Суфиянең краватына ярарлык япма бәйләдем& Бу — икенче пледны — башкачарак бәйләдем. Артык озын булмады бу юлы. Миңа бик ошый инде! Суфиягә дә балачак хатирәсе булып калыр, иншаллах.
Ә! Өч ай тирәсе бәйләдем.
DSC_0717

DSC_0723

Сәхифә: Кул эшләрем

kuyan

 

Әле генә бәйләп-тегеп-чигеп бетердем Куянны! Озак эшләнде — вак-вак адымнар ясала-ясала менә шундый нәтиҗәгә килдем. Иртән Суфия күргәч, ни дияр микән? 🙂

Сәхифә: Кул эшләрем

pled

Әлеге пледны Интернетта күрүгә гашыйк булдым. Бик озак итеп схемасын эзләдем һәм таптым!

Базарда ярым йон җебен алып бәйләдем. Схеманы үземчә укыдым — нәтиҗәдә, плед ике мәртәбә озынрак килеп чыкты! Их! 🙁 Барыбер матур килеп чыкты ул — алучысы табылды. Мин исә шундый ук төстән яңадан плед бәйлим (җебе генә җитми — базарда да беткән :))) нишлисе булыр!), схемасын ∆орес укыйм хәзер, плед озын килеп чыкмас. Суфияне җылытырга, матурлатырга, фантазиясен эшләтергә — менә дигән япма!

Сәхифә: Кул эшләрем    Тамгалар:

busy1
busy2
busy3

Яңа ел каникулында вакыт табылып бәйләп утырдым — нәтиҗәдә, менә мондый муенсалар иҗат ителде — кечкенә кызларга ошар дип уйлыйм:)

Сәхифә: Кул эшләрем

Эзләү


Язылу

Календарь

Декабрь 2018
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
« Ноя    
 12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31  

Рәсемнәр

belezek dsc01386 panda view1 s10 z7

Сандык