Архив записей за месяц: Февраль 2019

Г.КаMG_5093мал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Азиянең иң зур фестивальләренең берсе — XX Bharat Rang Mahotsav фестивалендә катнашты. Камал театрының үз тарихында беренче мәртәбә Һиндстанга баруы. С.Гаффарова пьесасы буенча Ф.Бикчәнтәев сәхнәләштергән «Килмешәк» спектакле Дәһли һәм Варанаси шәһәрләрендә тәкъдим ителде. Фестивальдә Һиндстан, Россия, Румыния, Сингапур, Чехия, Италия, Бангладеш, Польша, Непал, Шри-Ланка һәм башка илләр катнашты.

Камал театры директоры Илфир Якупов “Татар-информ” хәбәрчесенә Һиндстан тамашачылары турында кызыклы факт әйтте. “Фестивальдә тамашачы белән аралашу да, андагы театр сәнгате белән танышу да бик кызыклы булды. Җирле халык безнең спектакльдән кызыксынып кына түгел, хәтта аптырап та калды. “Шулай да уйнап буламыни?” дип, алар артистларны җибәрмәделәр дә», — ди ул.
Тулысы белән укырга

Сәхифә: Иҗат    Тамгалар: ,

1Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры тарихта беренче мәртәбә Варанаси шәһәрендә (Һиндстан) спектакль тәкъдим итә. Камаллылар Азиянең иң зур фестивальләренең берсендә — XX Bharat Rang Mahotsav фестивалендә катнаша. Фестивальдә Һиндстан, Россия, Румыния, Сингапур, Чехия, Италия, Бангладеш, Польша, Непал, Шри-Ланка, һәм башка илләр катнаша. Камаллылар тамашачыга С.Гаффарова пьесасы буенча Ф.Бикчәнтәев сәхнәләштергән «Килмешәк» спектаклен тәкъдим итә.
Тулысы белән укырга

Сәхифә: Иҗат    Тамгалар: ,

88

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Азиянең иң зур фестивальләренең берсе — XX Bharat Rang Mahotsav фестивалендә катнаша. Камал театрының үз тарихында беренче мәртәбә Һиндстанга баруы. Кичә С.Гаффарова пьесасы буенча Ф.Бикчәнтәев сәхнәләштергән «Килмешәк» спектакле Дәһли шәһәрендә тәкъдим ителде. Ә иртәгә спектакль Варанаси шәһәрендә уйналачак. Фестивальдә Һиндстан, Россия, Румыния, Сингапур, Чехия, Италия, Бангладеш, Польша, Непал, Шри-Ланка һәм башка илләр катнаша.
«6 февральдә Дәһли шәһәрендә без 600 тамашачы сыешлы тулы залда беренче спектакльне уйнадык. Тамашачылар безне бик җылы кабул итте. Тәрҗемә белән кыенлыклар булуга карамастан, алар, артистларның уенын бәяләп, алкышларга күмде», — ди театр директоры Илфир Якупов.

Сәхифә: Иҗат

JRZshGPV_Zw«Калеб»ләр:

Ә бездә бүген бәйрәм! 🎂
Sombel Gaffarova ның туган көне. Сөмбел турында озак сөйләргә була. Әле кичә генә Сөмбел либреттосына язылган «Бледно-голубая точка» операсының премьерасы булды. Шушы көннәрдә Камал театры Һиндстанда Сөмбелнең «Килмешәг»ен күрсәтәчәк. Без исә түземсезләнеп «Парковка» куелышын көтәбез — аны Камалның кече сәхнәсе өчен Олег Кинҗәголов әзерли.

Моннан кала, Сөмбел — ачык күңелле, матур күңелле, һәм гомумән, бик күңелле кеше дә. Иҗатың шулай гөрләп торсын, яратабыз сине, туган көнең белән!
Тулысы белән укырга

Эзләү


Язылу

Календарь

Февраль 2019
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
« Янв    
 123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728  

Рәсемнәр

banan1  milli3 t3 mini3 suf

Сандык