Архив записей за: 27 Июл, 2010

Мәче дигәндә стойкага басам:) мырлыкларрррррррррррррррррны яратамммм!

Эшем-эш булмады — көлеп утырдым :):):)

mic

Тулысы белән укырга

Сәхифә: Көндәлек    Тамгалар:

Хөрмәтле әфәнделәр һәм ханымнар! Кадерле нәни тамашачыларыбыз!  ДЮ СОЛЕЙ ЦИРКЫ ТАМАШАСЫН БАШЛЫЙ!

corteo_0Казан кайный – безгә мәшһүр Дю Солей циркы килә! Нәрсә белән танылган ул? Чынында да шундый данлыклы микән? Без күнеккән цирктан нәрсәсе белән аерыла? Моны, һичшиксез, ачыкларга кирәк!

Беренчедән, Дю Солей классик циркттан тамашаның театраль булуы, ягъни спектакль рәвешендә күрсәтелүе белән аерылып тора. Икенчедән, биредә тере музыка уйный. Өченчедән, циркта җәнлекләр юк. Дүртенчедән… Ярый, санавыбызны туктатыйк, чөнки барыбер бармаклар җитмәс…

Цирк унҗиде программадан гыйбарәт – һәр тамашада аерым сюжет линиясе бар. Труппаларның унысы дөнья гизә, калган җидесе Лас-Вегас, Макао, Орландо, Токио, Нью-Йорк кебек шәһәрләрдә төпләнгән. Циркның хуҗасы – заманында ут йотучы, факир, комик, аккордеонда уйнаучы Ги Лалиберте. Аның 1984 елда Квебекта оешкан циркында бүгенге көндә дүрт меңгә якын кеше эшли, шуларның бер мең тирәсе генә – артистлар.

Дю Солейда «йомшаграк», «кайтышрак» номер дигән нәрсә, гомумән, юк. Цирк агентлары дөнья буйлап «иң-иңе» дип әйтерлек номер башкаручы талантлы гимнастлар эзли. Татарстан тамашачысын кабатланмас шоу көтә – моны сезгә бөтен дөнья тамашачысы раслаячак.

Тулысы белән укырга

Сәхифә: Мәкаләләр    Тамгалар: ,

Чия

27/07/2010

Әчкелтем чия тәме, татлы киразлардан тәмлерәк. Телне кадап-кадап ала торган суы баш миенә кадәр менә. Фикерләр җайлаша.

Кашыгы-кашыгы белән чия кирәк миңа.

_0

Сәхифә: Көндәлек

Эзләү


Язылу

Календарь

Июль 2010
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
« Июн   Авг »
 1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031  

Рәсемнәр

artur pero leytenant sl-1 t4 kur4

Сандык