Албит » Мәкаләләр » Камал театрының сезон премьералары – Нәкый Исәнбәттән Сөмбел Гаффаровага кадәр
27/09/2017

Камал театрының сезон премьералары – Нәкый Исәнбәттән Сөмбел Гаффаровага кадәр

36-53

Камал театры быелгы 112 нче сезонда биш спектакль чыгара. Алар арасында классикадан башлап, яшь авторның махсус язылган беренче пьесасына кадәр бар. Бүген – сезон ачылыр алдыннан — Камал театры җитәкчелеге журналистларга үзенең яңа спектакльләре хакында сөйләде.

Театрда уздырылган матбугат конференциясендә театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, театр директоры Илфир Якупов һәм театр режиссеры, драматург Илгиз Зәйниев катнашты.

Премьераларның беренчесе 14, 15, 17 сентябрь көнне Кече сәхнәдә тәкъдим ителә. “Килмешәк” – Норвегия-Кытай-Россиянең уртак проекты нигезендә язылган пьеса. Авторы – Сөмбел Гаффарова. Әлеге проект шартлары буенча, театр бу пьеса нигезендә куелган спектакль белән Кытайда фестивальдә катнашачак. Пьеса проектта тәкъдим ителгән миграция темасына язылган. Спектакльне Фәрит Бикчәнтәев үзе куя. Төп рольләрдә – үткән сезонда гына Татарстанның халык артисты исеменә лаек булган Радик Бариев һәм быел юбилеен билгеләп үтәчәк Татарстанның халык артисты Люция Хәмитова. Фәрит Бикчәнтәев Сөмбел Гаффарованың язучы кызы булуын искәртеп узды, пьесаны сәхнәләштергәндә, автор белән килешеп, үзгәрешләр кертелүен әйтте.

Журналистлар Фәрит Бикчәнтәевнең миграция темасына мөнәсәбәте белән дә кызыксынды, чөнки бу темага шушы арада гына режиссер икенче мәртәбә мөрәҗәгать итә. Үткән сезон азагында гына чыккан һәм уңышлы барган “Ак калфагым төшердем кулдан” спектакле дә (Илдар Юзеев пьесасы) читтәге татарлар темасын яктырта.

Фәрит Бикчәнтәев декабрь аенда Аяз Гыйләҗевнең “Әтәч менгән читәнгә” повесте буенча яңа спектакль чыгара.

Февраль аенда Фәрит Бикчәнтәев Зөлфәт Хәкимнең “Килә ява, килә ява” спектаклен яңартачак.

Бу сезонда театр режиссеры Илгиз Зәйниев Нәкый Исәнбәтнең “Миркәй белән Айсылу”ын чыгара. Премьера ноябрь аена – Марсель Сәлимҗановның туган көненә планлаштырылган. Илгиз үзенең Нәкый Исәнбәтне яратуын, аны “татар Шекспиры” дип санавын, пьесаны кую өчен шактый кыскартырга туры килүен әйтте. Төп рольләрдә – Эмиль Талипов белән Ләйсән Фәйзуллиналар. “Төп рольләрне уйнаучылар мәсьәләсендә икеләнүләр булмады. Бәлки труппада бу артистлар булмаса, спектакль куелмаган да булыр иде”, — диде ул.

Искәртеп узабыз, бу сезонда Илгиз тарафыннан куелган ике спектакль репертуардан төшеп калды. Болар – Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябануы”, Шекспирның “Ричард III»е. Балалар өчен куелган “Кечтүкле уен” спектакле дә репертуардан алынды. Шулай ук бу сезонда Туфан Миңнуллинның “Мулла” һәм “Авыл эте Акбай” спектакльләре дә репертуардан төште.

Яңа сезонның бишенче премьерасы – театрга яңа кайткан яшь режиссер Айдар Җаббаровның Гаяз Исхакый әсәрләре буенча куелган “Тормышмы бу?” спектакле.

Камал театрының 112нче сезоны 6 октябрьдә Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәле»е белән ачыла.
 

чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Сәхифә: Мәкаләләр    Тамгалар:

Әлегә фикерләр юк

Фикерегез

Эзләү


Язылу

Календарь

Ноябрь 2017
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
« Окт    
 12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930  

Рәсемнәр

01 mr-kofe_ _9 sl-11 kur6 dsc_0721

Сандык