Дуслар!

«Соембикә» журналы сайтына рәхим итегез!

http://syuyumbike.ru

S9I_eIWQSRs

Сәхифә: Китапханә

ИЮЛЬдә укылган әсәрләр
1. «Наташина мечта» (пьеса), Ярослава Пулинович
2. «Бесконечный апрель» (пьеса), Ярослава Пулинович
3. «Учитель химии» (рассказ-пьеса), Ярослава Пулинович
4. «Золотая девочка» (рассказ), Ярослава Пулинович
5. «Квадратный бублик» (сказка), Галина Бобошко
6. «Мойщики» (пьеса), Ярослава Пулинович, Павел Казанцев
7. «Грамматика фантазии», Джанни Родари

«Казан утлары», №4
«Ялкын», №6

Сәхифә: Китапханә

dsc_0686

«Алиса в стране чудес» — бу китап балачагымнан күңелемне яулап, хәзергә тикле җибәрми.
«1984» — хәзер мин «Большой брат» гыйбарәсе каян алынганлыгые беләм. Коточкыч тормыш турында сөйли бу роман. Һәркем укырга тиеш дип саныйм.
«Охота на овец» — Луиза Янсуар укырга киңәш итте. Бик тәмле китап. Атмосфера. Язу осталыгы! Япон телендә болай язу мөмкин микән, дип икеләндем. Бәлки, русчага тәрҗемәсе генә шундый шәптер?

Сәхифә: Китапханә

giynvar
1. «Милый друг» Ги де Мопассан. Кызыксынып укыдым. Бик «уютный» китап. «Госпожа Бовари»га охшаш, динамиграк кына.
2. Мөдәррис Әгълам шигырь җыентыгы. Укыганда гел Мөдәррис абый күз алдына килде. Хәзер шигырьләр башкачарак кабул ителә — шагыйрь синең алдан яланйөрәк басып тора. Шагыйрь булыр өчен кыюлык кирәк…
3. Рафаэль Мостафинның «Силуэты» китабын укый башладым. Татар халкының бөек уллары турындагы китап — язмышлары турында сөйләнә. Җамал Вәлидидә туктадым — бик авыр. Сталин чоры тасвирлана, гаделсезлекләр, җанварлык чоры турында сөйләнә башладымы — йөрәккә нык бәрә — берничә көн тынычлана алмыйм — сыкрата. Китепаны укып бетерә алмадым. Алайса депрессиягә бирелер идем…
4. «Сөембикә» журналының юбилей саны! Ох! Бик кызыксынып укыдым! Бик яхшы, яратылып иҗатителгән сан.
5. Е. Комаровскийның бу китабын көн дә актарам — сеңдерә барам.

Сәхифә: Китапханә

Эзләү


Язылу

Календарь

Сентябрь 2018
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
« Июн    
 12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930

Рәсемнәр

flag shapka sumka-zenger tukay-yadkere2 sl-9 dsc_0721

Сандык