20/02/2017
Курчак театры
Суфия белән Курчак театрына бардык. «Малыш и Карлсон» белән «Су анасы» арасыннан соңгысын сайлады. Аңламаган җирләрен сорады, бик кызыксынып, борчылып карады.
Бу юлы озак бармый торганбыз икән. Бала үзе үк сорый башлады — кайчан барабыз инде дип. Үзенең өендә кебек хис итә үзен. Рәхәт аңа. Бу тәхетләрдә утырганнар, шакмак идәннәр буйлап сикергәннәр бәхетле балачакның кечкенә матур мизгелләре булып исендә калсын иде.
Яңа фикерләр