583_big_osn«Ял итәргә икәү генә барыйк инде! Баланы әби-бабасына илтсәк була бит», — дип күндердем иремне. Шулай итеп, өч яше тулмаган сабыебыз яраткан әби-бабай кочагында калды, ә без кояшлы Италиягә юл тоттык.

Казаннан туп-туры Римини шәһәренә очтык. Италиягә бару турында ничек кенә хыялланмадым мин, әмма менә хәзер бу илнең туфрагына аяк басуыма ышана да алмый торам… Җәйге челләне яратмаганга көзне сайладык – пляжда аунамыйча, мөмкин кадәр күбрәк йөрергә иде исәп.

Римини

Римини – Әдрән диңгез буендагы туристлар шәһәре. (Отельгә дүрт йолдызның ни сәбәпле бирелгәнен аңламадык. Чагыштыру өчен: Төркиядә шул ук отельләр күпкә матуррак һәм уңайлырак.) Отельләр тирәсен­дәге кибет сатучылары инглизчә сөйләшә, итальянча тел сындырып торасы юк. Өстәвенә, сатучылар­ның күбесе йә урысча сукалый, йә алар ватандашларыбыз ук булып чыга. Монда килгәнче өч атна буена итальян телен юкка гына өйрәнеп утырдым микәнни?! Ипилек-тозлык өйрәнә алдыммы-юкмы, итальяннарга туган телләрендә эндәшүем була, йөрәкләренә бәлзәм ягылгандай, авызлары ерылып, карашлары җылынып китә иде.
Тулысы белән укырга

Сәхифә: Мәкаләләр
XXI гасырдан бер караш

«Чиксез галәмдә хәрәкәт иткәндә дә күпмедер вакыт узгач үткән ноктага кире кайта алабыз, үткән вакыт аралыгына гына кайтып булмый», — ди галимнәр.
Ә кайтып киләсе килә… Әүвәле елларда бөтен ил патшалар шәһәре — Петербургны күзәтеп яшәгән. Башкалада бөек галимнәрнең, дәүләт эшлеклеләренең тормышы узган, әдәбият, музыка, архитектура, рәссам сәнгате җәүһәрләре туган…

Хәзер исә кичә генә сатып алынган кесә телефоны бүгенгә «искерә»… Технологик ачышлар, галәмгә очу, ген инженериясе заманында яшибез — җиһазлар яңартыла, камилләшә, алар белән без дә үзгәрәбез… Безнең ачышларга кадәр ничек яшәдең син, XIX йөз ахыры — XX йөз башы хатын-кызы?.. Синең белән безнең арада  вакыт упкыны…

_01Санкт-Петербургтагы Петропавел кальгасының Комендант йортында урнашкан музей залларын йөреп чыктым. Россиянең төньяк башкаласы тарихына багышланган Дәүләт музее бу. Экспозицияләрдә XIX гасыр  ахы­ры — XX гасыр башы ачышлары, яңарышлары заманында яшәгән шәһәр халкының көнкүреш әйберләре тәкъдим ителгән. һәрбер әйбернең үз тарихы, һәр әйбердә хуҗасы язмышы… Бик күптән булган хәлләр, күптәнге гомерләр, шатлыклар-кайгылар…

Соңгы елларны «Hand made» — үз кулларың белән иҗат иткән бизәнү әйберләре, кием, өйгә кирәкле вак-төяк — моданың иң югары ноктасында тора! Ул югары ноктага менәргә безне телевидение тапшырулары, интернеттагы сайтлар, журнал сәхифәләре өйрәтә…
Тулысы белән укырга

Сәхифә: Мәкаләләр    Тамгалар:

a1Кер юу машинасының бөтен функцияләрен аңлап бетерә алмасам да, машина кадәр машина йөртергә өйрәнү курсларына язылырга булдым әле. Элек шофер янәшәсендә утырганда, хыялдагы тормоз тәбәлдерегенә (педальне шулай диим әле, үзебезчә — татарча булсын!) басып бара идем. Хәзер исә мин яңа бер халәткә күчәчәкмен — тәбәлдерекләре чын булган дөньяга!
Машиналы дусларның һәрберсе «шатландырырга» ашыкты: «Инструкторның синең кебекләр белән нервлары таушалган, хатаң саен кычкырачак — моңа әзер бул». Һе, мин акча түләп торачакмын — ә миңа кычкырып торачаклар… Их… Иртәгесе көн якынайган саен ныграк куркуга төшә башладым…

Беренче-икенче дәресләр
Автодромдагы «Ока»га кереп утырдым. Инструкторның исеме Артем икән, әллә миннән дә яшьрәк шунда…
— Инструкторлар укучыларга кычкыралар, дип әйттеләр… Сез миңа кычкырачаксызмы? — дип, япь-яшь укытучымның күзләренә текәлдем.
— Ю-ук, сез нәрсә?! — диде ул аптырап һәм двигатель, тосол, ераклык утлары турында сөйләп китте. Боларның нәрсә икәнен, нәрсә өчен кирәклеген һәм, иң мөһиме, кайда урнашканнарын (!) истә калдырып барасыма әллә чын күңеленнән ышана инде шунда…
Инструктор кузгалып китәргә өйрәтте. Мин тыңлаган булдым… Тоташтыргычка (сцепление) басасы, аннары ычкындыра башлыйсы… Кыскасы, озакламый мин, инструктор боерыкларын үти-үти, кузгалып та киттем! Беренче тапкыр! Менә ул яңа халәт! Тимер тартманы буйсындыра башлау халәте! Туктагач, яңадан кузгала башладым џәм мотор сүнде дә… Машинаны яңадан кабызырга туры килде.

Тулысы белән укырга

Сәхифә: Мәкаләләр    Тамгалар: ,

alq2

«Алканат» төркеме үзенең альбомын озак көттерде. Тыңлап чыккач, шуны аңлыйсың, төркем һәр җырын ювелирларча шомарткан икән. Биредә һәр музыкаль юл уйланылган, әле һәр юлның берничә варианты булганына ышанам – шулардан да сайлаганнардыр әле! Альбомның һәр җырын тыңлап узыйк әле — һәр җыр турында кыскача әйтеп узасы килә.

Альбомны ачып җибәргән «Ал канат» композициясе төркемнең визит карточкасына әверелгән. Җырга яңа сулыш өрелгәң — скрипка ярсуы, Артур Исламов тавышын яңача борып җибәрүләре, Рушан Шәйбәковның искиткеч бэк-вокалы – барысы да фанатлары ятлап бетергән җырны яңадан ачып җибәрә.

«Язмыш» җыры – зур сюрприз булды. Аны Салават абый Фәтхетдинов җырлый! Текст авторы Илназ Гәрәев язмыш турында уйлана. Гади тема — һәрберебез моның хакта уйлана. Әмма Илназ фәлсәфилеккә бармак белән төртмичә, сурәтләр таба алды – иске фотографиядәге яшь әнисе янында басып торган малай елмаюы. Бу сурәт шәхсән минем йөрәгемне кысты – барыбызның андый фотоларыбыз бар. Татарның баяны, курае гына түгел, электрогитара ярсуы да сызландыра ала икән! Салават абый, юк вакытын бар итеп, әлеге проектка рәхәтләнеп кушылгандыр. Җыр ахырында Салават Фәтхетдиновның тыныч, моңсу тавышына Артурның дәрте, әле язмышның ни икәнен аңлап бетермәгәнлеге кушыла. Бу ике төрле темперамент җырга мәгънә өсти генә. Елмайтты – композициядә «Алканат»ның башка җырыннан цитата да бар.
Тулысы белән укырга

Сәхифә: Мәкаләләр

Эзләү


Язылу

Календарь

Октябрь 2017
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
« Сен    
 1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031  

Рәсемнәр

kuyan key2 cherries terki dsc_0755 muensa

Сандык