Архив записей за: 10 Май, 2010

Кораб

10/05/2010

359846

“Яңа татар пьесасы-2008” конкурсында «Башка формат номинациясе»

Пассажиры:
(Геройларның кайсы кем булганы аңлашырлык итеп киенгән..)
Ильдар Ильдарович – депутат. Өстендә куе-зәңгәр костюм, кызыл галстук, чистартылган аяк киеме. Янында – трибуна, аннан ерак китми.
Ильшат Ильшатович – газета редакторы. Кулында диктофон һәм блокнот.
Гузель – манекенщица. Бер очтан матурлык алиһәсе дә. “Мисс авыл”, “Мисс район үзәге”, “Мисс дәүләт”, “Мисс дөнья”, “Мисс галәм”, “Мисс кояш системасы”, “Мисс Айның күремәгән ягы”, “Мисс әфлисүн төстәге кешеләр планетасы”. Өстендә ялтыравыкла күлмәк – WOW! Кутерьедан! Башында ялтыравыклы кәгазьдән ясалган таҗ.
Фания Фандусовна – укытучы. Кулында бәйләнгән сумка-пакет (эченнән яшелчә-җимеш, сөт пакеты, дәфтәрләр күренеп тора.

Экипаж:
Илгизәр Илгизәрович — капитан. Кулында борт журналы. “Кая?” “Нигә?” дигән сорауларны ишетүгә кешене бүлдерә.
Стюард
Черепашки Ниндзя – карадан киенгән, битләрендә — битлекләр.

Гример

I ПӘРДӘ

Кораб ресторанында пассажирлар җыелган. Ресторан купшы итеп бизәлгән. Уң якта кечкенә генә сәхнә һәм микрофон. Сәхнәнең кырыенда – кораб штурвалы (Капитан килгәнче, үзеннән үзе әле бер якка, әле икенчесенә әйләнеп тора).
Өстәл артында манекенщица Гүзәл, депутат Илдар Илдарович, укытучы Фәния Фәндусовна, газета редакторы Илшат Илшатович утыралар. Нидер турында көлешеп сөйләшәләр.

Тулысы белән укырга

Сәхифә: Иҗат    Тамгалар:

Хәтерлим

10/05/2010

«Постоянство памяти», С. Дали

“Яңа татар пьесасы — 2009” конкурсында кызыксындыру бүләге.

Искә төшерәләр:

Сылу – сюрреалист рәссам. 30 яшьтә.
Марат – Сылуның ире. 30 яшьтә.
Дуслары (барысы да 30 яшьтә):
Зөһрә
Лениза
Кәрим

Эпизодларда:
Өч егет
Милиционерлар

Беренче күренеш
Марат белән Сылу фатиры. Пәрдәсе корылган тәрәзә. Тәрәзә төбендәге чүлмәктә бүлмә гөле корып утыра. Шкаф киштәсендә музыкаль үзәк урнаштырылган. Ике ишек. Алар башка бүлмәләргә илтәләр, күрәсең. Диварда сәгать һәм сюрреалистик портретлар эленеп тора. Аларда Марат, Зөһрә, Лениза, Кәрим сурәтләнгән.
Сылу белән Марат аш өстәленә башларын куеп ята. Кичке аш вакыты. Бәлки, көндезге аш вакыты… Бәлки, кичкесе… Ә, бәлки, көндезге аш… Марат белән Сылу башларын өстәлдән күтәрә.
Марат: Ашка тоз җитми.
Сылу: Чынмы?
Марат: Чынлап әйткәндә, ашта тоз бөтенләй юк. Тулысы белән укырга

Сәхифә: Иҗат    Тамгалар:

Көн кичкә авыша. Уты кабынмаган фонарь янында башын куллары белән каплаган егет ыңгырашып ята. Киеме ертылган. Башындагы җәрәхәтләрдән кан саркый.

…егетләр! Кыйнамагыз… кыйнамагыз инде… егетләр… кыйнамагыз… (Елый.) зинһар дим… кыйнамагыз. Җитәр инде… кызганыгыз, егетләр!.. (Башын каплаган килеш тезләренә күтәрелә. Башын әле бер якка, әле икенче якка борып, өзек-өзек сөйли.) Кызганыгыз. Ярар инде… сез әйткәнне эшлим… Бәлки, сез, чыннан да… чыннан да, биюләр яратасыздыр… Тулысы белән укырга

Сәхифә: Иҗат    Тамгалар: ,

Аэропорт

10/05/2010

Моннан ары төнне ялгыз гына көтү булмас,
Годоны көтү, көтү… көтү.
Кич буе без көчебездән килгән кадәр көрәштек.
Хәзер бар да бетте.
Иртәгесе көн җитте инде.
(“Годоны көткәндә”, С. Беккет.)

(«Зал ожидания», Владимир Любаров)

 

“Яңа татар пьесасы-2008” конкурсында «Башка формат номинациясе»

Очкычны көтәләр:

Ир һәм аның Хатыны
Хатын һәм аның Ире
Хатын Төсле Хатын
Ирләрнең Асылы Булмаучы Ир
Хатыннарның Хатыны
Ирләр Солтаны
Хатынсыз Ир
Ирсез Хатын
Сәясәтче
Аның ярдәмчеләре
Аэропорт хезмәткәрләре

Хатыннар бер төрлерәк, ирләр – бөр төрлерәк киенгән.

Алтынчы рейс

Аэропорт залына кеше байтак җыелды. Аэропорт бүген үтә дә тын. Сул яктан кешеләр керә бара – залга аркалары белән сәхнәдә тезелгән урындыкларга утырыша. Сулдан уңга: Хатын һәм аның Ире, Хатыннарның Хатыны, Ирсез Хатын, Хатынсыз Ир, Ирләр Солтаны, Ир һәм аның Хатыны.
Кырыйда бар стойкасы, аның янында Ирләрнең Асылы Булмаучы Ир утыра, ул нидер салып эчә. Хатын Төсле Хатын урындыклар артына баса. Кемдер йөткереп, кемдер төчкереп ала, кемдер газета чыгарып укый башлый.
Сул як сәхнә кырыенда бер чемодан һәм бауллар өелеп тора.

Тулысы белән укырга

Сәхифә: Иҗат    Тамгалар:

Эзләү


Язылу

Календарь

Май 2010
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
« Апр   Июн »
 12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31  

Рәсемнәр

 _2 kugen el5 kur1 muensa

Сандык