Албит » Мәкаләләр » Hello, Америка! [юлъязма]
24/08/2009

Hello, Америка! [юлъязма]

vmeste

Тәэсирләр ташкыны:
Highway – шәһәр эчендә зур тизлектә бару өчен махсус шоссе – АКШның символы. Конкурентыңны узу. Беренче булу. Тиз-тиз-тиз! Америка тормышы, халык менталитетының ачык мисалы ул. Юллары шәп. Бер юнәлешле генә. Рульдә йоклап китеп, кырыйга каера башласаң, юлның махсус өслеге зәһәр селкетеп сине уятачак. Аннан – чисталык. Ник берәү җиргә кәгазь кисәге ташласын. Ник берсе кулына сыра тотып барсын. Ә табигате… Түбәләре карга төренгән таулар, кызыл балчыклы чүлләр, төбе ялтырап күренгән күлләр, йөз илле яшьлек кактуслар… Җәмәгать, шушы урында мине туктатырга кирәк, чөнки бу эзлексез фикерләр тезмәсенең озынгарак китүе бар. Әлегә мәкаләнең эпиграфына килеп җиттек:

Илне онытылмас итеп ил үзе түгел, ә
кешеләр ясый. (Дустым Гүзәл)

Америка Кушма Штатлары буйлап сәяхәт итү белән беркемне дә шаккатырып булмый хәзер. Бу ил турында күп сөйлиләр, язалар. Хис-кичерешләрем, очраткан кешеләр белән әңгәмәләр аша алган тәҗрибәм минем өчен күпкә мөһимрәк. Шулар белән уртаклашыйм.

Юта штаты. Солт-Лейк Сити.
Кушма Штатларга дус кызыбыз Әнисә чакыруы буенча килдек. (Аспирантураны шунда тәмамлагач, эше дә табылды үзенә.) Аның туенда – бер төстәге күлмәкләр кигән, бертөрле чәчәк бәйләме тоткан дус кызлары без булачакбыз. (Тиңе – татар егете Ришат Урмеев белән алар балачактан ук таныш, чын-чынлап табышу исә башка материкка киткәч кенә насыйп булган икән!) Татарча-американча-русча узган мәҗлесне америкалы дуслар үзләренчә бәяләде: ун баллы шкала белән исәпләгәндә – унике баллык итеп!

Туй нәкъ Голливуд киноларындагыча узды. Башта репетициясе булды – кем кайчан чыга да, кая баса – буталырга һич ярамый! Туй көнендә исә… юк, юк, барысы да план буенча барды, аһа – чәч остасында тоткарланган кәләшне биш минут эчендә киендердек, ботаник бакчада узачак тантанага соңга калмас өчен машинаны коточкыч рәвештә кудык, Ришатның дусты – кияү егетенең юкка чыккан бик кирәкле бутоньеркасын эзләп таптык… Башлыйбыз дигәндә генә кияү егетләренең, барча туйларда шикелле үк, балдакларны машинада калдырганнары мәгълүм булды. Балдаклар кабын, ниһаять, китергәннән соң да тантананы башлап җибәреп булмады – егетләрнең балдакның икенче парын онытканнары беленде… Ахыр чиктә никахлашу тантанасы барыбер узды. Мәҗлес исә рус ресторанында дәвам итте. Хуҗалары… әрмәннәр иде.

svadba

күзәтү
Ресторанга барганчы яшьләр белән шәһәр әйләнәбез. Фотога төшү өчен көлешә-көлешә паркка кереп барабыз. Шунда күрәм – алдагы чатта язулы катыргы күтәргән сукбай басып тора. Иһ, яшьләрдән акча сорап, кәефне кырыр инде дип авыр сулап куйдым… Сукбай исә, безне күргәч, катыргысын артына яшерде…

«Ширбәт аен» яшьләр ике якның да әти-әниләре, туганнары һәм без дус кызлары белән бергә уздырырга булдылар. Туйдан соң һәммәбез җыелышып, таулар арасында, Көмеш күл дигән урында урнашкан бер йортка киттек.

менталитет
Юлда. Флера апа Урмеева (Индиана университеты профессоры) иренә: «Ринат, ник нервланасың? Әйе, алдагы машина бик әкрен бара. Тик син ситуацияне берничек тә үзгәртә алмыйсың бит. Килешәсеңме? Шулай булгач, борчылудан ни мәгънә?! »

Салкынча һавага чорналган йортлар, төбендә мул чирәм үскән, өстенә басма салынган күлгә карап торалар. Кияү-киленнең зу-ур гаиләсе белән тау урманын сискәндерәбез – июнь аенда кар көрте табып куандык!..
Йорт эчендә һәркем үзе теләгән нәрсә белән шөгыльләнә. Сиксән биш яшьлек Гөлбизәк апа Урмеева белән без менә бильярд төртергә булдык. Тиз арада гына: «О йес! Мин җиңдем!» – дип аваз салырга әзерләнәм. Гөлбизәк апа исә үз шарларын кертә-кертә, сөйләп китте: «Монда олы яшьтәгеләр өчен ел саен спорт ярышлары уздыралар. Берничә ел рәттән бильярдта, йөгерүдә беренчелекне яулыйм. Тик хикмәт медальләрдә түгел. Бу ярышларга төрле штатларда яшәүче яшьтәшләр килә. Танышу, аралашу, бергәләшеп вакытны күңелле уздыру өчен менә дигән чара бу!» Ул арада Гөлбизәк апа «икелене» лузага җибәрә. Өлкән буын – бар хисаплардан сызылган буын түгел монда. Беркөнне трассадан барганда, күрше машинага күз салсак… таң калдык… руль артындагы ханымның яше… э-э-э… йөз иллегә җиткәндер – шундый фикергә килдек… Ә ул һаман сафта! Һаман машина йөртә, эшләре белән каядыр ашыга. Урамда кая карама – физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, картлар. Алар өчен җайланган ишекләрдән керәләр, чыгалар, машиналарын махсус билгеләнгән урыннарга куялар (син үзеңнекен куеп кара анда – алга таба бу хатаны кабатламас дәрәҗәдә штраф язып бирерләр), ягъни тулы канлы тормыш белән яшиләр. «Йес!» – дип җиңүен билгеләп узды Гөлбизәк апа.
Белорусия кызы Тоня Урмеева (социаль хезмәткәр) белән сөйләшәбез: «Америкалыларның Россиягә булган мөнәсәбәтеме?.. Монда халык бик күп эшли. Шуның кадәр күп эшли, хәтта төшке ашны эш урынына китертеп, эшли-эшли генә ашамаса, коллегалары аңа кыек караш ташлар иделәр… Бар уйлары – эш, эш, эш… Аннан гаилә, балалар, түлисе кредитлар… Гади америкалының Россиягә карата ниндидер мөнәсәбәттә булырга, бу хакта уйланырга вакыты, гомумән, юк аның».

менталитет
Америкада демократия. Анда дин, сәясәт турында сүз кузгатмыйлар, чөнки әңгәмәдәшеңнең синең фикереңә капма-каршы фикердә булуы мөмкин. Һәм аның моңа хакы бар, әйткәнемчә, Америкада демократия!
Рәфкать Урмеев (Индиана штатында хатыны Наилә белән кибет тоталар): «Булган хәл турында сөйлим. Хайвэйда ике машина бәрелешә. Полиция килә, билгеле. Сораштыра башлый. Алдагы машинада баручы Россия туристлары белән арттан килүче америкалылар төртешкән икән. Америкалылар чаң суга: «Алар, кинәт кенә туктап, арт белән кире килә башладылар!» Полицейский карап-карап тора да, безнекеләргә борылып: «Сез китә аласыз. Ә боларның каннарында алкоголь бармы-юкмы икәнлеген тикшерәбез – тузга язмаганны сөйлиләр». Безнең туристлар тиз генә кузгалып, китеп тә бара, гәрчә гаеп нәкъ менә аларда була – кирәкле борылышны узып китеп, арт белән бар тизлектә кире чигенгәндә авария ясыйлар… Полицейский ватандашларына ышанмый, чөнки бу илдә мондый башка сыймаслык хәл – хайвэй буйлап артка бару – мөмкин тү-гел! Америкалылар өчен!»

Бәлки синең машина йөртү таныклыгың бөтенләй дә юктыр. Тик полицейский әфәнделәр: «Тукта, моның документы бар микән?» – дип машинаны туктата алмый. Моның өчен башта син юл канунын бозарга тиешсең.
Америка кешесе: «Полицейский күрми дип, юлда канун бозып була, әлбәттә. Әмма иң таләпчән полицейский – Аллаһы Тәгалә икәнен онытмаска кирәк».

Калифорния штаты. Сан-Франциско.
Алтын капка бугазы аша төзелгән «Алтын капка» – дөньяның иң таныла торган күпере. Зәп-зәңгәр су һәм зәп-зәңгәр күк арасына асып куелган кызыл күпер… гомер белән хушлашу өчен иң популяр урын да икән. Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, күпер төзелгәннән соң җитмеш ел эчендә, аннан якынча мең ике йөз кеше (әлеге санга мәетләре табылмаганнар керми) ташланганы билгеле. (Рәсми санау 1995 елда, үлүчеләр саны меңгә җиткәч туктатыла.) Махсус патруль ел саен күпер кырыеннан җитмешкә якын үләргә теләүчене сөйрәп төшерә, дип сөйлиләр. Баллы-ялтыравыклы Америкада да бар да ал-гөл түгел шул…

amerika Тын океан. Тынгысыз дулкыннар комлыкка бәрелә… Монда берни сөйләмим әле? Тып-тын калыйк. …Мәңгелек белән янәшә басып торганда үзеңнең барлыгыңа да шикләнә башлыйсың икән.

Аризона штаты. Феникс шәһәре. Фаренгейт буенча 95 градус.
Безне кунак иткән Ринат абый Урмеев: «Без яши торган бу районда, күрәсезме, бар йортлар да бер генә катлы. Ике катлы йорт итеп төзү, гомумән, тыелган. Нигәме? Тирә-яктагы табигатьнең матурлыгы күренсен өчен! Төнлә белән урамнарыбызда бик караңгы. Йорт янындагы утлар тәбәнәк баганаларга беркетелгән һәм аска каратылган. Сәбәбен беләсегез киләме? Башыгызны күтәрегез әле!..» Феникс өстендә учы белән чәчелгән йолдызларга үреләсең – алар шуның кадәр якын. Чүмеч йолдызлыгы гына башка якка борылган…

arizona Теннис кортында. Яшүсмерләр ярышы. Яшүсмерләрнең хисапны үзләре алып барганын күреп, мин: «Хөкемдарлар кайда соң? Бәхәсле ситуацияләрдә нишлиләр?» – дип сорыйм. Рөстәм Урмеев (теннис укытучысы): «Теннис – аристократик уен. Укучыларым тормышны теннис аша танып белергә өйрәнә. Иң мөһиме, гаделлек. Үз алдыңда гадел булу барысыннан да авыр», – дип елмая һәм өстәп куя: «Сездәге теннис мәктәбе – көчле мәктәп. Техникалары яхшы. Әмма психологик яктан теннисчыларыгыз бик көчсез – стресска җиңел бирешә. Гәрчә теннистагы төп максатларның берсе – шәхесеңне тәрбияләү».
Saloon. Агач урындыклар, агач өстәлләр, «тере» музыка. Салун эчендәге ковбойлар (күбесе өлкән яшьтәге абзыйлар) эшләпәдән, шпоралы итекләрдән. Озын итәкле партнершалары белән кантри бииләр. Җомга-шимбә кичләрен шулай уздыралар биредә.
Гранд-Каньон. Фаренгейт буенча 100 градус…
Колорадо яссылыгында урнашкан Гранд-Каньон – дөньядагы иң тирән каньоннарның берсе. Тирәсендә – бихисап халык. Барысы да кызгылт упкынга текәлгән. Ә мин күккә карыйм – упкын өстендә ул тагын да зәңгәррәк, тагын да төпсезрәк… «Алыгыз! Бәхетле булыгыз!» – бер япон хатыны миңа кәгазь торна суза. «Аригато!” – япон телендә җавап кайтарам. «Рәхмәт» – күккә карап күз кысам.

amerika2 Невада штаты. Лас-Вегас. Фаренгейт буенча 110 градус!
Рулетка яныннан узып китеп (Паспорт тагын номерда онытылып калган! Сиңа егерме бер яшь тулганны раслаучы документың кесәдә булмаса, монда клубка да кертмиләр, эчемлек тә сатмыйлар, казинода да уйнатмыйлар), «Татарга хәрам килешмәс инде», дип уфтанып, уен автоматына якынлаштым – бер долларымны суырып кына алды. Өч «җиделек» чыкмады чыкмавын, алай да күңелем булды. Лас-Вегаста булып та, бер тапкыр да казинода уйнамасам, кайткач нәрсә сөйләр идем?! Зур бурыч үтәлгәндәй хис итеп, шәһәр гизәргә киттек. Яңа сауган сөт сыман төнге һава эчендә атлыйбыз. Кай тарафка карама – утлар-утлар-утлар, казино-казино-казино… Әмма кеше могҗиза дәрәҗәсенә җиткереп төзегән биналар никадәр оригиналь конструкцияле булмасын, алар барыбер табигать могҗизалары дәрәҗәсендә сокландырмый…
Солт-Лейк Ситида соңгы атна калып барганда безне инженер, гитарачы, җырчы Кеньон Деннинг исемле Америка егете белән таныштырдылар. Ул безне сәгать иртәнге биштә торгызып, тагын бер табигать могҗизасын карарга алып китте.

no images were found


Юлда. Кеньонга татар җырларын тыңлатып барабыз. Араларында халык көйләре, эстрада, альтернатив юнәлешле җырлар да бар. Берникадәр вакыттан соң яңа дустыбыз үзалдына әйткәндәй әйтеп куйды: «Ничә җыр тыңладык – барысының да көе минор ачкычта язылган. Юкка түгел бу. Сагышлы халык сез…”
Таш аркалар. Фаренгейт буенча 200 градустыр, билләһи!
«Аркалар» милли паркы борынгы диңгезнең тозлы төбендә урнашкан. Тоз өстендәге катлам-катлам булып яткан утырма токымнар үз авырлыклары астында кыяларга әверелгән. Барлык аркалар да диярлек алсу комташтан, очындагы каты токымга тимичә, уртадагы йомшак токымны гына җимерүче эрозия нәтиҗәсендә формалашкан. Һәр арканың үз исеме бар – «Тәрәзәләр», «Пейзаж арка», «Куш арка», «Бухта аркасы»… Башны өскә күтәреп кенә карап йөрисе. Әнә биек пьедесталның очында шар формасындагы таш өстән китереп куелган гына сыман тора. Исемен нихәлләр белеп кушканнар – «Тигезлекне саклаучы таш». Җил исәр дә, нәкъ без хозурланып торган мәлдә, таш тигезлеген югалтыр дигән уртак шик туу сәбәпле, сер бирмичә генә алга таба атлап китәбез.
Юта штатының символы (ул хәтта машина номеры сугылган тактада да сурәтләнгән) «Нәфис аркага» җәяү барасы. Аннан кайтып килүчеләр бәхетле елмаеп, безгә сәлам бирә. Өч миля тирәсе барасы икән!.. Челләдә… Суларга да авыр. «Татар бирешми ул!»” – дип, өскә таба атлап китәбез. Озак атлыйбыз. «Нәфис арка» кинәт кенә кыя артыннан килеп чыга. Упкын янында урнашкан арканың янына барып утырабыз. Тирә-якта әфлисун, кызгылт төсләр – үзеңне башка планетада кебек хис итәсең, мәсәлән, Марста дип. Җилгә кушылып челлә зеңгелдәп тора. Рәхәт…
Эссе… Ашыга-ашыга кондиционерлы машинабыз янына төшәбез. Каршыга очраган менеп кенә баручыларга бәхетле елмаеп сәлам бирәбез.
Кеньон безне дөньядагы иң зур Бакыр руднигына алып китте. Зур-зур машиналарның ничек итеп эшләвен махсус урыннан карап торасың, көпчәкләре – бездән өч тапкыр биектер. Янәшәдә генә – музей. Биредә әлеге рудникка, гомумән, Америка тарихына караган мәгълүматларны алып була. Америка халкы үз иле белән горурлансын өчен бар да уйланылган монда.

Кеньон: «Илемә, шәһәремә, фикерләремә күнегеп беткәнмен икән… Хәзер бар нәрсәгә дә сезнең күзләр белән – яңалыкка караган кебек карыйм. Миңа нәкъ менә бу кирәк булган икән…»


Очкычыбыз җирдән күтәрелергә берничә сәгать кенә калды. Өчәү тау башында, күккә карап утырабыз. Төрле телләрдә сөйләшәбез, төрле мохиттә җитлеккәнбез, баш өстебездәге йолдызларга кадәр башкача сибелгән, әмма фикерләребез, теләкләребез, ачынулабыз исә барыбер охшаш икән. Америкадан китү түгел, тиз арада күңелләребезне яулаган кешеләрдән китү булды бу…
Океан кичеп, зур араларны үтеп башка кыйтгаларга бер юл яргач, үзеңне Җир шарының ирекле гражданины итеп тоясың. Дөнья матур, дөнья киң!

Сәхифә: Мәкаләләр    Тамгалар:

3 комментария

  • Demetr— 03.09.2009 22:46

    нормально так. Забросила сайт совсем

    Reply

  • Sombel— 06.09.2009 18:01

    Рәхмәт! кергәлә шулай!

    Reply

  • Rimma— 11.09.2009 22:41

    кызык!
    Теге егетнен монлы халык икэнсез дигэн сузлэре хэтердэ калды.

    Reply

Фикерегез

Эзләү


Язылу

Календарь

Октябрь 2017
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
« Сен    
 1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031  

Рәсемнәр

coffee20 koz sl-16 sl-21 ej3 IMG_0195

Сандык