Архив записей за месяц: Февраль 2017

Күптән түгел, ниһаять, апа белән «Мәхәббәт-FM» спектакленә барып кайтты. Бик ошады!

«Эмиль Талипов бенефисы булды бу», — диде апа. Килешәм. От и до оттарабанил малай!

Илгиз, афәрин! Бик күңелле булды! Ял иттек!

Сәхифә: Көндәлек

Авылдашым Кәримулла Гатиятуллинга багышлыйм

Сөнгатулла елга буена килеп утырды. Ул бирегә кызыл бозауларын арканларга дип килгән иде.

Монда үлән куерак, яшелрәк, сусылрак. Мал-туар ярдан читтәнрәк чемченүчән. Бозауларны да, яр җимерелеп төшүдән шикләнеп, бирегә җитәрлек итеп арканламыйлар. Шуңа күрә яр читендәге үлән иркенрәк үсә.

Утырганда, ул җиргә таянган иде. Төпләрендәге чык кибеп бетмәгән салкынча үләнгә учы батты, ә бармак араларына туры килгәннәре калкып калды. Кулын алгач, уч эзе, кәгазьгә куеп, карандаш белән сызгандагыча, таянган урында аермачык беленеп торды. Үләннәр әкренләп җанланды: алар селкенештеләр, турайдылар. Бераздан уч эзе юкка чыкты.

«Үләндәге эз тиз бетә», – дип уйлады ул.

Сөнгатулла сузган аякларын бөкләп утырды. Беләкләрен тезләренә аркылы салып, кулларын кушырды. Аның күләгәсе каршы яктагы комга төшкән.

Җир салкынча әле.

Тулысы белән укырга

Сәхифә: Әхәт Гаффар

«Сөембикә» журналының сайтында котлау куйганнар… Шундый рәхәт! Рәхмәт!

Сөмбел… Исеме дә, үзе дә, холкы да, иҗаты да бик оригиналь!.. Язучы Әхәт Гаффар белән галимә Фәридә ханымның төпчек кызы, тәрҗемәче Ләйлә апасының яраткан сеңлесе булсын да! Бөтерчек урынына тәгәрәүче, тылсымлы Фея кебек тирә-юньгә ямь бирүче Сөмбелебезнең бәйрәме бүген! (Дөресрәге – кичә, ә котлаулар бүген дә дәвам итә!) Аның турында сөйли башласак, редакция, сайт,  яңа пьеса, фото, сәяхәтләр, фенечкалар, тел йотарлык салатлар, каһвә, экзотика ише сүзләр кулланышка кереп китә… Йөремсәк гыйбарәләре белән көлдерә. Яшьлеге, юморы, шуклыклары безгә дә күчә.

Тулысы белән укырга

Сәхифә: Көндәлек

Танышларым сөйли: «Улым йоклар алдыннан гына, иртәгә мәктәптә буласы ярминкә турында әйтте әле. Нишләргә?! Кая йөгерергә?!» Һе! Җаен тапты, әлбәттә, менә дигән куян тегеп ташлады.

Безнеке дә шулайрак былды — иртәгә буласы ярминкә соңгы кичне генә искә килеп төште. Җыеп куелган тукымаларны тартып чыгардым да, интернеттан идея табып, ЯБАЛАК тектем.

 

 

 

 

Тулысы белән укырга

Сәхифә: Кул эшләрем

Эзләү


Язылу

Календарь

Февраль 2017
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
« Янв   Мар »
 12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728  

Рәсемнәр

0000257644-preview yozem baktus2 sl-19 sl-21 kur10

Сандык