Архив записей за: 26 Май, 2016

653

Рәүф абыйны танып белми идем. Язмагандыр… Әмма гомере буе аның турында яхшы сүзләр генә ишетеп килдем. Аның урын өстендә икәнен белә идем. Моның хакта исемә еш төшердем, белмим, ни сәбәпледер. Рәүф абыйны белмәсәм дә, аның бар икәне гел истә булды. Комага киткәнче бер-ике көн кала тагын аның хакта уйладым.

 

 

Моннан җиде-сигез ел элек Нияз миңа әйткән сүзләре күңелемә уелып калды: «Кайсысы хәерлерәк? — Беркем белми». Шунда «Бәлки, мин бәхетлерәктер…» — дип килешергә мәҗбүр булдым.

…Әнидән соң беренче мәртәбә озатуга килдем. Моңарчы килә алмый идем. Рәүф абыйга исә килми кала алмадым.

Мәрхүмнәребезнең урыннары җәннәттә булсын.

П.С. Бу берничә җөмлә никадәр хатирәләр яңартылып, бик озак язылды…

 

Сәхифә: Көндәлек

Эзләү


Язылу

Календарь

Май 2016
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
« Апр   Июн »
 1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031  

Рәсемнәр

brooch salavat tasma3 gaf1 sl-8 may

Сандык