Архив записей за месяц: Февраль 2011

Гүзәл белән күптәнге әңгәмәне табып алдым. Урнаштырырга булдым…

sagitova

Гүзәл Башкортстанның Шаран районы Түбән Заит авылында туып үскән. Башкорт дәүләт университетының филология факультетында белем алган, шунда ук аспирантура тәмамлаган. Укыган чагында ук «Болгар», «Шәрык» радиоларында эшләгән. Ул Казан дәүләт университетында диссертация якларга да өлгерде инде.

– Татарстанга күчеп килергә ничек җөрьәт иттең?

– Аспирантурада укыган беренче елымда Татар яшьләре көннәренә дип, Казанга килгән идем. Болай да Казанга тартылган күңелем шул барып кайтудан соң бөтенләй тынычлыгын югалтты. Уфада эшләрем яхшы бара, укыйм, радиода эшлим, концертлар алып барам, сценарийлар язам, бию ансамблендә чыгышлар ясыйм, матбугатта мәкаләләрем даими басылып килә, биредә минем туганнарым, дусларым… Ә Казан… Казан – ымсындыргыч бер дөнья, ымсындыргыч та, куркыныч та. Татарлар мәркәзе мине кабул итәрме? Анда миннән башка да кеше күп, үз урынымны таба алырмынмы? Бу күченү тормышымны яңа­дан башлап китүгә тиң иде. Ахыр чиктә, Чеховның «Өч сеңел» әсәрендәге каһарманнар «Мәс­кәү! Мәскәү!» дип яшәгән кебек, мин дә «Казан! Казан!» дип яши башладым һәм «кайтырга беркайчан да соң түгел» дигән фикер белән ике ел элек бирегә күченеп килдем.

Тулысы белән укырга

Сәхифә: Интервью    Тамгалар:

kotichkaМинем мәчем дә әнә шулай китап киштәсенә менеп, нидер кыштырдатырга ярата. Таяк белән куарга туры килә, ә ул, баксаң, дөнья әдәбиятында үз урынын эзли икән…

Биредә мәчеләрнең башка рәсемнәрен карый аласыз 🙂

http://videla.ru

Сәхифә: Көндәлек    Тамгалар:

Чәйгә менә мондый кексны ясап кую бик җиңел!

Кирәк:
он – 4 аш кашыгы;
шикәр комы – 4 аш кашыгы;
какао – 2 аш кашыгы;
йомырка – 1 данә;
сөт – 3 аш кашыгы;
эретелгән ак май – 3 аш кашыгы;
керамик чынаяк;
микродулкынлы мич.
Тулысы белән укырга

Күптән түгел яраткан “В ожидании Годо” (С. Беккет) трагикомедиясен татарчага тәрҗемә итәргә тәкъдим иттеләр. Эшне шуның кадәр яратып башкардым ки! Әсәрне дә ныграк аңлый башладым, авторның гениальлегенә сокланып, аңа тагын да көчлерәк гашыйк булдым.
Әлеге әсәр буенча куелган спектакль Г. Камал театрында узган “Һөнәр” режиссерлар фестивалендә катнашты. Режиссерлары — Ангелина Мигранова һәм Родион Сабиров.
Пластика буенча режиссер – Наилә Фаткуллина

Уйныйлар:
Владимир – Илнур Закиров
Эстрагон – Ирек Кашапов
Поццо – Алмаз Гәрәев
Лакки – Раил Шәмсуаров
Малай – Айдар Җаббаров

17 февраль көнне (18 ч. 00 мин). Кече сәхнәдә уйналачак “Годо” абсурд спектакленә рәхим итегез.
Укучыларыма тәрҗемәсен дә тәкъдим итәргә булдым.

ГОДОНЫ КӨТКӘНДӘ

БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ

Авыл юлы. Кич. Агач.

Ташка утырган Эстрагон башмагын салырга тырыша, авыр сулап салдыра. Хәлсезләнеп, туктап тын ала да икенчесенә тотына. Владимир күренә. Тулысы белән укырга

Сәхифә: Иҗат    Тамгалар: ,

Эзләү


Язылу

Календарь

Февраль 2011
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
« Янв   Мар »
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28  

Рәсемнәр

8d balyk manzara sladkiye-yagody 7_0 sl-6

Сандык