1271
 
 
Бүген Казанның элеккеге матбугат йорты, хәзер “Ногай” кунакханә комплексының “Тукай” конференц-залында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган прозаик, драматург Әхәт Гаффар белән очрашу булып узды.
 
Очрашуда Татарстан китап нәшриятының генераль директорының беренче урынбасары Айдар Гыймадиев, әдәбият галиме, тәнкыйтьче Тәлгат Галиуллин, халык шагыйре Равил Фәйзуллин, Әхәт Гаффарның кызы Сөмбел Гаффарова, Татарстан китап нәшрияты мөхәррирләре һәм язучылар  катнашты.
 
“Язучы һәрвакыт фәкать үзе турында гына яза ул, — ди Әхәт Гаффар. – Геройларының исемнәре теләсә нинди булсын, барыбер һәр образда үзе чагылыш таба. Мөмкин кадәр дөньяны үзгәртергә тырышып карыйбыз. Озак еллар язган әсәрләрем тупланып, 4 томлык итеп чыга алуы язучы өчен зур бәхет инде ул”. Язучы Әхәт Гаффар томлыкларны дөньяга чыгаруда өлеш керткән кешеләргә олы рәхмәтен җиткерде.

Тулысы белән укырга

Сәхифә: Әхәт Гаффар

Абдулла Алиш премиясенә дәгъвә иттек. Эшләребез уптым илаһи идарә карарына җибәрелде. Алай да, арабыздан иң күп тавыш җыючы әти булды! Котлыйм!

Сәхифә: Әхәт Гаффар

Төш вакыты иде.

Рәсүл янына сулуы капкан Юныс килеп керде.

– Әй малай, Рәсүл, кичә түбән оч Каюмнар Кәрәкә күленә балыкка барганнар. Ике чиләк балык тотканнар. Әле генә мин шуннан туры сиңа чаптым.

– Кит аннан! Ялганлыйсыңмы?

– Ялганлады ди! Ышанмасаң барып кара.

– Ышандым да ди…

– Без Каюмнан кимме әллә? – диде Юныс. – Икебезнең дә җәтмә бар. Бүген үк барабыз, хәзер үк.
Тулысы белән укырга

Сәхифә: Әхәт Гаффар    Тамгалар:

Хатлар йортыннан зур бүләк:

«Әдәби-мотивацион серия! Ул дүрт ачык хаттан тора. Әхәт Гаффар, Гадел Кутуй, Илдар Юзеев, Туфан Миңнуллин сүзләре һәм артында шул сүзләргә бәйле, күңелләрне көрләтеп җибәрердәй сүзләр!»

Сәхифә: Әхәт Гаффар

Эзләү


Язылу

Календарь

Сентябрь 2018
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
« Июн    
 12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930

Рәсемнәр

reseda _8 t5 t3 ej9 z3

Сандык