Архив записей за: 13 Апр, 2016

Сайтыма сирәк керәм.

Эшем, чыннан да, бик тыгыз.

«Сөембикә» журналында хезмәт итәм, мөмкин кадәр Калеб яшьләр җыены тормышында катнашам, төрле мәдәни чараларга йөрергә тырышам. Ә вакытның иң зур өлеше — гаиләмнеке һәм мин моның белән бик бәхетле.

Иҗат итәм. Планнарым күп — шуңа утлы табада кебек сикергәлим — утырып язасы килә! Ә вакыт җитми.

Һәр айга план төзеп куям — моны язарга башларга, бусын тәмамларга, тегенең синопсисын төзергә… Юк инде! Өлгермим…

Кул эшләренә менә вакыт калмады. Ә кул кычыта…

Китап укырга вакыт аерырга тырышам. Хәзер Мериам Петросянның «Дом, в котором…» романын укыйм. Искиткеч…

Тормышымны ВКонтакте Фейсбук челтәрләрендә, Инстаграмда күзәтеп була.

Бүгенге көндә мин КАЛЕБ һәм «Сөембикә» журналы сайтларын алып барам. Шунда да кереп чыгыгыз!

 

Фотода күптән түгел узган ТАКТАШ НОН-СТОП чарасында сатып алган матурларым:)

non

Сәхифә: Көндәлек

Эзләү


Язылу

Календарь

Апрель 2016
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
« Янв   Май »
 123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930  

Рәсемнәр

susl zavtrak t7 ej2 ej5 ej8

Сандык