6/08/2010
Бал
Кояш балын шәһәргә тамыза –
Күк аша агыза аралап.
Кайнарсу тасмалап
Тибешкә ни газап!
Икегә ярылган таш Казан.
Кылычлар яшене –
Чабылган яшеле
Ачы су китерә учларга.
Һаваны як-якка!
Чәчкә бал ягыла, –
Иделгә хатларың агыла.
Пыяла кимәгән
Күзләргә, төс итеп,
Калдыра бал тадын
Гарәбә.
Тәрәзләр кәрәзе
Эзләрен диңгезнең
Казансу буена җибәрә.
Татлы су тустаган –
Иделем сусаган…
Яралган ярларга карыйсың.
Бал чәчең Карада
Тоз әчем Казанда –
Икегә ярылган дөньясы.
Сагынам сине.
Гэлчэчэк— 10.10.2010 22:22
искиткеч бу…
эче дэ, тышы да…
Sombel— 11.10.2010 09:28
рәхмәт!..