“Фәридә” чишмәсе
Бу бәхетле көн дә килде. Әниебез исемен йөрткән чишмә ачып җибәрдек. Исеме озак яшәсен иде.
Бик сагындым. Китүенә ун ел була. Кичә генә шикелле. Күңел ышанмый. Барлыгымны үзгәрткән китү.
Китүенә күнегеп булмый. Сызлануга, кинәттән атылып чыккан күз яшьләремә, каралы-аклы, төсле фотоларга карап, үткәннәргә убылып, башка реальностька очуга гына күнегеп була. Чөнки алар көндәлек.
(Казан, 8 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Кукмара районы Камышлы авылында тарихчы-галимә Фәридә Гаффарова хөрмәтенә чишмә ачылган. Язучы Әхәт Гаффар кызлары Ләйлә һәм Сөмбел Гаффаровалар әниләре хөрмәтенә шушы чишмәнең яңа тормышына сулыш өргән. Әлеге күркәм вакыйга турында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә “Сөембикә” журналында бүлек редакторы булып эшләүче, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Сөмбел Гаффарова сөйләде.
Элек бу урында чишмә таллар уратып алган әрәмәлек, куе үлән арасында акрын гына агып утырган. Аның инде суы кибеп бара торган булган. Авыл халкының күмәк көче белән бу урынны чатырманлыклардан, куаклардан аралап, чистартып, күркәм “Фәридә” чишмәсе барлыкка килгән.
Балалары иганәчелегендә авыл халкы тырышлыгы белән төзекләндерелгән чишмә ачылышында Кукмара районы Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, Бучирмә авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шәрипов, район мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллин, Камышлы авылы имам-хатыйбы Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, Фәридә ханымның кызлары Сөмбел һәм Ләйлә Гаффаровалар, авыл халкы, кайткан кунаклар катнашкан. Тәбрикләүләрдән соң ал тасма киселгән.
“Ун ел элек әнием вафат булгач, күңелдә аның хөрмәтенә чишмә булдыру хыялы туды. Авылыбызда чишмәнең ташландык хәлдә булуына күңел әрни иде. Авылдагы имам-хатыйбка шушы идеям белән мөрәҗәгать иттем. Ул мине бик хуплады. Алай гына да түгел – фикеребез уртак булып чыкты”, – дип бәян итте Сөмбел Гаффарова. Рәдиф хәзрәт башта мәчетне төзекләндерү максатын куйган, ул эшне акрынлап башкарып чыккач, авылның чишмәсе булсын иде дигән теләк белән янып йөргән. “Мин уйлаганны уйлап йөрисез икән – ничек килеп чыктыгыз әле” дип, хәзрәт күңелгә канат куйды”, – ди Сөмбел. Шуннан алар апасы Ләйлә белән чишмә коруның финанс ягын кайгырта башлаган.
Сөмбел Гаффарова Рәдиф хәзрәтнең активлыгын мактап телгә алды. “Ул бөтен эшне башлап йөрде, чишмә территориясен чистарту, ямьләндерү эшенә кешеләрне җәлеп ите. Бөтен авыл халкын бергә җыеп эшләтә белә, күмәк хезмәтнең кадере дә зур бит аның. Өмә барышында бу урынны куе үләннән арындырдылар, аннан таш җәйделәр, кемдер чәчәкләр утыртты. Рәдиф хәзрәт төзелеш вакытында фотографияләр җибәреп торды”, – дип белдерде ул.
Сөмбел Гаффарова билгеләп узганча, авылның имам-хатыйбы халыкны чишмәгә йөрергә гадәтләндерергә тели. “Әйдәгез, минем белән чишмәгә дип, үзе белән халыкны әйди”, – дип сөйли Сөмбел Рәдиф хәзрәт турында.
Чишмә эчендә элмә тактада Фәридә Гаффарованың кыскача тормыш юлы турында мәгълүмат урын алган. “Әниебез Фәридә Юлдаш кызы Гаффарова 1951 нче елның 9 нчы декабрендә Свердловск өлкәсенең Березовский шәһәрендә туып, Кукмара районының Камышлы авылында үсте. Ул дәү әниебез Саимә Мәүләви кызы һәм дәү әтиебез Динмөхәммәт Нурмөхәммәт улы гаиләсенең өлкән баласы иде”, – дип сөйли Сөмбел Гаффарова. Фәридә Гаффарова күрше Бучирмә авылында сигезьеллык, аннары Кукмара урта мәктәпләрендә укыганнан соң, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый.
“Әниебез Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында, Татарстан Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында эшләп, үзенең төпле фикерле, туры сүзле, ярдәмчел, олы җанлы булуы белән хезмәттәшләре, дуслары, җитәкчеләренең зур хөрмәтен һәм абруен яулый. Аның гыйльми китаплары, фәнни мәкаләләре татар халкының мәшһүр шәхесләрен таныткан, тарихыбызны яңарткан зур эшләре булып санала. Ул 1997 нче елда кандидатлык диссертациясен ана телебездә яклаган беренче галимебез. Ошбу чишмәгә килүчеләрнең ризалыгы, рәхмәт сүзләре татар халкы өчен җан атып яшәгән әниебезнең рухына дога булып ирешә торсын иде. Амин!” – дигән теләктә калды Сөмбел Гаффарова. Фәридә Гаффарова 2006 нчы елның 16 нчы октябрендә вафат була.
Чишмә ачылу хөрмәтенә уздырылган тантанага җыелган халыкка бераз вәгазь дә сөйләнгән, мәрхүмә рухына догалар кылынган. Авылдашлары Фәридә ханымны җылы сүзләр белән искә алган. Аннан кичке уеннар, спартакиада рәвешендә ярышлар, балалар өчен дә төрле бәйгелә уздырылган. Авыл халкы һәм кунаклар пылау белән дә сыйланган, самавырлар куеп чәй эчеп бәйрәм иткән. Мөхтәрәм кунакларга, чишмә кору эшендә катнашкан кешеләргә 5 литрлы шешәләрдә “Фәридә” суы өләшенгән.
Шуны да билгеләп узарга кирәк: чишмәләр булган күп кенә урыннарны яшьләр табигать кочагында күңел ачып утыру урыны буларак та күрә. Бу исә авыл халкын борчуга сала торган күренеш. “Бу чишмә кәеф-сафа корып утыру урыны түгел, ә саф су ала торган изге урын булып калсын иде”, – дигән теләген җиткерде Сөмбел Гаффарова.
Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин да “Татар-информ” агентлыгына Фәридә Гаффарова турында якты хатирәләре белән уртаклашты. Алар бергә озак еллар буе Татарстан Фәннәр академиясендә иҗтимагый фикер өйрәнү бүлегендә эшләгән. “Фәридә институтта иң милләтпәрвәр кешеләрнең берсе иде. 90 нчы елларда фән белән шөгыльләнүгә игътибарын көчәйтте. Ул хәтта Садри Максудига багышланган диссертациясен дә татар телендә яклады”, – дип сөйләде Рәфыйк Мөхәммәтшин.
Камышлыда “Фәридә” чишмәсе ачылды (фото)
05.08.2016 12:42 | Хәбәрләр Принтерга
Бүген Камышлы авылы халкы өчен сөенечле һәм истә калырлык зур вакыйга булды: “Фәридә” чишмәсе ачылды. Әлеге чишмә Свердловск өлкәсенең Березовский шәһәрендә дөньяга килеп, районыбызның Камышлы авылында үскән галимә Гаффарова Фәридә Юлдаш кызының истәлегенә балалары иганәчелегендә авыл халкы тырышлыгы белән төзекләндерелгән. Тантанада район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, Березняк авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шәрипов, район мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллин, Камышлы авылы имам-хатыйбы Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, Фәридә ханымның кызлары, авыл халкы, кайткан кунаклар катнашты. Тәбрикләүләрдән соң ал тасма киселде. Әлеге чишмә киләчәктә дә үзенең шифалы сулары белән халыкны сөендереп торсын иде.
Алсу Идрисова
Монда да бар: Камышлыда “Фәридә” чишмәсе ачылды
Гөлүсә— 10.08.2016 21:04
Сокланам мин шундый кешеләргә. Кемнәрдер менә фәлән танылган туганыбыз бар иде, туган ягында бер кадер-хөрмәт күрсәтмиләр дип зарланып йөриләр. Ә сез тоткансыз да шулкадәр саваплы, изге эшне башкаргансыз да куйгансыз. Әниегез рухы шаттыр, иншалла. Әле бит бу авыл өчен дә әйтеп бетергесез игелекле гамәл. Чишмәле авыл элек-электән өметле, киләчәкле авыл саналган. Фәридә чишмәсе саекмасын, шифалы сулары белән сусаган җаннарга яшәү көче биреп челтерәп агып торсын.
Sombel— 16.08.2016 14:43
Амин, шулай булсын. Рәхмәт бик зур.