Фондю
[singlepic id=179 w=220 float=left]Соңгы вакытта өйдә үзебезне яңа десерт белән иркәли башладык. “Фондю” дип атала. Махсус савытка 10 яки 20 процентлы сливки агызабыз һәм бер зур һәм тәмле шоколад ваклап салабыз. Савыт астындагы шәмгә ут төртәбез дә, сабырсызланып көтәбез. Бераздан шоколад эри башлый. Таякчыклар белән болгатабыз. Шоколад әзер булгач, туралган банан, әфлисун, груша, чикләвек кебек тәмлеләрне фондюга батырып алабыз да, рәхәтлеккә чыдый алмыйча күз йомып, “м-м!” дия-дия ашыйбыз!..
Яңа фикерләр