Албит » Мәкаләләр » «Килмешәк»ме без?
19/10/2017

«Килмешәк»ме без?

de5b11b6e4f1d988f5af662646ccaaa9_L

автор: Алисә Сабирова, Рәмис Нәҗмиев фотосы

Узган ялларда Камал театрында язучы, журналист Сөмбел Гаффарованың «Килмешәк» пьесасының премьерасы булды. Театрның кече сәхнәсендә барган әсәрләр тирән фәлсәфәсе белән аерылып тора. Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, режиссер Фәрит Бикчәнтәев тә спектакль барышында тамашачы күңелендә хисләр өермәсе кузгата алды кебек.

Ә сәрдә татар халкы өчен шактый якын, инде классикага әйләнгән мөһәҗирләр темасы күтәрелгән. «Килмешәк»тәге Нәкыйп (Радик Бариев) образы узган сезонда куелган Илдар Юзеевның «Ак калфагым төшердем кулдан» әсәрендәге Жак (Илдус Әхмәтҗанов) персонажына охшаган. Ике автор да геройларын Төньяк Америка континентында сурәтләгән. Берсе АКШның – Лос Анджелес шәһәрендә, икенчесе Канаданың бер авылында яши. Икесе дә фашист әсирлеге корбаннары.

«Килмешәк»тә дә Икенче бөтендөнья сугышы вакытында фашист лагерена эләккән татар егете Нәкыйп сугыштан соң туган йортына кайта алмый. Кайтса, «нәселе корыячак». Ул вакытта тоткынлыкта булганнарны кызганып тормаганнар шул: Гитлер тозагыннан котылучыларның күбесе, «сатлыкҗан» тамгасы тагылып, Сталин төрмәләрендә черегән. Нәкыйп әле җитмәсә, әсирлектә дусларын үлемнән коткару өчен, фашистларга хезмәт иткән, сәгатьләр төзәткән. Аның инде туган йортына юлы мәңгегә ябык.

Тормыш җилләре егетне Канадага ташлый. Ул гаилә кора, ир-малай үстерә, инде оныгы да бар. Туган як дигән яра йөрәген тырмап-тырмап алса да, чит җирдә дә югалып калмый ул. Инде гомере бетте дигәндә генә, Нәкыйп кебекләргә туган якларына кайтырга рөхсәт итәләр, «тимер пәрдә» ачыла. Герой ике ут арасында кала: кайтыргамы, монда гына калыргамы? Кайтса, аны анда кем көтә?
Юк, гомеренең яртысыннан артыгын читтә уздырса да, кабул итеп бетерә алмый ул чит ил тормышын. Әнә бит Хеллоуин бәйрәмендә дә ул кабакны түгел, ә бәрәңгене өстен куйган.

Ишегалды тулы бәрәңге тәгәрәп ята. Туган җирен сагынып утырта ул аны. Татар кешесе, бигрәк тә авылда туып-үскән егет, ничек кадерләмәсен ди инде икенче икмәкне? Үзенә кирәк булмаса да, җир кысыр калмасын өчен генә булса да утырта. Хеллоуинны да күңеле кабул итми, аңа Сабантуй якын.
Ә хатыны Джоанна (Люция Хәмитова) (Нәкыйп аны Җаным дип йөри) ирен аңламый. Кая аңласын инде, ул бит Канадада туып-үскән, бу җир кешесе. Бер караганда, бер-берсенә бөтенләй охшамаган, бөтенләй ят кешеләр ничек кавышты икән, дип тә уйлап куясың. Спектакль барышында аларның яшьлек хатирәләре дә яңара. Бергә гомер итүләренә, уллары Гаррины тәрбияләп үстерүләренә дә карамастан, бу ике кеше бер-берсенә шулкадәр ят булып күренә.

Нәкыйп тәне белән Джоанна янында булса да, күңеле белән туган ягында, әнисе, сеңлесе Саймә, аны сугышка озатып калган сөйгән кызы Зәйтүнә белән яши кебек. Әнә бит оныгына да ул Зәйтүнә дип исем кушкан. Ә хатыны моны күрә, белә. Заманында чибәр, үткен булган кызның да сөйгәненең кочагында назланасы, «яратам» дигән сүзләрне ишетәсе килгәндер. Ә ул иренең мәхәббәтен ниндидер үткәндәге «өрәк»ләр белән бүлешергә мәҗбүр. Гомере буе китәр дип куркып яши. Менә хәзер дә картлык көнендә туган якларына омтыла. Җибәрә дә, үзе белән дә калдыра алмый. Ире кебек аның да җаны өзгәләнә. Нәкыйп аның өчен читлеккә бикләнгән кош кебек. Читлек булганда гына ул аның белән, иреккә чыкса, ташлап китәчәк. Һәм китте дә. Дөрес, чемоданнарын җыеп, самолетка утырып китмәде, җаны гына очып китте…

Спектакльдә без Татарстанның халык артистлары Радик Бариев белән Люция Хәмитованы бөтенләй үзгә образда күрәбез. Бер караганда, 70тән өстәге карт белән карчык ролен башкару өчен олы буын артистлары да бетмәгән, ләкин бу образлар нәкъ менә алар өчен яратылган диярсең. Люция Хәмитова сәхнәдә карт хатыннан шунда ук чырылдап торган яшь кызга әйләнә дә куя. Геройлар образга шулкадәр оста керә ки, болар бит берничә минут элек әби белән бабай иделәр, хәзер сәхнәдә сикереп йөриләр дип уйламыйсың да. Вакыт, киңлек агымы сизелми дә уза монда. Яшь Нәкыйп – Раил Шәмсуаров. Аның образы үзенә хас – хыялый, нечкә күңелле егет.

Ни өчен «Килмешәк» соң? Нәкыйп үзен гомере буе килмешәк итеп хис иткәнгә. Хәтта хатыны да, аның татар икәнен онытып: «аңламассың бу урысларны» (янәсе, Россиядән булгач, урыс) ди. Нәкыйп исә аңа каршы: «мин татар, оныттыңмыни?» – дип җавап кайтара. Әсирлектә дә татар – «тар-тар» (тәмуг уты) дигән тәңгәллекләрне инкарь итәргә тырыша ул. Гомер иткәндә дә әллә ничә тапкыр «килмешәк» дигән сүзне күтәрергә туры килә аңа. Ул – туган ягында үзен югалтып, монда үз-үзен тапмаган адашкан кеше.

Әлеге әсәрдә гасырлар дәвамында чит илләрдә генә түгел, үз илендә кыерсытылып яшәгән татар халкын күрдем. Әйтерсең бер герой мисалында автор бөтен милләт тормышын чагылдырган. Татар телен «кухняга» куып кертәләр, милли үзаң да үлеп бара. Балалар динен, телен, тарихын белмәгән «манкортка» әйләнә. Үз илендә килмешәк хәлендә калган милләткә әйләнәбез түгелме соң без?
Театр аз санлы милләтләрне бетерү сәясәте, милли мәктәпләрне юк итү, милләтебезнең аяныч хәле турында ачыктан-ачык әйтә алучы бердәнбер трибуна булып калды. Мәскәүдәге иҗади кысрыклауларны искә алсак, тиздән ул да бетереләчәк. Нәкыйпнең җаны кыр казлары белән туган ягына кайтып китте, илебез бетсә, безнең җан кая китәр?

чыганак: http://&nbsp;<a href=»http://shahrikazan.com/tt/2015-01-22-08-47-32/item/25086-kilmesh%D3%99kme-bez?.html» rel=»nofollow»>http://shahrikazan.com/tt/2015-01-22-08-47-32/item/25086-kilmeshәkme-bez?.html</a>

Сәхифә: Мәкаләләр

Әлегә фикерләр юк

Фикерегез

Эзләү


Язылу

Календарь

Ноябрь 2017
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
« Окт    
 12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930  

Рәсемнәр

leysan 2_1 dsc_1578_0 el3 dsc_0755 muensa

Сандык