Архив записей за месяц: Сентябрь 2011

Танка

15/09/2011

leaves
Оркестр әзер.
Бемольләр хәситәсе –
Каргалар тавыш көйли…
Шәһәрдә антракт – бөке,
Оча сары билетлар.

Сәхифә: Иҗат    Тамгалар:

Мемуарларымны шулай иртә яза башлармын дип уйламаган идем дә… …Хатирәләрне, яңарта-яңарта, фотоальбом битләрен кыштырдату шундый күңелле һәм күңел тибрәткеч икән… Үткәннәргә кайтып килим мин дә…

Ул көн – иң дулкынландыргыч көннәрнең берсе булды… (Юк, тукта, болай башламыйм әле… Болайрак…) Ул көнне гимназиямнең сәхнәсеннән төшәсе юк иде. Чәчәкле ваза белән бизәлгән өстәл артында укытучы сөйләгәнен тыңлап, әкиятләр инсценировкаларын, әзерләнгән чыгышларны карап, залдан бирелгән сорауларга җавап бирергә, классташ кызларым һәм аннары, бар мәктәп кызларының күз явын яулаган укытучы егет белән җырларга тиеш идем. (Һәрхәлдә сценарийда шулай язылды.) Яңа басылып чыккан әкиятләр китабы җыентыгын тәкъдим итү кичәсе булды бу.
Тулысы белән укырга

Сәхифә: Мәкаләләр

Танка

8/09/2011

 

autumn_0

Колмак яфрагы

Оча җилне исер

теп…

Синең хөрмәткә! –

Балаякта кояш суты.

Җиһан әйләнә – бии!

Сәхифә: Иҗат

Моннан берничә ел элек Әнкарадан татар яшьләренә юлланган хаты килде. Бирегә урнаштырырга булдым…

mail

Сәхифә: Көндәлек

Эзләү


Язылу

Календарь

Сентябрь 2011
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
« Авг   Окт »
 1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930  

Рәсемнәр

muensa2 tukay pled terki ej2 s10

Сандык