Архив записей за месяц: Июнь 2016

wez7g4DfFqE

Ibsen International – 2010 елда Норвегиядә оештырылган компания. Аның төп максаты – сәнгать, мәдәният өлкәсендә халыкара мөнәсәбәтләр урнаштыру.

Кытайга барырмын дип уйламаган да идем. Хәтта хыялланганым да булмады. Хыял дигәне сине үзе эзләп таба икән. Былтыр Г. Камал театрыннан хәбәр килеп төште. «Драматурглар! Кытайда һәм башка илләрдә пьесаларыгызны сәхнәләштерү мөмкинлеге туды.

Берәр күренешне инглиз теленә тәрҗемә итеп, безгә җибәрегез. Арагыздан берегезне Кытайның өч шәһәрендә узачак өч мастер-класска чакырырлар. Бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз!» Өмет чаткысы, мин узмам инде, дигән пессимистик уйларны читкә тибәрде тибәрүен. Ә менә «бәлки?!» дигәне, котыртып, бу бәйге-дә катнаштырды. Гаҗәеп хәл! Норвеглар нәкъ минем пьесамны сайлап алды! Өметнең җиңүчеләр биюен күрсәгез! Алдагы елның нинди вакыйгаларга бай булачагыннан Өметнең хәбәре юк иде әле.

Кытайга барып, мастер-класста катнашу бәхетеннән эйфория гап-гади паника белән урыннарын алмашты да куйды. Беренчедән, гаилә белән барасы түгел. Икенчедән, Мәскәү аша берүземә очасы (монда иң мөһиме – … хәер, монда һәр сүз мөһим…)

Беренче күренеш – Пекин

«New text. New stage» – «Яңа текст. Яңа сәхнә» дип исемләнгән мастер-класслар беренче мәртәбә 2013 елда Пекинда узган икән. Ул вакытта аңа дүрт язучы чакырулы булып, ахыр чиктә, ике пьеса сәхнәгә куелырлык дип табылган. Берсе Кытайда, икенчесе – Кытайда һәм Норвегиядә. Ә бу юлы Россиядән Г. Камал театры партнер итеп чакырылган. (Башта ук шулай аңлатасы калгандыр, бәлки. – С. Г.)
тулысынча «Сөембикә» журналының июнь санында укый аласыз (яки бераз соңарак — монда ;))

 

Видео:

https://www.youtube.com/watch?v=2BSf3243Z1E

Сәхифә: Мәкаләләр

Әтинең бүлмәсендә без «бандура» дип йөртә торган шкаф бар. (Балачакта мин әлеге шкаф төре — нәкъ «бандура» дип атала дип белгәнмен :))

Ул шкафта — бихисап китап-журналлар бар. Әле шул ук бүлмәдә стена түшәмгә кадәр, дивар киңлегендәге китап шкафы да сузылган. Анда да китаплар. Җыештырам.

Макулатура күп икән. Китапханәгә тапшырасы китаплар — море! Кая гына илтербез. Биш йөзләр китап җыелыр…

1

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Китаплар арасында иске хатлар да табылды… Музейга лаеклы китаплар да.

2

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Хатирәләр бандурасы ул…

3

Сәхифә: Көндәлек

13495256_1126448834073810_1314537249800912496_n Миңа җитмәде. Теләгән барлык лекцияләргә дә керә алмадым. Бу мөмкин түгел иде. Түгәрәк өстәлгә дә, ябылу тантанасына да бармадым. Йөрәк сыкрап калды.

Сагынып калдым сине, НӘҮРҮЗ…

Сәхифә: Көндәлек

НӘҮРҮЗ форумында катнашам.

Семинар-лекцияләр яратам 🙂 Яңа кешеләр. Интернет челтәре аша гына белгән кешеләр белән аралашып алу җае.

Миңа рәхәт.

 

Сәхифә: Көндәлек

Эзләү


Язылу

Календарь

Июнь 2016
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
« Май   Июл »
 12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930  

Рәсемнәр

airat 01 dsc01559 alice4_0 shapka2 tukay-yadkere1_0

Сандык