Ак Куян
Апама Яңа ел бүләге итеп Ак Куян бәйләдем – “Алиса”дагы Ак Куян. Тырышып бәйләдем! Бүләк тә иттем инде – Яңа елга кадәр түзеп булмады:)
[singlepic id=484 w=320 h=240 float=]
Арты:
[singlepic id=485 w=320 h=240 float=]
Апама Яңа ел бүләге итеп Ак Куян бәйләдем – “Алиса”дагы Ак Куян. Тырышып бәйләдем! Бүләк тә иттем инде – Яңа елга кадәр түзеп булмады:)
[singlepic id=484 w=320 h=240 float=]
Арты:
[singlepic id=485 w=320 h=240 float=]
Өч көндә бәйләнде әлеге башлык! И-и, ошый да инде үземә!
[singlepic id=482 w=320 h=240 float=]
Менә мондый озын койрыклы ул:
[singlepic id=483 w=320 h=240 float=]
Апама бүләккә менә мондый плед бәйләдем! Озак бәйләнде. Зур булмаган төрледән-төрле өлгеләр бер пледка җыелды. Апа ошатты!
[singlepic id=481 w=320 h=240 float=left]
Бер көнне кызык итәргә уйладым – кызымның авызына гранат төшен сыттым. Аһа. Бик кызык булды. Гранат согу авызына түгел – диварга чәчрәмәсенме?! Юеш чүпрәк белән уып карадым. Таплар бетми. Иремә шалтыратып үкенүемне белдерәм. Тегесе, борчылма, ди. Мин обой кәгазен алмаштырып була би, дип тегене тынычландырдым үзенчә.Хәзер инде Дима борчылсын%)
Апам исә иң акыллы кеше булып чыкты – МАМЫК ТАЯКЧЫКНЫ ОТБЕЛИВАТЕЛЬГӘ МАНЫП УАРГА КУШТЫ. Хәрхәлдә начаррак булмас инде диде.
Дивар чистарды! Уррра!!!! Яшәсен Ләйлә апа!
Яңа фикерләр