Албит » Көндәлек » Яшел сыер
13/02/2014

Яшел сыер

Бу яшел сыерга бер күрүдән гашыйк булдым мин. (Авторы — Зәй рәссамы Геннадий Уразайкин.) Аңа караган саен картинаны тизрәк куенга яшерергә дә чыгып качарга нияте уяна. Картина юелән кочаклашып утырыр идем, билләһи! Илһамландыручы, кәефемне күтәрүче картина бу. Елмайта. Күз яшьләрен дә китерә — бер дә арттырмыйм.

Бәхетле яшел сыер!.. Мин әлеге картинаны — «Мәхәббәт» дип тә атар идем. Болынны никадәр көчле ярата ул! Сыер үзе дә болын төсенә кергән. Гыйшыгы — болын исә — сыер төсенә. Бәхет. Мәхәббәт. Гармония.

Сәхифә: Көндәлек

Бер фикер

  • Лэйлапа— 13.02.2014 21:44

    Вот оно счастье-то!

    Reply

Фикерегез

Эзләү


Язылу

Календарь

Октябрь 2017
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
« Сен    
 1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031  

Рәсемнәр

klever ujin-doma-sista-i-ya 3_1 t10 el1 kuyan

Сандык