dsc_0723
Зөлфәт шигырьләре күңелгә җылылык өстәде, тетрәндерде…
… Көзге чорларның
Елы баллырак,
Язы — көзлерәк,
Көзе — язлырак…

яки тагын бер дүртьюллык:
Кипми җирдә чишмә, чишмә — китә…
Сәбәпләре аның мең төрле —
Типкән чишмә бер хәтерле булса,
Киткән чишмә — мең-мең хәтерле!

«Ипи көрәге» шигыре исә елатты. Бик гади сурәтләр, әмма никадәр якын. Шигъриятне еллар өстәлгән саен яхшырак аңлыйсың. Гади сурәтләрне дә…
… Бар иде бит шундый нурлы еллар —
Барыбыз да бергә, исәннәр!
Мич астында чикерткәләр сайрый…
Җылы идән, якты түшәмнәр…

Стендальнең «Жизнь Моцарта» әсәре мәгълүмати характерда. Гомумән, Стендальнең берничә әсәрен укый башладым да ташладым — минеке түгел. (мәктәп чорындагы «Красное и черное» ярыйсы иде бугай, әмма анысы да күңелгә ярылып кермәгән, күрәмсең.)
Гофманның «Золотой горшок» һәм «Крошка Цахес, по прозванию Циннобер»ларын кабат укыдым. Супер! Гофманга сокланам! Алга таба башка әсәрләрен дә укырга исәп.
Оноре де Бальзакның «Отец Гориосы» — тасвирламалары бик шәп!
Комаровский китабын исә укудан туктамыйм да — кабат-кабат укыйм. Андагы мәгълүматны тирән итеп сеңдерергә кирәк. Кирәге генә чыкмасын иде.

Сәхифә: Китапханә    Тамгалар:

leytenant

Бу китапны укый башлауга искә төшердем — аның эчтәлеген миңа ике ел элек  Түбән Новгород шәһәрендә узган драматурглар семинарында булганда Илгиз Зәйни сөйләде. Аптырап тыңладым —  шуның кадәр ерткыч пьесалар була микәнни дип.

Пьеса-триллер.

Сәхифә: Китапханә

plintusПавел Санаевның «Похороните меня за плинтусом» китабын интернет аша өйгә алып кайттырдым. Ике көндә укып та чыктым.

Кечкенә малай күзлегеннән сөйләнгән әсәр сискәндерә. Еш кына адәм баласын кызганам, аңлыйм, бу ярамаган эш, әмма…

Оныгына карата тирания дәрәҗәсенә җиткән мәхәббәт малайны бертоташ куркуда яшәтә. Барысын да кызганыч: малайны да, әнисен дә, бабасын да, тиран әбисен дә. Әбисен аеруча… Психологик имгәнгән кешенең мәхәббәте котычкыч була икән. Оныгын алып киткән мәлдән аның яшәү мәгънәсе дә югала…

Сәхифә: Китапханә

vinoБу әсәр… тәмле. Һәр бите — яңа баллы йотым. Тәрҗемәчесе шундый шәп микән? Шуның кадәр җентекләп, сүзнең тәмен белә-белә тәрҗемә иткән. Оригиналы ничегрәк микән? Рус теле — иң бай тел диләр, инглизчәсе дә төшеп калганнардай түгел бугай — китаптан шунысы билгеле була.
«Ежевичное вино» китабыннан әчкелтем җәйге җәй исе килә. Кыш уртасында җәйге бакчада, таганакта салланып укыйм сыман.

Сәхифә: Китапханә    Тамгалар:

Эзләү


Язылу

Календарь

Октябрь 2017
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
« Сен    
 1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031  

Рәсемнәр

nebo1 shemexe-muensa2 sombel2 cherries dsc_0459 IMG_0137

Сандык