Архив записей за: 18 Фев, 2011

Апам Ләйлә Гаффарова рецепты

Ләйлә Гаффарова:

— Бу бәлешне миңа Әнкара университетының инглиз әдәбияты укытучысы, профессор Белгин Элбир өйрәтте. Ул безне – XIX гасыр романнары дәресләренә керүче магистрларны – шушы бәлеш белән сыйлый торган иде. Тулысы белән укырга

Гүзәл белән күптәнге әңгәмәне табып алдым. Урнаштырырга булдым…

sagitova

Гүзәл Башкортстанның Шаран районы Түбән Заит авылында туып үскән. Башкорт дәүләт университетының филология факультетында белем алган, шунда ук аспирантура тәмамлаган. Укыган чагында ук «Болгар», «Шәрык» радиоларында эшләгән. Ул Казан дәүләт университетында диссертация якларга да өлгерде инде.

– Татарстанга күчеп килергә ничек җөрьәт иттең?

– Аспирантурада укыган беренче елымда Татар яшьләре көннәренә дип, Казанга килгән идем. Болай да Казанга тартылган күңелем шул барып кайтудан соң бөтенләй тынычлыгын югалтты. Уфада эшләрем яхшы бара, укыйм, радиода эшлим, концертлар алып барам, сценарийлар язам, бию ансамблендә чыгышлар ясыйм, матбугатта мәкаләләрем даими басылып килә, биредә минем туганнарым, дусларым… Ә Казан… Казан – ымсындыргыч бер дөнья, ымсындыргыч та, куркыныч та. Татарлар мәркәзе мине кабул итәрме? Анда миннән башка да кеше күп, үз урынымны таба алырмынмы? Бу күченү тормышымны яңа­дан башлап китүгә тиң иде. Ахыр чиктә, Чеховның «Өч сеңел» әсәрендәге каһарманнар «Мәс­кәү! Мәскәү!» дип яшәгән кебек, мин дә «Казан! Казан!» дип яши башладым һәм «кайтырга беркайчан да соң түгел» дигән фикер белән ике ел элек бирегә күченеп килдем.

Тулысы белән укырга

Сәхифә: Интервью    Тамгалар:

Эзләү


Язылу

Календарь

Февраль 2011
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
« Янв   Мар »
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28  

Рәсемнәр

kofe-2 corteo_0 img_1014 tukay ej901 giynvar

Сандык