Архив записей за: 01 Фев, 2014

giynvar
1. «Милый друг» Ги де Мопассан. Кызыксынып укыдым. Бик «уютный» китап. «Госпожа Бовари»га охшаш, динамиграк кына.
2. Мөдәррис Әгълам шигырь җыентыгы. Укыганда гел Мөдәррис абый күз алдына килде. Хәзер шигырьләр башкачарак кабул ителә — шагыйрь синең алдан яланйөрәк басып тора. Шагыйрь булыр өчен кыюлык кирәк…
3. Рафаэль Мостафинның «Силуэты» китабын укый башладым. Татар халкының бөек уллары турындагы китап — язмышлары турында сөйләнә. Җамал Вәлидидә туктадым — бик авыр. Сталин чоры тасвирлана, гаделсезлекләр, җанварлык чоры турында сөйләнә башладымы — йөрәккә нык бәрә — берничә көн тынычлана алмыйм — сыкрата. Китепаны укып бетерә алмадым. Алайса депрессиягә бирелер идем…
4. «Сөембикә» журналының юбилей саны! Ох! Бик кызыксынып укыдым! Бик яхшы, яратылып иҗатителгән сан.
5. Е. Комаровскийның бу китабын көн дә актарам — сеңдерә барам.

Сәхифә: Китапханә

Эзләү


Язылу

Календарь

Февраль 2014
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
« Янв   Май »
 12
3456789
10111213141516
17181920212223
2425262728  

Рәсемнәр

kofe-2 shari2 listopad dsc01505 dsc_0310 IMG_0137

Сандык