Архив записей за месяц: Август 2010

Читек

17/08/2010

Күптәннән инде менә мондыйрак читек тектерергә телим үземә. Үкчәсе дә булсын. Театр-җыеннарга гына кадерләп кияр идем!..

Дөресен генә әйткәндә, гардеробымны да татар бизәкләре белән баетыр идем. Мисал өчен, джинс чалбар кырыенда — милли бизәкчә, йә булмаса, пиджак кесәсендә, сумкада. Модалы, заманча кием һәм милли бизәкләр — ууууу! этника — минеке!

Бер баегач, җыенгач, менә мондыйрак чүәк һәм читек алам әле!

chitek

chuek

Сәхифә: Көндәлек    Тамгалар:

Күптән түгел апа каһвә куесында фал ачты. Әйткән барлык әйберләр тәңгәл килде. Бәлки… фалны апа ачканга күрәдер?…  🙂

Гадание на кофейной гуще — один из наиболее известных способов предсказаний. Практически нет человека, который бы не слышал или не читал о нем. Но узнать свою судьбу, предначертанную символами в кофейной чашке, удавалось немногим.

coffee20Итальянцы утверждают, что именно они в XVIII веке разработали методику гадания на кофейной гуще и составили список используемых в нем символов. Причем они уверены, что ни одно верное предсказание не обходится без вмешательства самого дьявола.

Процедура гадания в те далекие времена мало чем отличалась от современного ритуала. В кофейник насыпали молотый кофе, заливали его водой, ставили на огонь и доводили до кипения, произнося при этом магические слова: «Aqua boraxit vinias carajos». При помешивании закипевшего кофе несколько раз повторяли: «Fexitur et patricam explinabit tornare». Потом кофе сливали, а чашку с оставшейся гущей переворачивали на белое неглазурованное блюдце со словами: «Нах verticaline, pax Fantas marobum, max destinatus, veida porol».

Считалось, что не стоит верить предсказаниям гадалки, которая либо не знает этих магических слов, либо забывает произносить их в нужный момент.
Тулысы белән укырга

Сәхифә: Каһвәханә    Тамгалар:

Хокку

16/08/2010

каен сабагына

кунган гөмбәз-кыңгырау —

бүген яңгыр яумас

Сәхифә: Иҗат    Тамгалар:

13.08.10

13/08/2010

Кичә журналда басылып чыккан  бер мәкаләмнең тәрҗемәсен сорадылар — чит илгә тәрҗемә итеп җибәрергә кирәк икән. Шартлый яздым. Бик яхшы аңлыйм — ул кеше белән хезмәттәшлек иттек — договор сыман бер нәрсә бар.  Әйе, шартлый яздым. Тәрҗемәдән баш тарттым 🙂

Үзебезне шулай куябыз да, аннары «нәрсәгә безгә татар теле, рус теле дә бик җиткән» дигән сүзгә шаккатабыз да, шыңшый башлыйбыз.  Бәлки ул ханымның башына бераз фикер керер?..

Сәхифә: Көндәлек

Эзләү


Язылу

Календарь

Август 2010
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
« Июл   Сен »
 1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031  

Рәсемнәр

dsc01384 banka dsc_0474 tukay-yadkere2 gaf1 kur5

Сандык