Баласыз бал ае

Казаннан туп-туры Римини шәһәренә очтык. Италиягә бару турында ничек кенә хыялланмадым мин, әмма менә хәзер бу илнең туфрагына аяк басуыма ышана да алмый торам… Җәйге челләне яратмаганга көзне сайладык – пляжда аунамыйча, мөмкин кадәр күбрәк йөрергә иде исәп.
Римини
Римини – Әдрән диңгез буендагы туристлар шәһәре. (Отельгә дүрт йолдызның ни сәбәпле бирелгәнен аңламадык. Чагыштыру өчен: Төркиядә шул ук отельләр күпкә матуррак һәм уңайлырак.) Отельләр тирәсендәге кибет сатучылары инглизчә сөйләшә, итальянча тел сындырып торасы юк. Өстәвенә, сатучыларның күбесе йә урысча сукалый, йә алар ватандашларыбыз ук булып чыга. Монда килгәнче өч атна буена итальян телен юкка гына өйрәнеп утырдым микәнни?! Ипилек-тозлык өйрәнә алдыммы-юкмы, итальяннарга туган телләрендә эндәшүем була, йөрәкләренә бәлзәм ягылгандай, авызлары ерылып, карашлары җылынып китә иде.
Тулысы белән укырга
Яңа фикерләр