Албит » Иҗат » «Чынга ашачак хыял» китабыннан өзек
28/01/2017

«Чынга ашачак хыял» китабыннан өзек

Чатыркош чатырындагы Сары Фил

   13        Суфия күңелле буяулар арасында яңа дус таба. Дус белән бергә тагын берәр нәрсә табылмасмы? Дөньяда син яраткан шөгыльләр генә түгел, башка кызыклар да дөнья икән!

Көянтәнең бер башы нәкъ Тау Ханымы йорт диварына терәлеп тора. Суфия гаҗәпләнде:

– Көянтә булгач, чиләкләре дә ерак түгелдер? Ә чиләкләр, үз чиратында, бер ялгызы гына тора алмый бит инде? Димәк, чиләкләр янында берсе булырга тиештер? Һм… Мондый зур көянтәнең чиләкләре нинди була икән?

Көянтәнең икенче башы урман эченә качкан. Суфия, сукмак табып, каяндыр исенә төшкән җырны такмаклый-такмаклый агачлар арасыннан атлап китте:

Башыма кидем башлык мин,

Оекбашны – оегыма.

Оекбашка оек лаек –

Башка гына юк оек…

Ла-ла-ла-а-а…

Оек оекбашка лаек –

Оекбашка кирәк оек,

Башым тора уйдан тоташ –

Башлыгыма кирәктер баш…

Урманда ниләр генә юк! Менә агачларга муенса-гирлянда сыман тезелгән төймәләр эленгән – җил алар арасыннан йөгереп алганда сәер көй уйный башлый: «тыкр-тыкр-тыкр». Ян-якка карап бара торгач, жырлый торгач, Суфия көянтәнең икенче башына килеп чыкты. Ни күзе белән күрсен?! Көянтә башына, чынлап та, чиләк эленгән…

         — О… — Суфия нәрсәгә шаккатырга белмәде — әллә чиләкне тоткан куе-зәңгәр каурыйлы кошкамы, әллә ул башкарган гамәленәме? Күзе дә зәп-зәңгәр кош, канаты белән чиләк тотып, көянтә очыннан зәңгәр төс агызып тора!

         — Эһем… — Суфия сүзен ничек башларга белми берникадәр интегеп алды.

         — Чатыркош, дип дәшегез безгә, — диде кош тулып килә торган чиләгенә карап.

         — Ә миңа Суфия дип дәшә аласыз, — диде Суфия Чатыркошның тулып килә торган чиләгеннән күзен алмыйча.

         Чиләк зәңгәр төс белән тулды. Чатыркош көянтәнең очын зәңгәр төс таммасынга пөхтәләп төенләде һәм, ниһаять, Суфиягә башын күтәреп, кызны баш түбәсеннән алып, түфлиләренең очларына кадәр сөзеп алды. Суфиянең түфлиләренә карарлык иде шул – зәңгәр лаклы түфлиләр! (Кызның аягында нигәдер оекбашлары гына юк иде.)

    – Бик яхшы, – хуплады Чатыркош.

    – Нәрсәсе яхшы? – диде комплимент кабул итәргә әзер Суфия.

    – Синдә зәңгәр төс бар, – диде ул кызның зәңгәр түфлиенә ымлап. – Бик яхшы, – чиләген ипләбрәк тотып җавап бирде кош. Бер мизгелдән Чатыркош урманга таба чаба иде.

    Суфия Чатыркош артыннан атылды:       

            – Туктагыз! Көтегез мине! Мин Сезнең белән барам! Йөгерәм!

            Чатыркош җитез генә агачлар арасыннан чаба, Суфия дә аннан бер адымга да калышмый. Әйтерсең, кайдадыр янгын чыккан да, Чатыркош шуны сүндерергә ашыга. Суфия күз алдында янгын телләре агачларны, оя–йортларны ялады. «Тизрәк-тизрәк!» – дип үз-үзен ашыктырды. Берничә мәртәбә Чатыркошны узып та китеп, туктап, кошны көтәргә туры килде. Алар кечкенә генә аланга килеп чыктылар. Күргәненнән Суфиянең күзе камашты… Юк, янгынның әсәре дә юк… Чатыркош үз өенә ашыккан булып чыкты, әйе… Йортын «искиткеч» дип атау аз. Суфия кошның йортына туры килә торган сүзне эзләп интекте. Якынрак килеп караса… Чатыр нечкә… юк, агач ботакларыннан түгел!.. нечкә чәч кыстыргычлары, бәйләү энәләре-ыргаклары, төрледән-төрле каләмнәрдән үрелгән икән! Кая карама, йорт тирәсе зәңгәр әйберләр белән бизәлгән – зәңгәр гөл чүлмәкләре, зәңгәр тышлы куен дәфтәре эчендә зәңгәр хәрефләр күренә, нәни зәңгәр мендәргә зәңгәр кашлы йөзек кунаклаган, тәрәзәләрендә зәңгәр кулъяулыклар җелферди. Ә йортның дивары – каләм-энәләр, ни гаҗәп, бик-бик сагышлы, соры төскә буялган… 

            Чатыркош өйгә илтүче таш җәйгән сукмакның башына басты. Томшыгы белән кылкаләм тотып, чиләккә тыгып алды да, ташларны берәм-берәм зәңгәргә буйый башлады. Суфиядә эше дә юк, диярсең.

    Кызчык батыраеп:

    – Су гына эчеп чыгыйм әле? – дип бик нәзәкатьле итеп сорады.

    Чатыркош, томшыгыннан кылкаләмне төшермичә генә:

         – Угу! Түфлиләрең хакына гына! – диде дә, эшен дәвам итте.

    Суфия соры йорт эченә узды.

    – Бу йорт нигә шуның кадәр соры соң? Йә аны да зәңгәргә буярга җыенамы? – дип, үз-үзенә сорау бирде Суфия. – Зәңгәр төс белән чуарланган-бизәлгән бу таш йорт соп-соры, күп–күңелсез булып тора. Эче дә караңгы, – дип аһ итте ул. Соры һәм котсыз…

    Бу йортта да Суфия сансыз киштәләргә тап булды. Шуларның берсендә – чынаяк. Әлбәттә инде, зәңгәр төсле. Суфия чынаякны алды һәм зәңгәр чәйнектән су агызды. Эчте.

    – О! – кызчык шаккатты. – О! – шаккатуы дәвам итте. Суның тәме дә… искиткеч зәңгәр иде. – Ничек инде бу болай?.. Зәңгәр тәм! – Кинәт Суфиянең күзе йомыла башлады.

    – Юк-юк! Минем йоклыйсы килми! Монда шуның кадәр кызык һәм зәңгәр тәмле… Монда тәмле кызык кадәр шуның һәм… – дип кабатларга тырышты ул. Качарга кирәк! Тизрәк! Йөгерергә! Суфия йөгерергә кереште. Аякларына гер асып куйганнар мени! Гәүдәсе никадәр алга омтылса да, аяклары артта кала бирде.

    – Аякларны калдырып булмый бит инде, – дип хафаланды кызчык. – Башым һәм кулларым йөгереп китеп, аякларым артта калса… Мин… такса этенә охашап калырмын… Ә минем бер дә такса этенә охшыйсым килми… Мисал өчен, доберманга охшап каласың киләме, дип сорасалар, мин әле уйлар идем… Һәм, юк, охшыйсы килми дип, карар чыгарыр идем… Минем сары буяу буласым килеп  китте… Бу ташларны сарыга буяр идем мин… – дип сөйләнде кыз. Чынында исә, янында басып торсаң, бары тик «йоклыйсы килми минем, минем йоклыйсы килми, йоклыйсы…» дигәнне генә аерыр идең.

    Кызчык, сап–сары төшкә чумып, диңгездә кебек йөзеп китте.

chynga-hyal

 

 

китап биредә сатыла: https://tatkniga.ru/book/chynga-ashachak-hyyal-mktpkch-m-keche-yashtge-mktp-balalary-chen.html

Сәхифә: Иҗат

Әлегә фикерләр юк

Фикерегез

Эзләү


Язылу

Календарь

Октябрь 2017
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
« Сен    
 1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031  

Рәсемнәр

dsc01389 vesenniy furoshiki salavat s21 gadzilla

Сандык