Албит » Мәкаләләр » Мемуарларымның беренче өлеше – Әмирхан Еники
9/09/2011

Мемуарларымның беренче өлеше – Әмирхан Еники

Мемуарларымны шулай иртә яза башлармын дип уйламаган идем дә… …Хатирәләрне, яңарта-яңарта, фотоальбом битләрен кыштырдату шундый күңелле һәм күңел тибрәткеч икән… Үткәннәргә кайтып килим мин дә…

Ул көн – иң дулкынландыргыч көннәрнең берсе булды… (Юк, тукта, болай башламыйм әле… Болайрак…) Ул көнне гимназиямнең сәхнәсеннән төшәсе юк иде. Чәчәкле ваза белән бизәлгән өстәл артында укытучы сөйләгәнен тыңлап, әкиятләр инсценировкаларын, әзерләнгән чыгышларны карап, залдан бирелгән сорауларга җавап бирергә, классташ кызларым һәм аннары, бар мәктәп кызларының күз явын яулаган укытучы егет белән җырларга тиеш идем. (Һәрхәлдә сценарийда шулай язылды.) Яңа басылып чыккан әкиятләр китабы җыентыгын тәкъдим итү кичәсе булды бу.

Инде лирик чигенеш ясыйк. Рәсем сәнгате, музыка, әдәбият белән якыннан таныша башлаган еллар. Мин булсам, картинаны болайрак ясар идем, микрофонны миңа бирсәләр, тегеләйрәк җырлар идем – һәр эштә оста, бар нәрсәдән үзеңне хәбәрдар дип белгән, бар сорауга җавап белгән чаклар; (О-о, “чаклар”… чын мемуар сүзе дә кереп китте бугай…) юлларның кайсысын сайласаң да, һичшиксез, уңышка ирешерсең, дип ышанган еллар, үз эшләре осталарының кайберләрен генә (аларын да тыпырчына-тыпырчына, киреләнеп кенә инде) кабул иткән мәктәп еллары. Әдәби әсәрләр укыганда  исә… китап юллары арасына кереп китеп, фикер, мәгънә эзләүләр, тапкач, куанулар… Укытучы биргән акыл, буыннар зирәклегенә өйрәтүче китапларны укып чыгып, аңлаганыңны исбат итеп, зачет тапшырулар… Роман уку – зачет тапшыру, хикәя уку – инша язу… Ә бер моментта программа белән ярышу туктап калды… “Бер генә сәгатькә”, “Кем җырлады?” хикәяләренә укып чыккач булды бу… Шунда, укырга кызык булган китаплар арасында, җан белән һәм җан өчен укыла торганнары да бар икәне аңлашылды… Әмирхан Еники белән шулай таныштым. Язучы ага, хөрмәт ителгән шәхесләр арасына алынды. Иҗаты абсолют итеп алынды. Сэнсэй булып сайланган шәхес кеше буларак нинди икән? Сөйләшүе нинди? Танышасы иде аның белән… Шунысы кызык, уй материальләшә ул – очрашырга теләгән кеше белән язмыш үзе җаен табып, очраштыра. Әмма моның өчен нидер эшләргә туры килә – язмыш монысын да әзерләп куя. Тормышыма Әмирхан ага килеп керүе өчен, шәхсән миңа, әкиятләр язарга, гомумән, язарга кирәк булды…

Лирик чигенеш тәмам. Дулкынладыргыч көнгә кайтыйк. Презентациягә, олы башларын кече итеп, дәрәҗәле кешеләр килделәр. (Хәзер генә аңлыйсың аны шулай икәнен, яшүсмер вакытта – гадәти нәрсә итеп кабул ителә икән ул.) …Кунаклар арасында – Әмирхан ага Еники. Сәхнәгә менеп, кулымны үбүе – беркайчан онытылмас. Нәкъ шундый мизгелләрдә үсәсеңдер дә… Нәрсәләр әйтте? “Язарга өйрәнеп булмый, аның мәктәбе юк. Ул Ходай Тәгаләдән бирелә торган сәләт. Моны зур осталыкка әйләндерү үзе бик күп эш сорый… Мин 88 яшкә җитсәм дә, кайбер вакытларда ничегрәк язарга дип баш ватам. Кат-кат язылса да, кире кайтып төзәтеп куям. Бер киңәшем – иң кирәклесен генә яза белү, сүзеңне, кешенең хәтеренә кереп калырлык итеп әйтә белү, сүз белән оста эш итә белү…”, – дип миңа карап, теләкләрен дә әйтте.

Үзем өчен шуны ачтым: юлыңның берникадәр өлешен (берничә метр гына булсын ул) синең белән бергә Шәхес атлый икән, алга таба син адымыңны вакламаска – киң атларга тиеш. Юк икән – мәгънәсе югала.

Миңа ышануы өчен, үтеп барышлый гына, җиңел кагылып китүе белән үстереп җибәрүе өчен, Шәхескә рәхмәтлемен – Әмирхан ага Еникигә.

Сәхифә: Мәкаләләр

Әлегә фикерләр юк

Фикерегез

Эзләү


Язылу

Календарь

Январь 2020
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
« Дек    
 12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031  

Рәсемнәр

loza nkc2 ornament1 apple tp1 dsc_0751

Сандык