Архив записей за: 19 Сен, 2017
1271
 
 
Бүген Казанның элеккеге матбугат йорты, хәзер “Ногай” кунакханә комплексының “Тукай” конференц-залында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган прозаик, драматург Әхәт Гаффар белән очрашу булып узды.
 
Очрашуда Татарстан китап нәшриятының генераль директорының беренче урынбасары Айдар Гыймадиев, әдәбият галиме, тәнкыйтьче Тәлгат Галиуллин, халык шагыйре Равил Фәйзуллин, Әхәт Гаффарның кызы Сөмбел Гаффарова, Татарстан китап нәшрияты мөхәррирләре һәм язучылар  катнашты.
 
“Язучы һәрвакыт фәкать үзе турында гына яза ул, — ди Әхәт Гаффар. – Геройларының исемнәре теләсә нинди булсын, барыбер һәр образда үзе чагылыш таба. Мөмкин кадәр дөньяны үзгәртергә тырышып карыйбыз. Озак еллар язган әсәрләрем тупланып, 4 томлык итеп чыга алуы язучы өчен зур бәхет инде ул”. Язучы Әхәт Гаффар томлыкларны дөньяга чыгаруда өлеш керткән кешеләргә олы рәхмәтен җиткерде.

Тулысы белән укырга

Сәхифә: Әхәт Гаффар

Эзләү


Язылу

Календарь

Сентябрь 2017
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
« Авг   Окт »
 123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930  

Рәсемнәр

4 dsc01384 klover zavtrak sl-6 blocknote

Сандык