АК КАЛФАГЫМ ТӨШЕРДЕМ КУЛДАН
8/04/2017
Премьера белән!
Гаҗәеп куелыш. Актерлар уйнавы. Кайбер актерларның кечкенә генә роль белән дә спектакльнең ахырына кадәр сәхнәдә утыруы да аерым осталык сорый.
Ап-ачык әйтелгән мәгънә, тамашачыга уйларга да бирмичә, алдан ук мәгънәне әйтеп кую, мораль әйтү ошамаса да, халыкка шулай кирәктер.
Аерым ошаган урыннарга тукталыйм әле сезне кызыктырып.
Сәхнәдәге операторлар телекүпердә катнашучыларны зур һәм кечкенә экраннарга күрсәтеп баралар. Ул камералар ярдәмендә артистлар йөзен, мимика, эмоцияләрен якыннан күрү — үзе бер ләззәт.
Кинохроника сыйфатында төшерелгән видео — Эмиль Талипов белән Илнур Закиров. Ихлас! Чын! Илшат Рәхимбай оста инде.
Яңа фикерләр