Архив записей за: 04 Июн, 2013

18 ел узган

4/06/2013

Кичә сыйныф укытучыбыз Резеда апа белән очрашып йөреп килдек. Берәр җирә утырып, каһвә эчсәк тә булыр иде дә бит — мин Суфия белән. Эчертә, ди:)

Резеда апа белән рәхәтләнеп сыйныфтагыларны искә алдык  — кем кайда — шуны барладык. Барысының да очына чыгып бетеп булмады…

Кыскасы, социаль челтәрдә төркем оештырып җибәрергә булдым. Фотоларны сканер аша чыгарып урнашытрам эле! Кичә кич альбомнарны тартып чыгарып карап чыктым!.. И-и-и-и!!!! Фото артына язулар калдыру гадәте бар иде бездә — шуларны укыдым. Их! Әзерләнегез!

Кыскасы, гимназия тәмамлавыбызга 18 ел узды. Шаккаттым. «Года идут, а дурь все та же» — бу гыйбарә минем хакта. Күңел һаман унҗидедә!

Сәхифә: Көндәлек

Эзләү


Язылу

Календарь

Июнь 2013
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
« Апр   Июл »
 12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930

Рәсемнәр

zeleniy-kot _4 6_0 temir sl-12 mini3

Сандык