20/01/2014
«Качышлы»
Балалар өчен беренче шигырем:)
Песи-песи, пескәем
Качышлы уйный!
Мин сине эзлим-эзлим
Һич таба алмыйм!
Юк син диван астында,
Качмагансың шүрлеккә.
Юк син чүлмәк артында,
Курчаклар арасында.
Әйләндем өстәл тирәли,
Капшадым чаршауларны,
Уенчык тартмасының да
Калмады бер почмагы!
Песи-песи, пескәем
Качышлы уйный!
Эзләп ардым-талчыктым –
Уйнаудан тәмам туйдым!
Төште күзем көзгегә…
Таптым качкан урының!
Мин бавыннан тартып йөргән
КАМАЗга утыргансың!
17.01.2014
Боларын да укып карагыз:
- Песошин Татарстанның «Театраль Идел буе» этабында җиңгән спектакльне карады
- «Читать Коран – это лишнее»: смелый «#молодежныйвторник» в театре им. Камала
- Күперме, дивармы? Кем кайсын сайлый бит…| Камалда премьера
- «Парковка» спектакле «Театраль Идел буе» фестивалендә Татарстанны тәкъдим итә
- «Пришлый» в Варанаси: как встретили татарский театр в священном городе для индусов?
Лэйлэапа— 21.01.2014 21:43
моя в восторге!
Reply