Архив записей за месяц: Октябрь 2011

zavtrak

Иртәне төрекчә башлап җибәрәсем килеп китте. Төрекчә иртәнге ашның никадәр ләззәтле булганын белсәгез! Әмма аны, никтер, ул иртәнге ашны салкын һавада татыйсы килә… Әнкараның салкын иртәләре искә төшәдер — шуңа… Әллә шимбә иртәсен төрек иртәсенә әйләндерергәме?.. Планлаштырып карыйсы булыр…

Сәхифә: Көндәлек

bracelet

 

 

Шундыйрак беләзек заказга бирдерәсем килә (үземә бүләккә :))  Интернетта бу беләзекләгә генә тап булдым. Өйдәге китапта («Ювелирное искусство татар» дип атала бугай) шул ук фоторәсемнәр булып чыкты. Миңа уртадагы беләзек килешер кебек -кулым нечкә, өстәге һәм астагы модельләр ничек кенә матур булмасын, авыр күренер…

Сездә тагын берәр нинди рәсемнәр юкмы, җәмәгать?..

Тагын бер сорау — кызыл таш — сердоликмы ул? Татар милли зәрканчылык эшендә тагын нинди ташлар кулланганнар?..

Сәхифә: Көндәлек    Тамгалар:

milli

Күптән кулым кычытып тора иде — флистан милли орнамент төшерелгән брошь тегәсе килгән иде, эчендә — синтепух. Йомшак брошкалар. Миңа ошый. Тора-бара кулым тагын да остарыр дип өметләнәм, кем нинди милли орнамент тәкъдим итә тагын?

биредә тагын ике брошка бар: Тулысы белән укырга

Сәхифә: Кул эшләрем    Тамгалар:

Эзләү


Язылу

Календарь

Октябрь 2011
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
« Сен   Ноя »
 12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31  

Рәсемнәр

zayac mini s18 RCQsGUhvFIU bol IMG_0190

Сандык