Архив записей за месяц: Июль 2013

Адлер Тимергалинның «Миллият сүзлеге»н укып бетердем. Дустым Гүзәл бүләк иткән иде аны миңа. Бик озак укыдым — кызыклы сүзләрен аерым блокнотка күчереп яза-яза. Хәзер инде шул блокнотны актарасы булыр 🙂

томрый — матовый

үтәгән — крохаль утка-свистун

күз буу — гипноз

чура — холоп

нәуат — сахарная вата…

Сәхифә: Көндәлек

 

Фоторәсемдә: Габделбари Баттал-Таймас, хатыны Газизә Таймас, уллары Билгивар Таймас.

Фоторәсемдә: Габделбари Баттал-Таймас, хатыны Газизә Таймас, уллары Билгивар Таймас.

Төркиядә мөһажирлектә яшәп берьюлы ике— татар һәм төрек халкына хезмәт иткән милләттәшләребезнең берсе — ХХ йөз башында татар халкының  яңача мәгарифен, мәдәниятен үстерүдә, аның  вакытлы  матбугатын барлыкка китерүдә һәм аның үсешендә үз сүзе, үз урыны булган һәм шул үзгәртеп коруларда шактый зур роль уйнаган һәм үзенең тарихи хезмәтләре белән инде танылу алган   тарихчы галим, үткен каләмле журналист, жәмәгать эшлеклесе Габделбари Баттал Таймас. 

Габделбари Габдулла улы Сәетбатталов
1880 елда Самара губернасы Бозаулык өязе Яңа Актай   (Белогур) авылында крестьян гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Ул башта үз  авылларында, аннан соң Оренбургның Карвансарай һәм Каргалы мәдрәсәләрендә укый. Бераздан ул Троицкиның “Рәсүлия” мәдрәсәсендә уку теләге белән шунда китмәкче була, әмма акча таба алмый. Шунлыктан, ул казакь далаларына китеп  балалар укыта, бераз акча туплагач, ашкынып, бу теләге турында әтисе белән Каргалыда хәлфәлек иткән абыйсы  Хәсәнгә дә әйтмичә, Троицкига китә.

“Рәсүлия”мәдрәсәсендә ул гарәп телен ныклап өйрәнә, тасфир, хәдис  укый. Атасы кушкан исеме Габдулланы ул биредә Габделбарига алыштыра. “Рәсүлия”дә укыганда ул үзен укыткан мөгаллиме Сабир Хәсән белән дуслаша, ә ул исә китаплар сату, тарату белән дә шөгыльләнгән. Г. Баттал аңардан  алып бик күп китаплар укыган, ә ул китаплар арасында Г.Исхакый, Г.Камал әсәрләре дә булган. Бу әсәрләр Г.Батталга киләчәктә булачак милли әдәбиятне кузалларга ярдәм иткәннәр.Бераздан ул үзе дә шагыйрь Акмуллага багышланган ”Акмулла” исемле беренче әсәрен  яза, әсәр 1903 елда Казанда басылып чыга. Соңарак    Акмулла турында кем нәрсә генә язса да  аның бу хезмәте чыганак буларак кулланган. “Рәсүлия”дә укыганда Г.Баттал  Мисырга укырга китү турында хыяллана, әмма ул үз хыялына ирешә алмыйча кала, чөнки 1904 елда Рус—япон сугышы башлана һәм  ул гаскәргә чакырыла. Шулай да ул, бераздан, укытучысы Зәйнулла хәзрәтнең фатихасын алып, ялган документ белән Мисырга дип юлга чыга, ләкин Кырымда аны паспортка алыштыра алмый. Ул, тәвәкәлләп, 3-4 алтын тәңкәгә төрек паспорты юнәтеп, Стамбулга китә. Тик паспорт ялган булып чыга һәм Г.Батталны  төрмәгә ябып куялар, ә берничә көннән соң аны Искешәһәргә жибәрәләр һәм аннан Александриягә китәргә мөмкинлек бирәләр. Ләкин Каһирәдә аны инде яше чыккан дип университетка укырга алмыйлар. Биредә ул  югары курсларга йөри, бик тырышып гарәп телен өйрәнә, тарихи әсәрләр укый. Бераздан Г.Баттал   “Әл-жәдидә” гәзитендә эшли башлый , шулай ук башка гәзитләрдә дә языша. Каһирәдә  ул ислам философлары  шәех  Мөхәммәт Габдеһ  һәм  Жамалетдин Әфгани турындагы  һәм “Мәгыйшәт юллары” дигән хезмәтләрен яза, алар 1908 елда Казанда басылалар.

1908 елда Каһирәгә  Бөтендөнья мәселманнары конгрессын оештыру теләге белән йөргән Исмәгыйль бәк Гаспринский килә. һәм  ул Каһирәдә үзенең шушы максатын аңлатучы  гәзит чыгарырга тели. Аңа гәзиттә эшләү өчен гарәп телен яхшы белгән каләмле  кешеләр кирәк була.Танышлары И.Гаспринскийга Г.Батталны тәкьдим итәләр. Г.Баттал аның тәкьдимен кабул итә һәм алар икәүләп гәзит чыгару эшенә керешәләр. И.Гаспринский үз мәкаләләрен татарча яза, ә Г.Баттал аларны гарәпчәгә тәржемә итә. Гәзит атнага бер  мәртәбә чыгарга тиеш була, ләкин Конгресс идеясы кабынып китә алмагач, ул 3—4 саны чыгып туктый. Шушы гәзиттәге эшчәнлеге аркасында  Г.Баттал олуг милләтпәрвәр И.Гаспринский белән таныша, ә ул исә  аны милләткә  белемле кешеләр кирәк дип, илгә  кайтырга өнди, һәм “Тәржеман” гәзитенең 25 еллыгы юбилеена чакыра. И. Гаспринский белән аралашу, бергә эшләү, төрки милләтләрнең киләчәге турындагы әңгәмә—бәхәсләр Г.Батталда бу бөек милләтчего карата тирән ихтирам хисләре уяталар.  Күп еллардан соң, инде гомеренең соңында ул “ Төрек культуру”  журналында И.Гаспринскийга багышланган истәлек—язмаларын бастырып чыгара. (“Төрек культуру”.1968,6/69). Г.Баттал бераздан, югары курсларда укуын тәмамлагач, Одесса аркылы  Бакчасарайга кайта һәм  әлеге мәжлестә катнаша, юбилейга жыелган милләтпәрвәрләр һәм рус хөкүмәте эзәрлекләвеннән качып килгән һәм жизнәсе И.Гаспринскийда яшәгән Й.Акчура белән таныша. Бераздан Г. Баттал Кырымнан Оренбургка китә һәм анда бертуган Шакир һәм Закир Рәмиевләр тарафыннан нәшер ителүче “Вакыт” гәзите , “Шура” журналы хезмәткәрләре белән якыннан аралаша, бераз вакыт анда эшләп тә ала.

Г.Баттал 1908 елның жәендә  гаскәргә чакырыла һәм ул 1909 елга кадәр хәрби хезмәттә була, әмма ул  армиядә хезмәт иткәндә  авырып китә һәм  мобилизацияләнә. Г. Баттал кабат Оренбургка китә һәм анда “Вакыт”  гәзитендә,  “Шура”  журналларында эшли. Бераздан ул Троицкига күчә, анда частная  школада тарих һәм әдәбият укыта.

Бу чорда ул аңа зур танылу китергән  “Төрек—татар тарихы” дигән  хезмәтен яза. Биредә ул булачак хатыны Газизә белән таныша һәм алар  1913 елда өйләнешеп Казанга кайталар. Казанга кайтып төшү белән ул “Йолдыз” гәзитенең 1000 саны чыгу уңае белән бәйрәм оештырып йөргән Һ.Максуди белән очраша һәм аның чакыруы белән “Йолдыз” гәзитенә жаваплы сәркәтиб булып эшкә килә. (Үзенең “Төрек-татар тарихы” хезмәтен бастырып чыгару нияте белән Казанга кайткан Г. Батталның әлеге хезмәте шул ук елны нәшер дә ителә). Хатыны Газизә исә 1917 елда Казанда  теш табиблегенә югары мәктәпне тәмамлый  һәм теш врачы булып эшли башлый. “Йолдыз”да эшләү Г. Баттал өчен жиңел булмый, чөнки татар дөньясы өчен бик әһәмиятле булган бик күп мәсьәләләргә аның карашы Һ.Максудиныкы белән туры килми. Ул еш кына Һ.Максудины йомшаклыкта, куркаклыкта, кыйбласызлыкта гаепли. Сабыр, салмак һәм патша хөкүмәтенең милли сәясәте белән  конфликтка кермәскә  һәм шуның белән гәзитен ябылудан саклап калу өчен бөтен көчен куйган Һ.Максуди белән гәзиткә яңа рух кертергә омтылган Г. Баттал арасында еш кына кызу бәхәсләр чыгып торган. Шулай да татар милләтенә хезмәт итүне үзләренә максат итеп куйган бу ике зыялы, барыбер, уртак тел таба алганнар. Аның  “Йолдыз” да эшләве гәзит файдасына була, чөнки  бу елларда алдынгы фикерле татар зыялыларының күбесе әлеге гәзитнең авторлары булалар. Г.Ибраһимов, Г.Карәм, З.Вәлиди, М.Бигиев, З.Камалиларның кайбер  фикерләре  белән гәзит  килешмәсә  дә,  аларның  мәкаләләре  “Йолдыз”  да еш басыла.  Г.Батталның үзенең дә 1913 елдан башлап 1917 елга кадәр гәзитнең һәр санында диярлек татар дөньясында  күтәрелгән төрле проблемаларга багышланган шактый мәкаләләре басылган. Беренче Бөтендөнья сугышы елларында  гәзитнең  һәр санында диярлек сугышка аның  үз мөнәсәбәтен белдергән  үткен каләм белән язылган мәкаләләре чыгып барган.1914 елның 15-25 июнендә Петурбургта Русия мөселманнарының дини-мәдәни эшләрен үзгәртеп кору юлларын эзләү максаты белән уздырылган Киңәш мәжлесенә гәзит аны үз хәбәрчесе итеп жибәрә. һәм аның гәзитнең берничә санында  мәктәп—мәдрәсәләрдәге уку-укыту һәм тәрбия тәртипләрен үзгәртеп кору, Диния нәзарәтен реформалаштыруны ничек итеп тормышка ашыру мәсьәләләрен хәл итү турында  сөйләшергә жыелган Киңәш мәжлесенең эшчәнлеге турындагы берничә мәкаләсе  чыга.

Г.Баттал  Февраль революциясеннән соң  гәзиттән китә. Февраль революциясе аңа үзенең милли эшчәнлеген зур мәйданга чыгару өчен мөмкинлекләр бирде, гәзит инде үзе өчен кечкенә мәйдан дип уйлана башлаган Г.Батталга китү өчен сәбәп тә килеп чыга. 1917 елның 16 мартында Николай П тәхеттән ваз кичкәч Г.Баттал илдәге хәлне аңлаткан шактый үткен мәкалә яза, әмма Һ. Максуди гәзиттә мәкаләне нык шомартып, кыскартып бастыра. Г.Баттал мәкаләсен тулы килеш кабат бастыруны таләп итә, юкса эштән китәчәген әйтә. Әмма Һ. Максуди риза булмый.

1917 елның июнендә “Милли шура“  Төркестандагы төркиләрне бергә туплау идеясын күтәреп чыга һәм андагы сәяси ситуацияне өйрәнү өчен делегация жибәрмәкче була. Г.Исхакый тәкьдиме белән Төркестанга Г.Баттал, Б.Хәбиб, И.Сәйфелмөлекләрдән торган делегация китә. Әмма жирле большевиклар белән уртак тел таба алмаган әлеге делегация эшләп китә алмый һәм алар бераз вакыттан соң кайтып китәргә мәжбүр булалар.

Казанга кайткач Г.Баттал Ф.Туктаров чыгарган  “Корылтай“ гәзитендә жаваплы секретарь булып  эшли башлый. Әмма гәзит озак гомерле булмый, ул 1918 елда совет власте тарафыннан  ябыла. Урындагы совет власте органнарына берничә мәртәбә мөрәжәгать иткәннән соң,  гәзитнең  редакторы Ф.Туктаров булмаска тиеш, дигән шарт белән Г.Батталга яңа гәзит чыгарырга рөхсәт бирәләр. Ж.Вәлиди редакторлыкка Г.Батталның үзен  тәкьдим итә һәм аны жаваплы секретарь итеп куялар. Тик совет властена оппозициядә торган әлеге “ Алтай”  гәзитенең бары тик 13 саны гына чыгып кала — гәзитне ябалар. Ә Г. Батталдан исә  башка бернинди гәзит тә  чыгармаячак дигән подписка алына һәм аңа Казаннан чыгып китәргә кушыла. Ул, шулай да, Казанда кала һәм “Корылтай”  нәшрияты тәкьдиме белән галимнәр М.Корбангалиев, Х.Бәдигыйлар белән берлектә  татар теле буенча дәреслек яза башлый. Казанны акчехлар алгач Г.Баттал кабат  гәзит чыгарырга уйлый һәм  “Корылтай” гәзитен чыгара да башлый. Әмма бер айдан соң  Казанны кызыллар алгач, ул да Казаннан чыгып китәргә мәжбүр була. Г. Баттал үзенең һәм замандашларының бу вакытлардагы күргәннәре турында 1947 елда инде Төркиядә яшәгәндә басылган “Рус ихтилалыннан хәтирәләр “ дигән китабында язып чыга. (Төркиянең үзәк гәзитләреннән булган “Соңгы сәгатьтә”, “Хөррият” кебек гәзитләрдә берничә танылган язучының бу китап турында төпле, житди рецензияләре дә чыга). 

1917 елның 22 июлендә Казанда уздырылган Берләштерелгән сьезда Эчке Русия һәм Себер төрек—татарларының Милли—мәдәни мохтарияты игьлан ителә. Әлеге сьезда Г.Баттал Уфада узачак Милли мәжлескә милләт вәкиле  итеп сайлана. Г. Баттал Милли мәжлестә төркичеләрдән була. һәм Идел-Урал штатының төп нигезләрен төзү өчен оештырылган  16 кешедән торган  комиссиягә Г.Ибраһимов, Г.Шәрәф, И.Алкин, Г.Акчурин, С.Енгаличев һ.б. белән бергә Г.Баттал да сайлана. Милли мәжлестә ул Оренбургта башкорт корылтае уздырып Башкорт дәүләте игьлан иткән һәм шуның белән татар-башкорт мәсьәләсен күтәреп тарихи бердәмлеккә,  милли  хәрәкәткә зур зыян китергән З.Вәлидине һәм милли хәрәкәтнең сул канатында булган Г.Ибраһимов, Ш.Манатов, М.Вахитовларны милли хәрәкәтнең тамырына балта чабалар дип кискен төстә гаепләп чыга.

1918 елның язында  совет властен танымаган Милли-мәдәни мохтарият совет хөкүмәте указы белән таратылгач, Г.Баттал да, Мохтариятнең башка әгьзалары кебек үк, совет власте урнашып житмәгән Петропавловск (Кызыльяр) шәһәренә китәргә мәжбүр була. Биредә ул Милли Идарә әгьзалары Г.Еникеев, Ш.Алкин, Г.Кәрими, Г. Исхакый, Ф.Туктаров, Г.Буби, З.Кадыйри, Г.Терегуловлар белән Милли—мәдәни мохтариятнең “Кече мәжлес”ен оештыруда катнаша, “Маяк”  гәзитен чыгаруда булыша һәм шунда эшли. Бераздан совет власте  анда да килеп житә. Большевиклар Омскны алганнан соң, кызыл диктатура  дошманнары буларак, алар инде Кызыльярда кала алмыйлар. Милли—мәдәни мохтарият әгьзалары Ерак Көнчыгыш  аркылы Төркиягә китәләр. Г.Баттал баштарак Томскида яши. Андагы университетта тарих һәм әдәбият буенча лекцияләр курсы тыңлый. 1920 елда Төркиягә китәргә тырышып карый, ләкин теләген тормышка ашыра алмый. Кызыллар Томск шәһәрен алгач   Казанга кайтырга мәжбүр булган Г.Баттал бер атнадан  соң  ук  ЧК тарафыннан кулга алына һәм  хезмәт лагерына жибәрелә. Ул  1920 елның 19 августында  ялган документ белән  лагерьдан кача ала  һәм пароход белән Астраханьга китә , аннан Баку аша Грузиягә, аннан Иранга китәргә тырышып карый, ләкин аның бу уе да барып чыкмый.Танышлары һәм акчасы булмаган һәм ялган документлар белән биредә озак йөри алмаячагын аңлаган Г.Батталга  кире Казанга әйләнеп кайтырга туры килә. Ләкин танышлары күп булган һәм совет органнары тарафыннан 1918 елда ук кисәтелү алган, ялган паспорт белән Казаннан качкан Г.Батталга Казанда калу куркыныч була. Шунлыктан, ул Петроград белән Мәскәү    арасында йөрергә мәжбүр була.

Ниһаять, ул 1921 елның сентябрендә  М.Бигиев ярдәме белән Кронштанд аркылы Финляндиягә китә  ала  һәм  1925 елга кадәр  Финляндиядә яши, мәктәптә укыта, француз, фин телләрен өйрәнә. Финляндиядә яшәгәндә ул Истанбулда Әмин Рәсулзаде чыгарган журналга  милли мәсьәләләргә багышланган мәкаләләрен жибәреп тора. Биредә ул үзенең “Казан төрекләре” дигән хезмәтен яза һәм Төркиягә күчеп килгәч тә бу хезмәтен бастырып чыгара ала. Г.Баттал үзенең әлеге хезмәте белән  моңарчы Й.Акчурача итеп  шимал төрекләре  дип аталып йөртелгән  татарларны Төркиядә  нәкь менә татарлар— татар милләте буларак таныта.

Г.Баттал 1925  елда  инде  бөтенләйгә бик күп татар мөһажирләренә сыену биргән Төркиягә китә һәм Истанбулда урнашып кала. Ул Тәркият институтына тәржемәче булып  эшкә керә. 1927 елда  аны Анкарага матбугат мөдирлегенә  русчадан тәржемәче  итеп  чакыралар һәм ул анда пенсиягә чыкканчы эшли.  Биредә ул  рус вакытлы матбугатын тәржемә итү белән беррәттән  тел,тарих буенча хезмәтләр язу белән дә һәм, нигездә, гарәп теленнән тәржемә итү белән шөгыльләнгән, шул ук вакытта журналистлык эшен  дә дәвам иткән,  ягьни  “Вакыт”  гәзитенә, “Төрек юрду” журналына мәкаләләр язган. Шулар арасында аның ХХ йөз башы татар милли хәрәкәте идеологларының берсе булган “ялкынлы милләтче” (Г.Баттал бәяләмәсе) Й.Акчура турында “Йосыф Акчураның эшләре һәм эзләре”(1937),“Йосыф Акчураның төрекчелеге һәм Русиядәге эшчәнлеге” (1942), “Йосыф Акчураның үлеменә 10 ел тулу уңае белән”(1945), дигән мәкаләләре дә бар. Һәм ул журналистлык эшчәнлеге өчен “Төрек дил корумына” әгьза итеп кабул ителә.1927 елда аның “Русиядән аерылган милләтләр” исемле китабы басыла, 1928 елда исә Мукденда “Төрек—татар тарихы” дигән китабы чыга.1928 елда Г. Баттал Й.Акчура чакыруы буенча Анкарада ул нәшер итәчәк еллык “Төрек елы” бюллетенен чыгаруда катнаша һәм әлеге бюллетендә аныңКазан төркиләре турындагы  ике күләмле мәкаләсе чыга.   

Г.Баттал  20  елга  якын  матбугат  мөдирлегендә  эшли  һәм шуннан 1947 елда пенсиягә китә,1953 елда Истанбулга  күчә  һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда яши.

1947 елда Истанбулда аның “Рус ихтилалыннан хәтирәләр (1917—1919)” исемле китабы басыла. (Китапның икенче басмасы 1968 елда чыга). Бу китапка Истанбулда чыга торган “Тасфир” гәзитендә (1948 ел,15 март) зур рецензия чыга. Анда: “Бездә хәзерге вакытта тимер ишек артында калган төрки халыклар белән зур кызыксыну бар. Г.Баттал үз хезмәтендә рус революциясен һәм большевистик хөкүмәтен реалистик һәм обьектив  язган, бәяләгән. Китапны укыганда күз алдыбыздан мәсхәрәләнгән бөтен төрки дөнья уза” дип язылса, Анкарада чыккан  (1948 ел, 31январь) “Жөмһүрият” гәзитендә бу хезмәтнең оригинальлегенә һәм информациянең күп булуына басым ясала. Моннан тыш  Г. Батталның 1962 елда Истанбулда “Мин бер яктылык эзләдем” (“Кызыл дөнья”) исемле китабы басыла.

Әлеге китабында  ул 1918 елдан 1921 елның көзенә кадәрге вакыт  эчендә большевиклар Россиясендә үзенең күргәннәренә, илдәге үзгәрешләргә, ЧКның эшчәнлегенә, НЭП турында инде 60 нчы еллар башыннан карап бәя биргән. Китапта Казаннан Петроградка кадәр арадагы бөтенләй диярлек эштән туктаган яки юкка чыгарылган тимер юллар, почта, базарлар, кибетләр, завод—фабрикалар, караңгылыкка чумган шәһәрләр, Кронштанд, Антоновка авылы крестьяннары бунтлары турында язганнан соң, ул халыклар, милләтләр кырылышына, коточкыч жимерелүләргә һәм канкойгыч үтерелешләргә китергән революциянең идея житәкчесе булган В.И.Ленинга: “бөтен культуралы вәхшиләр кебек ул да ватучы—жимерүче иде. Ул Социал-революция хакына бөтен дөньяны канга батырудан да тайчынмаячак иде. Ул идеалындагы максатына ирешү өчен  миллионлаган кеше язмышларын бөтенләй дә искә алмый  иде” дигән бәя бирә.

1948 елда Г.Батталның “Төрек дил корумы” тарафыннан 810 битлек “Зур кыргыз теле сүзлеге” басыла. 1958-59 елларда  галимнең  “Казан төрекләре” дигән хезмәте басылып чыга. “Казанлы төрек мәшһүрләре” сериясеннән чыккан әлеге хезмәт татар милләтенең бөек биш шәхесенә, ягьни: “Ризаэтдин Фәхретдин” (1958), “Муса Жаруллах Биги” (1958),“Галимжан Баруди” (1958), “Ике Максудилар” (1959) га багышланган. Дүрт кисәктән торган бу сериядә, ягьни  бәһа биреп бетергесез әлеге хезмәтләрендә Г. Баттал үзе яхшы белгән, бергә эшләгән, милли хәрәкәттә һәм татар халкының мәгарифендә, мәдәниятендә, сәяси тормышында  зур роль уйнаган олуг шәхесләргә һәм аларның эшчәнлекләренә обьектив бәя бирергә тырышкан, аларның  татар халкы тарихында тоткан урыннарын күрсәтергә омтылган. Һәм бу хезмәт әлеге шәхесләрнең татар милләтенә эшләгән эшләре турында аларның замандашлары, фикердәшләре тарафыннан язылган хезмәт буларак та үзенең тарихи  кыйммәтен бүген дә югалтмаган әле. Әлеге китаплар басылып чыкканнан соң Төркиядә, Финляндиядә, Америкада, Франциядә төрле гәзит-журналларда рецензияләр чыккан. Анкарадан тарихчы А.Инан, тарихчы Т.Чыгтай,  энергитика министры К.Локман, археолог Х.Кошай, Париждан А.Беннигсон, Нью-Йорктан Х.Рәшитләрдән Г.Батталның үзенә дә рәхмәт һәм котлау хатлары килгән. Аларда “Бу китаплар илдән бик яшьли чыгып киткән милләттәшләребез өчен кыйммәтле чыганак булып торалар. Г. Баттал, бу зур хезмәтләре белән милләтебез өчен зур эшләр эшләгән бөекләребезне дөньяга  чыгарып, милли тарихыбызны үстерүгә зур өлеш кертте” диелгән. Г. Батталның  иң  соңгы хезмәте –“Казан төрекчәсендәге табышмаклар һәм әйтемнәр” — 1968 елда “Төрек дил корумы” тарафыннан нәшер ителгән.

 Ниһаять, соңгы вакытларда Г.Батталның халкыбыз тарихы сәхифәләрен яктырткан хезмәтләре  тәржемә ителеп бездә дә басыла башлады. “Мирас” журналында (1995 ел 11—12 саннар), (1996 ел 1—2саннар)  “Ике Максудилар”, ә “Казан төркиләре”исемле хезмәте исә 1996 елда  А.Рәхимова тәржемәсендә,  Ә.Сибгатуллина тәржемә иткән “Мин бер яктылык эзләгән идем” исемле китабы 2003 елда  Казанда басылып чыкты.

Г.Баттал — революциягә кадәр тел, тарих мәсәләләре буенча язган хезмәтләре белән тарихчы галим, вакытлы татар  матбугатында чыккан мәкаләләре белән оста каләмле журналист булрак танылган шәхес. Аның Казан, Оренбург, Каһирә, Анкара, Истанбулда чыккан гәзит-журналларда йөзләрчә мәкаләсе басылган. Төркиядә яшәгән чорда исә  аның  “Төрек юрду”  журналында төрек теле, тарихына багышланган, төрки халыкларның теле, әдәбияты, тарихы һәм аларның тарихи бердәмлеге  турында күпсанлы  күләмле мәкаләләре чыккан. Төркиядә  ул  дистәгә  якын тарихи хезмәт язган  һәм  аларның  барысы да татар  халкы тарихына  һәм  шул  халыктан  чыккан шәхесләргә  багышланган. Г.Баттал-Таймас  гомере  буена  үз  халкының  улы  булып калган һәм соң  көненә  кадәр  үз  халкына-татар  милләтенә  хезмәт иткән.

чыганак
 

gaf gaf1Күренекле язучы Әхәт Гаффарның әлеге китабына Г. Тукайның бала чагы хакындагы «Дәрья башы» повесте, татар халкының яшәве, көнкүрмеше, хыял-омтылышлары турындагы «Бодай бөртеге һәм тегермән ташы», «Богау» романнары, «Кәфенгә кесә текмиләр», «Тентү», «Коелы өй», «Күл» дигән хикәяләре туплап бирелде.

Сәхифә: Әхәт Гаффар

yortБу йортта әнием Фәридә Гаффарова Һади Максуди музеен ачтырмакчы иде (Нариманов урамы, 131). Килеп чыкмады рөхсәт бирмәделәр…

Хәзер бу йорт җир йөзеннән сөртелгән. Аның урынында акча китерә торган нәмәрсә төзеп куелган.

Эзләү


Язылу

Календарь

Июль 2013
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
« Июн   Авг »
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031  

Рәсемнәр

runa_0 zeleniy-kot OLYMPUS DIGITAL CAMERA img_9791 milli2 gadzilla

Сандык