Әлеге мәкалә моннан берничә ел элек «Сөембикә» журналының Тукайның 120 еллыгына багышланган санында (2006, №4) басылып чыккан иде. Әнием аны архив китапларында Габдулла Тукайны туган йорты — Гарифулла хәзрәт йортының фотосын табып алгач яза.

tukay-yadkere1_0 tukay-yadkere2_0

 

 

Грамота

15/04/2013

Әнинең архивыннан танылган шәхесләр сурәте төшерелгән грамота.

yuldiz1Әлеге хезмәт XX йөз башы татар халкынын милли, мәдәни, иҗтимагый тормышында тирән эз калдырган мөгаллим-галим, яна төр дәреслекләр авторы, «Йолдыз» газетасы мөхәррире, журналист, җәмәгать эшлеклесе Әхмәдһади Низаметдин улы Максуди эшчәнлеге турында.

Китап татар халкы тарихы белән кызыксынучыларга тәкъдим ителә.

ЭЧТӘЛЕК

КЕРЕШ

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

Әхмәдһади Максудиның XIX йөз ахыры – XX йөз башы татар мәгарифе өлкәсендәге эшчәнлеге

1. Җәдитчелек хәрәкәте һәм Әхмәдһади Максудиның, шул хәрәкәтне башлап җибәрүчеләрнең берсе буларак, эшчәнлеге
2. Әхмәдһади Максудиның дөньяви, дини фәннәр буенча язган дәреслекләре һәм аларның милли уку-укыту системасында тоткан урыны һәм әһәмияте
Тулысы белән укырга

«Милләт образауный кешеләргә һәм милләт файдасын
һәртөрле шәхси мәнафигыннан өстә тота торган,
милләт файдасын күз өстендә кашы дәрәҗәсендә
гаҗиз тота торган милләт арысланнарына мохтаҗ».
Г. Тукай.

ХХ йөз башы татар дөньясында татар милли мәгарифен яңача үзгәртеп коруга, дини эшләрен реформалаштыруга, вакытлы татар матбугатын барлыкка китерүгә, гомумән, шулар аша халыкның милли аңын үстереп, милли горурлыгын уятып, татар халкының югалткан дәүләтчелеген торгызуга омтылган милли хәрәкәт барлыкка килә. Татар халкының мәдәни, милли, сәяси тормышында зур роль уйнаган милли хәрәкәт лидерлары, идеологлары, милли хәрәкәт эшлеклеләре арасында үзенең бар гомерен татар халкына, мөселман халыкларына хезмәт итүгә багышлаган Садри Максуди да бар. Садри Максуди — татар милли хәрәкәтенең төп идеологларының берсе буларак, үзенең белеме, сәяси кыйбласы, Русия сәясәтендә тоткан урыны һәм эшләгән эшләре белән милли хәрәкәттә башкалардан шактый аерылып торган шәхес. Шулай ук ул татар халкы тарихында Эчке Русия һәм себер төрек—татарларының Милли—мәдәни мохтарияте рәисе буларак, ягьни хәзергечә әйткәндә, призеденты буларак та кереп калса, Төркия Республикасы тарихына исә олуг галим, Төркия Бөек Милләт мәжлесенең өч чакырылыш Милләт вәкиле, Төркия президенты Мостафа Кемалның Киңәшчесе һәм 1954 елда президентлыкка кандидат буларак ( кандидатурасын ул үзе ала) кереп калган шәхес тә әле. Мондый биеклеккә 1918 елдан соң Россиядән эмиграциягә киткән бер генә танылган сәясәтче дә ирешә алмаган. Бер шәхеснең — сәясәтченең ике илдә— ике дәүләттә президентлыкка сайлануы ХХ гасыр тарихында уникаль очрак.
Тулысы белән укырга

Эзләү


Язылу

Календарь

Октябрь 2017
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
« Сен    
 1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031  

Рәсемнәр

pesi ujin-doma-sista-i-ya loza balls  dsc_0721

Сандык