25/04/2016
АЛКАНАТның соңгы концерты
Билетларын әллә кайчан алып куйдык, бу көнне көттек!
Күптәнге дусларны, буындашларны күреп, котырып алырга, яшь яшьлек вакытларын искә алыр өчен менә дигән форсат булды бу!
Алканатка кушылып җырлау, “-20 яшь” җырының билгеле бер урынында “РИЗА!” дип кычкыруыбыз кичәгә онытылмас мизгелләр өстәде!
Шәхсән минем өчен АЛКАНАТ төркеме – энергия чыганагы. Язырга тотыныр алдыннан еш кына сезнең җырларны тыңлап алам, дәрт туплыйм.
Бу әле ахыры түгел дип ышанасы килә.
Яңа фикерләр