Архив записей за месяц: Апрель 2016

radКичә искиткеч кичә булды бит. Бер сулышта карала торган затлы кичә.
Заманында Тукайлар музыкаль кичәләрен шундыйрак калыпта оештырганнардыр дигән хис-тойгы туды. 🙂

Барысы да — шигырь уку, бию, баян, виолончель, скрипка, фоно, җырлар, хор Рәдиф абый шигырьләрендә яңгыраган мәңгелек хисләренә заман энергиясе өстәде.

Шәхсән минем өчен Тинчурин театры егетләре һәм гүзәл кызы ачыш булды — шигырь укуларын тагын тыңлар идем, җитеп бетмәде 🙂 Хәер, тәмле әйбер күп булмый!

Луиза, Йолдыз, Резеда, сез — суперзәвыклы профессионаллар! Артистлар, композиторлар, җырчылар, музыкантлар, дәверемне хасил итүегезгә рәхмәт. Сезнең белән бер чорда яшәве, иҗатыгызның шаһиты булу кызык, илһамландыргыч.

«Тагын берне бирегез!» диясе килә 🙂

Рәдиф абый! Котлыйм сезне!
Хәер, барыбызны да шушындый кичә уздыра алуыбыз белән котлыйм!

P.S. Ә кәгазь корабны  шул кичә алдыннан миңа Суфия бирде — бакчада ясаган булганнар! Могҗизамы бу туры килү?! Хәер-фатихамы?

Сәхифә: Көндәлек    Тамгалар: ,

Шүрәле!

22/04/2016

Ә сез балалар бакчасына нинди эшләнмә алып бардыгыз? 🙂

sh

Сәхифә: Кул эшләрем    Тамгалар:

a1Кер юу машинасының бөтен функцияләрен аңлап бетерә алмасам да, машина кадәр машина йөртергә өйрәнү курсларына язылырга булдым әле. Элек шофер янәшәсендә утырганда, хыялдагы тормоз тәбәлдерегенә (педальне шулай диим әле, үзебезчә — татарча булсын!) басып бара идем. Хәзер исә мин яңа бер халәткә күчәчәкмен — тәбәлдерекләре чын булган дөньяга!
Машиналы дусларның һәрберсе «шатландырырга» ашыкты: «Инструкторның синең кебекләр белән нервлары таушалган, хатаң саен кычкырачак — моңа әзер бул». Һе, мин акча түләп торачакмын — ә миңа кычкырып торачаклар… Их… Иртәгесе көн якынайган саен ныграк куркуга төшә башладым…

Беренче-икенче дәресләр
Автодромдагы «Ока»га кереп утырдым. Инструкторның исеме Артем икән, әллә миннән дә яшьрәк шунда…
— Инструкторлар укучыларга кычкыралар, дип әйттеләр… Сез миңа кычкырачаксызмы? — дип, япь-яшь укытучымның күзләренә текәлдем.
— Ю-ук, сез нәрсә?! — диде ул аптырап һәм двигатель, тосол, ераклык утлары турында сөйләп китте. Боларның нәрсә икәнен, нәрсә өчен кирәклеген һәм, иң мөһиме, кайда урнашканнарын (!) истә калдырып барасыма әллә чын күңеленнән ышана инде шунда…
Инструктор кузгалып китәргә өйрәтте. Мин тыңлаган булдым… Тоташтыргычка (сцепление) басасы, аннары ычкындыра башлыйсы… Кыскасы, озакламый мин, инструктор боерыкларын үти-үти, кузгалып та киттем! Беренче тапкыр! Менә ул яңа халәт! Тимер тартманы буйсындыра башлау халәте! Туктагач, яңадан кузгала башладым џәм мотор сүнде дә… Машинаны яңадан кабызырга туры килде.

Тулысы белән укырга

Сәхифә: Мәкаләләр    Тамгалар: ,

Кешелек, кеше үзенең кеше икәнлеген аңлаганнан башлап, үзе турындагы мәгълүматны киләчәккә җиткерергә теләгән. Дөньяның төрле кыйтгаларында мәгарәләрдә, тау куышларындагы сюжетлы рәсемнәр, рун, уйгур язулары һәм бозау тиреләренә, папирус кәгазьләренә язылган китаплар турында без мәктәп елларындагы тарих дәресләреннән беләбез.

Tukay yorty

Мәрхүм Габдулла әфәнде Тукаевның туган өе, Кушлавыч авылында Гарифулла хәзрәтнең йорты.

Гасырларны гасыр алыштырган, дөньяда бер-бер артлы дәүләтләр һәм һәр халыкның үз әлифбасы барлыкка килгән. Һәр дәүләтнең исә үз елъязмачылары булган. Шулай итеп, заманалар узгач, дөнья дәүләтләренең, халыкларының тарихы язылган. Ә бит, чынында, һәр ил, халык тарихының асылында кеше язмышы, кеше тарихы ята!
Узган ел Мәскәүдә яшәүче милләттәшебез Рөстәм Һашим улы Максудов миңа әтисенең архивын бүләк иткән иде. Һашим — Әхмәдһади Максудиның улы. Ә Әхмәдһади (Һади) Максуди исә XX йөз башында татар милләтенең «иң-иң»нәренең беренче унлыгына кергән шәхес. Тик бу юлы сүзебез аның турында булмас, хөрмәтле исемен дә бер китапка нисбәтле телгә алып узарбыз.
Тулысы белән укырга

Эзләү


Язылу

Календарь

Апрель 2016
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
« Янв   Май »
 123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930  

Рәсемнәр

arbuz2 dsc01387_0 dsc01505_0 tasma5 gaf1 terki

Сандык