl-6 paket mini1 s21

Сандык