Албит » Мәкаләләр » Кытайдагы биш эшем
29/06/2016

Кытайдагы биш эшем

wez7g4DfFqE

Ibsen International – 2010 елда Норвегиядә оештырылган компания. Аның төп максаты – сәнгать, мәдәният өлкәсендә халыкара мөнәсәбәтләр урнаштыру.

Кытайга барырмын дип уйламаган да идем. Хәтта хыялланганым да булмады. Хыял дигәне сине үзе эзләп таба икән. Былтыр Г. Камал театрыннан хәбәр килеп төште. «Драматурглар! Кытайда һәм башка илләрдә пьесаларыгызны сәхнәләштерү мөмкинлеге туды.

Берәр күренешне инглиз теленә тәрҗемә итеп, безгә җибәрегез. Арагыздан берегезне Кытайның өч шәһәрендә узачак өч мастер-класска чакырырлар. Бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз!» Өмет чаткысы, мин узмам инде, дигән пессимистик уйларны читкә тибәрде тибәрүен. Ә менә «бәлки?!» дигәне, котыртып, бу бәйге-дә катнаштырды. Гаҗәеп хәл! Норвеглар нәкъ минем пьесамны сайлап алды! Өметнең җиңүчеләр биюен күрсәгез! Алдагы елның нинди вакыйгаларга бай булачагыннан Өметнең хәбәре юк иде әле.

Кытайга барып, мастер-класста катнашу бәхетеннән эйфория гап-гади паника белән урыннарын алмашты да куйды. Беренчедән, гаилә белән барасы түгел. Икенчедән, Мәскәү аша берүземә очасы (монда иң мөһиме – … хәер, монда һәр сүз мөһим…)

Беренче күренеш – Пекин

«New text. New stage» – «Яңа текст. Яңа сәхнә» дип исемләнгән мастер-класслар беренче мәртәбә 2013 елда Пекинда узган икән. Ул вакытта аңа дүрт язучы чакырулы булып, ахыр чиктә, ике пьеса сәхнәгә куелырлык дип табылган. Берсе Кытайда, икенчесе – Кытайда һәм Норвегиядә. Ә бу юлы Россиядән Г. Камал театры партнер итеп чакырылган. (Башта ук шулай аңлатасы калгандыр, бәлки. – С. Г.)
тулысынча «Сөембикә» журналының июнь санында укый аласыз (яки бераз соңарак — монда ;))

 

Видео:

https://www.youtube.com/watch?v=2BSf3243Z1E

Сәхифә: Мәкаләләр

Әлегә фикерләр юк

Фикерегез

Эзләү


Язылу

Календарь

Декабрь 2017
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
« Ноя    
 123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031

Рәсемнәр

fin dsc01558 koz_0 banka kur6 s25

Сандык