Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан «Яңа татар шигыре антологиясе» чыкты
Бүген Баку шәһәрендә Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан «Яңа татар шигыре антологиясе» чыкты. Китап азәрбайҗан телендә.
Анда 23 яшь татар шагыйренең әсәрләре кергән. Алар Ләйсән Солтанова, Рифат Сәлах, Айдар Җамал, Гөлназ Вәлиева, Булат Ибраһим, Фидаил Мәҗитов, Рүзәл Мөхәммәтшин, Резидә Зәйниева, Рүзәл Әхмәдиев, Фәнил Гыйләҗев, Ильмира Камаева, Гөлнур Корбанова, Ленар Шәех, Эльнар Байназаров, Луиза Янсуар, Дания Нәгыймуллина, Лилия Гыйбадуллина, Лениза Вәлиева, Йолдыз Миңнуллина, Алсу Нургатина, Эльвира Һадиева, Алена Кәримова, Гөлназ Газизова.
Китапның төзүчесе шагыйрь, Бөтендөнья яшь төрки язучылар берлегенең җитәкчесе Әкбәр Гошалы. Әсәрләрне танылган азәрбайҗан шагыйрьләре Әкбәр Гошалы, Афак Шыхлы, Сәһәр Әхмәт, Тәранә Туран Рәхимле, Фаикъ Балабәйле, Элхан Юрдоглу, Хәят Шәми, Күңел Гүн, Көнүл Айдын Неһмәт, Рәсмия Сабир, Үлкәр Пири, Фәрганә Мәһди, Туран Тәймур, Ламия Исазадә, Интигам Яшар, Элшад Барат, Шаһмәммәд Даглароглу, Акәм Хаган, Шәфәкъ Саһибле, Нигар Рәхимова тәрҗемә итте.
Әлеге китап Татарстанга Тукайның юбилее көннәрендә килеп җитәр дип өметләнәбез.
Яңа фикерләр